16+

Илдар Әхмәтов: «Ир-ат хыянәт итсә дә, барыбер хатын-кызның хәйләкәрлеге гаепле»

Җырчы Илдар Әхмәтов «Шәһри Казан» газетасына гаилә хәле, ник җырламавы турында сөйләде.

Илдар Әхмәтов: «Ир-ат хыянәт итсә дә, барыбер хатын-кызның хәйләкәрлеге гаепле»

Җырчы Илдар Әхмәтов «Шәһри Казан» газетасына гаилә хәле, ник җырламавы турында сөйләде.

Әңгәмәнең башы: Илдар Әхмәтов: «Барысын үз эчемә җыям да, бер мизгелдә шартлыйм инде»

– Сез башта Әлмәттә музыка көллияте бетергәнсез, аннан консерваториядә дә укыгансыз икән. Бу уку үзен акладымы?
– 9 ел уку кирәк булдымы икән дигән фикерләр килә. Хәзер радио һәм телевидение җырны бертуктаусыз әйләндереп кеше теләмәсә дә, аны колак очында “калдырта”. Бөтен әйбер акчага корыла. Ә халык бит “тыңлаттырган” җырчыларда тәрбияләнә. Өлкән буын артистлары әле дә моңлы җырларны яратып башкаралар. Әмма халык “такмакка” өйрәнеп бетте инде. Балалардан сорасаң, татар җырчыларыннан кемне беләсең дип, җавап бирүчене табу ай-һай җиңел түгел. Димәк, киләчәктә тамашачыбыз да юк дәрәҗәсендә. 

– Сез үзегез дә эстрада җырларын башкардыгыз бит.
– Казанда бер таяныр кешем дә юк иде. Тизрәк әти-әни кесәсеннән аерылырга кирәк булды. Кәсеп итүем – җыр иде, шуңа күрә продюсерлык үзәге белән килешү төзедем. Беркайчанда иҗат дип башымны югалтмадым. Дөрес, Әлмәттә уку мине чыныктырды. Урам мәктәбен дә үтәргә туры килде. Мин тулай торакта яшәдем. Ул ике районның нәкъ уртасында тора иде. Ике банда  безнең тулай торакны бүлде. Беренче курста акча сорап кыйнаганнары да истә. Абыйның армиядән кайткан вакыты гына иде әле. “Нишләтсәләр дә акча бирмә. Бер акча бирсәң бетте, тагын алачаклар”, – диде. Менә бу сүзләр колакта калды, шушы кагыйдә буенча яшәдем. Бүлмәдә без 5 егет идек. Һәрберебезне аерым-аерым алып чыгып кыйнап, акча алып карадылар да, аннары мине бүлмәдә акча җыючы итеп куйдылар. Үзем белән бергә укыган егетләрдән акча җыеп йөрдем. Кайчак 26 сум, кайчак 30 сумлап та була иде. Ханнар заманында кебек бирнә чыгарып биргән вакытлар булды. Бик зур тормыш мәктәбе иде ул. Бу хәл озакка сузылмады, комендатыбызны алыштырдылар да, барысы тынычланды.

– Өченче балагызның тууы игътибарсыз калды кебек. 
– Балалар тууын алай зурлап сөйләгәнем дә булмады. Гаиләм турында сөйләүне кирәк дип тапмыйм. Без фотоларга төшәбез, әлбәттә, әмма баланың һәр адымын күрсәтеп тору яклы түгел. Әби тәрбиясен алып үскән бала буларак күз тию, ырымнарга бик нык ышанам. Концерт, мәҗлесләрдән соң өйгә кайткач, дога укып кат-кат битемне юам. Нишләптер бер генә җыр башкарсам да, битем яна башлый. “Солянка” концертларында 2 генә җыр җырлыйсың югыйсә, бер бакча бәрәңге сукалаган төсле булам.

– Кызларны үпкәләткән булдымы?
– Белмим, юктыр дип ышанам, булса да тәрбияләү йөзеннән генә. Кызларның туган көннәренә дә чәчәк тотып килми идем. Һәрвакыт кирәкле бүләкләр сайларга тырыштым. Артык хисләргә бирелмәгәч мине “хиссез багана” диләр иде. 

– Шулай да тормыш иптәшегезнең игътибарын озак кына яуларга туры килгән. Дөресме?
– Чыннан да гашыйк булдым. Беренче күрешүләрдән соң ук: “Бу кеше миңа тулысынча туры килә”, – дигән нәтиҗәгә килдем. Үземнекенә ирешкәнче тырыштым. Барыбер һәр башланган эшнең ниндидер нәтиҗәсе булырга тиеш. “Свидание”га чакырып, көлешеп, аралашып торгач, аралар якынайды. Тормыш иптәшем: “Сиңа саф татарча, иркен сөйләшкәнгә күрә игътибар иттем”, - дип әйткәне бар. Туебызны 27 декабрь мәктәп ашханәсендә үткәрдек. Бик җыйнак кына, күңелле генә булды. 

– Тормыш иптәшегезнең кайсы сыйфатын аеруча хөрмәт итәсез?
– Дусларым арасында җырчы белән гаилә корганнар күп иде. Гаилә тарала. Ир-ат өйгә кайта, табак-савыт та юылмаган, ашарга да пешмәгән. Ә хатын-кыз җырчы булгач, гастрольләрдә йөри. Әлбәттә, бу ир-атка ошамый. Беренчедән, тормыш иптәшемнең, мәсәлән,  сәнгатькә бернинди катнашы юк. Мин гастрольләр белән йөргән чакларда аны да үзем белән ала идем. Ул сәхнә артын күрде, шуңа күрә төнлә кайтсам да аңлады, артык сораулар белән интектермәде. Икенчедән, гаилә гадәттә  ир-ат сүзе белән яши бит. Кайвакыт тормыш иптәшеңнең фикеренә колак саласың да: “Карале, әйбәт фикер бит бу”, - дип куясың. Шундый мизгелләрдә бердәмлек, терәк сизәсең. Бу хисләр бик кадерле. 

– Бергә яшәү дәверендә мәхәббәт хөрмәткә әйләнә диләр. Сезнең арада әле дә мәхәббәт бармы? 
– Беренче очрашуда булган хисләребез әле дә бар. Гаилә корып, балалар тугач, тормыш бертөрле шикелле тоела инде берзаман. Мәхәббәт бераз сүрелә. Ләкин бераздан ул янәдән кабынып китә, аннан тагын да көчлерәк була. Безнең арада бер-беребезне хөрмәт итү генә түгел, ә чын мәхәббәт яши әле. 

– Бу хисне ничек саклап каласыз?
– Без әле дә икәү генә “свидание”га йөрибез. Бер көнне бер-беребезгә генә багышлыйбыз. Менә шундый чакларда яныңда булган кешеңнең кадерен беләсең. Моннан артыгы кирәк тә  түгел икән. Тыныч, борчуларсыз тормышка ни җитә? 

– Кемнәрдер “хисләр” җитеп бетми ди һәм читтән эзли башлый. Сез нинди карашта?
– Хисләр хатын-кызда булырга тиеш. Андый вакытта ир-ат та читтән эзләми. Гаилә тормышында бик күп әйбер хатын-кызга бәйле. Ир-атның хатын-кызга кызыксынуы бетсә, ул аны читтән эзләячәк инде. 

– “Хатын-кыз хыянәтне кичерә ала, ә ир-ат кичерми”, –  дигән фикер бар. 
– Мин дә кичерә алмас идем. Бу хакта кайгырмас идем, әмма кичереп тә булмый. Хыянәттән соң ышаныч юк инде. 

– Җәмгыятьтә ни өчендер ир-атның хыянәте – нормаль күренеш кебек кабул ителә. Бик үк дөрес түгел бугай?
– Динебез – ислам. Без шул Коръән китабына карап яшибез, шуңа күрә карашларыбыз да шундый.

– Ир-атка да хыянәт гөнаһ инде ул.
– Ир-атка 7 хатын-кыз белән никах укытырга ярый диелгән бит. Хатын-кызга җеннәр бик тиз ияләшә. Шул җеннәрне куу нисбәте белән элек хәзрәтләр атнага бер хатыннарын чыбыркы белән ярган дигән сүзләр дә бар. 

– Бу сүзләрдән соң, сез тормыш иптәшегезгә кул күтәрәсез дигән нәтиҗә ясап була, ачыклык кертик. 
– Мин сорауга гына җавап бирәм. Ике яктан да хыянәт яхшы түгел. Ир-ат хыянәт итсә дә, барыбер хатын-кызның хәйләкәрлеге гаепле. Ул аны ничектер җәлеп итә,  хәзрәт сүзләре белән ир аның җеннәренә бирелә дияр идем. Ир-ат аңына килә алса, барыбер ялгышуын аңлый, шуңа күрә хыянәттән сакланып сулга йөрмәү хәерле. Үзеңә дә тыныч, гаиләдә дә мөнәсәбәтләр яхшы.  Гаиләсе белән дә яшәп, читтә сөяркәсе булган кешеләр азмы? “Хатының да әйбәт. Балаларың бар. Нәрсә кирәк соң?” – дип сораганым да бар. “Нәрсәдер тарта инде”, – диләр. Күңел халәте, физиологиясе тартадыр инде. Гади телдә әйткәндә җеннәре котырта. Әгәр хатын-кыз: “Бар өеңә кайт, гаиләң бар”, – дисә ир-ат борылып кайтып китмиме?

– Бик фәлсәфи тема. Әйдәгез үзегезгә әйләнеп кайтыйк. Сез таләпчән әтиме?

– Баланы хезмәт белән тәрбияләргә кирәк диләр. Әмма хезмәт тәрбиясе генә җитеп бетми. Балаларга тормышның нинди булуын аңлату да кирәк. Берничә тапкыр әйтеп тә төшенмәсәләр, тавыш күтәрәм инде. Таләпчәнлегем бар.  Әмма кул күтәргәнем юк, мин моны хупламыйм. 

– Тормыш иптәшегез белән холыкларыгыз охшашмы?
– Гаиләдә мин күбрәк фәлсәфәчедер. Мисал өчен, көнкүреш мәсьәләләрен хәл иткәндә дә хатынның алдында бер юл, ә минем алда өч юл була ала. Һәрберсен яхшылап анализлагач кына карар  кабул итәм. Барыр юлны гына түгел, кайту юлын да алдан уйлыйм. Уртак фикергә килә алмасак, бу темага әйләнеп кайтмыйча торабыз. Берникадәр вакыт узгач, барысы да җайлы гына хәл ителә. Юкка гына сабыр булырга өндәмиләр икән. 

– Ике егет һәм бер кыз тәрбияләсез. Кыз турында хыялланган идегезме?
– Әлбәттә, кыз кирәк иде инде. Тормыш иптәшемә дә бер үзенә 3 ир-ат артыннан җыештыру җиңел түгел, ярдәмче булыр дип уйладым. Кызлар бергә серләшәләр дә әле. Ә кыз бала әтисен бик якын итә икән. Бу шундый зур бәхет!

– Үзегездә нәрсә үзгәртер идегез?

– Әзрәк буй бирмәгән, Аллаһы Тәгалә. Аякларым кыскарак шул (көлә). Аны берничек тә үзгәртеп булмый, булганына шөкер итеп яшисең. Озын буйлы кешеләргә кызыгам.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading