16+

Илназ Минвәлиев: «Минем белән көчсез хатын-кыз тора алмый»

Авылда туып үсүенә горурланып, хезмәт сөяргә, эштән курыкмаска өйрәтеп үстергән әти-әнисенә рәхмәтле Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиев

Илназ Минвәлиев: «Минем белән көчсез хатын-кыз тора алмый»

Авылда туып үсүенә горурланып, хезмәт сөяргә, эштән курыкмаска өйрәтеп үстергән әти-әнисенә рәхмәтле Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиев

Әлеге әңгәмәдә аның белән язмыш сынаулары, тормыштагы һәрнәрсәнең, һәркемнең Аллаһ рәхмәте булуы хакында сөйләштек.    

– Илназ абый, бүгенге көнегез өчен кемнәргә рәхмәтле булып яшисез?

– Барыбыз да беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә, аннары әти-әнигә рәхмәтле булырга тиеш. Әтиебез мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын. Бүгенге көндә әниебез исән-сау, Аллаһка шөкер, туган йортыбызда гомер итә.

Без гаиләдә дүрт бала: өч егет, бер кыз, әти-әни тәрбиясендә эштән курыкмыйча, нинди эшкә алынсак та, башкара белеп үстек. Әти-әнинең бу таләпчәнлеге үз тормышыбызны коргач кирәк булды. Авылдан бер тиенсез зур шәһәргә чыгып киткән бала идем. Төрле авырлыклар күрергә туры килде. Шундый авыр мизгелләрдән соң, сине ярата, хөрмәт итә, аңлый белә торган кешең белән кавышу Аллаһның рәхмәте ул. Казанга килгәч, үз парымны очратып, Динара белән гаилә кордык. Аллаһка шөкер, матур гаилә булып бергә яшәвебезгә 29 ел була. Барысы өчен да тормыш иптәшемә рәхмәтлемен.    

– Авыл баласы кайда яшәсә дә, үз асылын югалтмый, диюләре белән килешәсезме?

– Авыл баласы авылдан китте дә, авылны онытты дигән сүз булырга тиеш түгел, авыл гомер буе аның күңелендә бара, әти-әни, әби-бабайдан килгән тәрбия канга сеңгән була. Тумышым белән Балык Бистәсенең Олы Солтан авылыннан булуым белән горурланам. Безнең авылдан Равил абый Шәрәфиев, Хәлим абый Җәләлов кебек зур шәхесләр чыккан. Авылны онытырга дигән уй миндә беркайчан да булмады. Кайбер кеше, авылдан туеп киттем, ди. Без атна саен, хәтта атнага ике тапкыр төп йортка кайтып киләбез. Мин авылдан китсәм дә, авыл миннән китмәде, диләр. Бу сүз минем хакта.

– Атлар яратуыгызны, хәтта бүгенге көндә атлар тотуыгызны беләбез. Бу балачак хыялы идеме?

– Әйе, бала вакыттан яратам мин аларны. 7-8 сыйныфларда укыганда ат урлап, шпагат җебеннән йөгән ясаганым истә. Әни фермада эшләгәндә аңа ияреп бара идем дә, атлар янына чаба идем. Ул чакта колхозларның гөрләп торган вакыты. Шундый көчле атлар бар иде, әле токымын да белмибез ул вакытта. Хәзер булса, першерон токымлы дип әйтеп булыр иде. Балачакта аттан егылып имгәнгәнем дә булды, аңа карап, аларны яратудан туктамадым.

Шуңа да Казанга килгәч, ат алып үрчетү хыялым бар иде. Хәзерге вакытта атларым Кайбыч районының Борындык авылында. Гаиләдә һәрберебезнең үз аты бар, исемнәр дә бирдек үзләренә. Билгеле, аларны тәрбияләү дә кирәк: ашатып-эчертәсе, кирәк вакытта уколларын ясатасы, ә тайлар туу үзе бер вакыйга. Хәзерге көндә хәләл кымызлар да әзерлибез. Алар сатуда да бар.

– Илназ абый, бүгенге заман әти-әнисенең хатасы нидә икән?

– Хәзер ата-аналар балаларга эш кушарга, сүз әйтергә курка. Уллары көрәк, сәнәк тота, чүкеч тотып кадак кага белми, кыз бала ашаган тәлинкәсен юып куймый. Гаеп ата-анада, әлбәттә. Мин тормышны авылча алып барам, балалар кечкенәдән эшләп үсте. Улым Салават 15 яшендә клубка чыгарга рөхсәт сорагач, эш куштым, берүзе бер арба утын ярып бетергән иде. Эшен төгәлләде, әмма клубка чыга алмады, арып йоклап киткән (көлә). Балаларны бүген бакча да, мәктәп тә бозмый, өй боза. Өйдә булмаган тәртипне кемнән таләп итәргә кирәк? Үзеңдә тәртип булырга тиеш. Бер тапкыр да мәктәпкә җыелышка бармадым дисәм дә, алдамам. Малайларга: “Мәктәптә сезнең бар яктан да тәртип булырга, сез мине анда бармаслык итәргә тиеш”, дип әйтә идем.

Баланы үз акылына керә башлаганда ук дингә кертергә, Коръән укырга, намаз укырга өйрәтергә кирәк. Балага хәерле рәвешле әти-әнисенең күңел халәте, мәхәббәте күчергә тиеш дип саныйм.

– Холкыгыз нинди?

– Мин бераз катырак кеше, бу миңа әтидән күчкән. Әтиләр үзләренчә борчыла, күрсәтми генә. Әни кеше елап та җибәрә, кочаклап та ала. Безне әти тезләнмәскә, еламаска, бирешмәскә өйрәтте. Кешеләрне хөрмәт итәргә дип үстерде, без дә шулай яшәргә тырышабыз. Мин бик таләпчән, гаиләдә дә, балаларга да. Миңа бөтен җирдә тәртип булсын. Минем белән көчсез хатын-кыз тора алмый. Безне әти шундый итеп тәрбияләде. Баланың уйнап йөргәнен күз алдыма китерә алмыйм. Кечкенә малай армиядән кайткан чак иде, авылга кайтып эшләрне төгәлләгәч, “ярый, киләсе атнада кайткач, шашлык пешерербез” дим. “Матур яңгырый, әти, бездә булырмы икән бу? Мондый могҗизаны күрәсе килә” ди улым (көлә). Мин аларны кечкенәдән авылда, туган йортта эш бетсә, күрше-күләнгә кертә идем, бу әтидән калган тәрбия ысулы.

– Хатын-кыз нинди булырга тиеш сезнеңчә?

– Үз гаиләм мисалыннан чыгып әйтәм: хатын-кыз тормыш иптәшен ир итеп күрә белеп, аны ярата, хөрмәт итә, сабыр була белергә тиеш, әмма моңа бик сирәк хатын-кыз гына түзә.

Мин һәрчак үземне өйдә беренче урында итеп тоеп яшәдем. Кайбер ир-ат өйгә дустын алып кереп чәй эчерергә хатыныннан куркып тора. Андый гаиләдә нинди тормыш булсын?! Сүз дә юк, өйгә теләсә кемне алып кермисең. Кызганычка, бүген туганнар арасында да бар бу. Безнең ишекләр гел ачык. Хатыныма шалтыратып: “Минем белән биш кеше бар. Чәй эчәргә кереп чыгабыз әле”, – дисәм, ул әзер булып көтеп торачак.

– Моны һәр хатын-кыз булдыра аламы икән?

– Ирен яраткан, хөрмәт иткән хатын-кыз булдыра ала дип уйлыйм. Хатын-кызның иң беренче бурычы – аның ире. Дин буенча караганда да шулай. Хатыным кибеткә чыгып киткәндә дә әйтеп чыгып китә. Бу көнләшү, тикшереп тору түгел, бу бер-береңне хөрмәт итү, санлау. Яратмаган хатын-кыз матур тормыш алып бара алмыйдыр. Бала яисә акча дип кенә яшәргә мөмкин. Хатын-кыз гаиләдә үзен тиешенчә тотмаса, балалар да яхшы тәрбия ала алмый.

– Илназ абый, авылдан чыгып китеп, Казанга урнашуыгызны искә алыйк әле.

– Бу бик җиңел булмады, әлбәттә.  Без хәзер Пионер базарыннан Җиңү проспектына кадәр машинада барырга иренәбез, ә мин шул юлны җәяү йөри идем. Ул чакта иртәнге дүрттә карбыз таратырга чыгып китәм, шуннан соң Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының спорт факультетына йөгерә идем, анда әзерлек курслары үтеп йөрим. Моның өчен 600 сум түләргә кирәк, шул акчаны эшлим дип тырышуым. Мин ул акчаны түләдем, әмма бер балл җитмәү сәбәпле, укырга алмадылар. Чаңгыда 3 чакрым урынына махсус 8 чакрымга йөгерттеләр, аны да килдем. Спорт ягыннан барысын да бирдем, әмма теориядән 1 балл җитмәде.

Күңелем төшеп чыгып киттем. Бик арыган, күңел төшкән хәлдә идем. Трамвайга утырып, уйларыма бирелеп барам. Шул вакытлар өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен, мине юлдан тайпылдырмаган, ялгыш юлга кертмәгән.

Трамваебыз бер җирдә ватылып туктап калды. Барыбыз да төштек. Каршыма безнең авылга кайтып йөргән ике малай килә, хәлләр белешеп исәнләшкәч, “Илназ, әйдә Родина урамындагы 49нчы училищега укырга кер, тамагың тук булыр, тулай торагын бирәләр” диләр. Спортта алдынгы булган егетнең андый җиргә барып керәсе килми, билгеле. Әмма тулай торак дигәч, кереп карарга булдым, чөнки торырга урыным юк. Училищега кереп бастым, берәм-берәм килеп, үз бүлекләренә чакыралар. Миңа болар кирәкми, дип борылып чыгып киткәндә берәү кулын аркама куеп, “әйдәгез, безгә” диде. Бу Гөлнара Фәйзрахмановна исемле, миңа алга таба туганым, сеңлем кебек якын кешемә әйләнгән хатын-кыз иде. Ул шундый мөлаем, йомшак итеп эндәште. Сүзе, мөгамәләсе күңелгә үтеп керде. Мин туктап калдым. Миңа ул чакта: “Без сине 179нчы төркемгә укырга алабыз, әмма безнең бер мәсьәлә бар”, –диделәр. Физкультура укытучысы чыкты да, 23 техникум-училище арасында ярыш буласын, безгә шунда өченче урын булса да алып кайтырга кирәген әйтте. Авылда эшләп үскән, ныгыган, ярты ел спорт факультетына керәм дип тырышып йөргән егет өчен проблема түгел бит инде бу! Миңа шунда ук тулай торактан бүлмә бирелде. Ул бүлмә миңа бик кыйммәтле, затлы коттедж кебек тоелды. Ничә айлык арылганым җыелган булган, шунда дөньямны онытып, рәхәтләнеп йоклаганмын. Икенче көнне линейкага тезелергә, укырга барырга да йоклап калганмын хәтта.

Әлбәттә, әйтелгән ул ярышта катнашып, беренче урын алып кайттык. Турникта бер авырлыксыз 30 тапкыр күтәрелдем, гер күтәрү буенча көчле көндәш бар иде, аннан 2-3 кә артык күтәреп, беренчелеккә чыктык.

– Әлеге уку йорты күңелле вакыйгалар белән бәйле, димәк.

– Әйе, әле бер ай укыганнан соң 140 сум стипендия биреп куйдылар. Ул акчаны, куанычымнан, кая куярга белмәдем. Уйларым белән аңа нәрсә генә алып бетермәдем. Әти белән әнигә моны алам, тегене алып кайтам, дип хыялланам. Мин электән кулыма акча керсә, аларны уйлый идем. Шул акчага үземә кием алганым истә. Аның миңа нинди кадерле булуын күз алдына китерә аласызмы икән?! Миңа ул бик кыйммәтле, затлы булып тоелган иде ул чакта. Мин аны хәзер дә саклыйм.

Әле ул вакытлар тыныч чак түгел бит. Беркөнне тулай торакның беренче катына төшеп барганда берәү туктатып: “Илназ, стипендияңне качыр, анда егетләр килгән, студентларның акчаларын талыйлар”, – ди. Ничек инде, дим. Шулай да акчамны оекның эчке ягына кыстырып төшеп киттем. “Әй, тукта әле!” дип дәшеп, борып кертте берсе, акчаңны бир, дип китереп сукты. Миңа ул чакта аның йодрыгы сабый кулы кебек кенә, хәтта биттә дә мускуллар ныгыган чак. “Тимә, сукма!” дип бер кисәтү ясап карадым да, аңламагач, җавап бирергә туры килде. Ул вакытларда андый хәлләр табигый иде. Хастаханәдә, фельдшер бүлмәсендә уянып киткән вакытлар да булды.

Дәвамы бар
Айсылу Юлдашева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading