16+

ИлСаф: «Кеше башына андый кайгы да килә икән»

Татарстанның халык артисты ИлСафның язмышын күпләр белә. Энесе, әти-әнисе, кызы... Бу югалтулар барысын ул үзе аша үткәргән.

ИлСаф: «Кеше башына андый кайгы да килә икән»

Татарстанның халык артисты ИлСафның язмышын күпләр белә. Энесе, әти-әнисе, кызы... Бу югалтулар барысын ул үзе аша үткәргән.

«70не дә, 80не дә, 90ны да үткәрергә насыйп итсен иде»

Алай да бирешмәгән һәм бирешми дә. ИлСаф белән язмыш, тәкъдир һәм иҗат турында фикерләштек. 

— Быел үзегезнең 60 яшьлек юбилеегызны билгеләп үтәсез. Үткәннәрне барлый торган чор. Үзегез өчен нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? 60 яшь сизеләме?

— Мин шатланам гына. Кайвакыт артык егетләнеп киткән чакларда хатын: «Паспортыңны ачып кара әле», — дип шаяртып ала. Тулаем, шушы яшькә җитү, иҗат итә алу — зур бәхет. Әлбәттә, 30-35 яшьлек егетләр кебек йөгереп китеп булмыйдыр. Әмма күңелдә яшь турында бернинди борчу юк.

  • Дөресен әйткәндә, алай әйтергә хакым да юк. Энекәшем дә, әтием үзләренең 60 яшьләрен билгеләп үтә алмады, гүр ияләре булдылар. Сыйныфташлар, танышлар, дуслар китә. Заманасы да тыныч түгел, яшьләр китә. Аларны уйлыйсың да, бар зарлар юкка чыга. Аллаһ Тәгалә тагын 70не дә, 80не дә, 90ны да үткәрергә насыйп итсен иде.

— Популярлык сезгә кинәт килдеме?

— Чыннан да, кинәт булды ул. "Уникс«та 6-7 көн концерт куярмын дип уйламаган идем. Республика буйлап 40 концерт, Мәскәү, Башкортстан, башка төбәкләр. Тулы заллар. Эстраданы яулап алырга килмәдем. Уңышны беренче ике альбом алып килде. Әлбәттә, «Әбиләр чуагы», «Игезәкләр җыры», «Туй җыры», «Синең туган көндә».

  • Кайберләре үтүктән дә яңгырады. Популярлык — өлешчә бәхет эше бит ул. 10-15 елдан кинәт танылып киткәннәр бар. Шунысы хак: халыкка яңалык кирәк. Ул сине күтәреп ала. Аннан шулай ук иҗат итәсең кебек, әмма җырлар алай үк танылмый. Халык күнегә. Әлбәттә, көндәшлек тә бар. Синең иҗатың белән илһамланучылар да бар. Шуңа иҗатта стратегия кирәк.

Илсаф. Фото: Илгизә

«Без монда кунак кына»

— Сезнең стратегик хаталар ясаган булдымы соң?

— Яңа клиплар, техник җиһазландыру буенча эшләп бетермәдем. Бер күтәрелеп киткәч, ничектер иркенәеп, бал-майга күнегеп каласың. «Әллә нәрсә эшләмәсәң дә була икән», — дисең. Гәрчә эшләргә, алга атларга кирәклеген белсәң дә. Әмма иркенлек баса. Хәзер дә күп җырчылар шул сәбәпле бераз аксый. Тавыш та бар, матур да, әмма нәрсәдер җитми кебек. Банкет, мәҗлесләр бара, акча түләнелә. Әмма бу иркенлектән айныганда соң булырга да мөмкин.

— Үзегез соңгы тапкыр кайчан җыр чыгардыгыз?

— «Рәхмәт тоеп яшик» җырын бер ел элек чыгардым. Бу инде нормаль күренеш түгел. Ел саен 4-5 җыр чыгарырга кирәк. Җырлар да бар, әмма булган әйберне куллану җитеп бетми. Интернетның бар мөмкинлекләрен дә кулланмыйм. Нәрсә дисәк тә, ансыз гына булмый икән. Ә җырлар, дөресен әйткәндә, күп. Юбилей Казан концертына яңа җырлар әзерлим. Зәринә Хәсәншина белән "Накахсыз сөю"не яңарттык. "Игезәкләр җыры«н башкарырга игезәкләрне чакырдым: Айдар һәм Алмаз Юнысовлар. Үзенчәлекле номерлар була, Аллаһ бирса. 

Илсаф. Фото: ТИ

— Әти-әниләрегез дә гүр ияләре. Аларның югалтканда хис-кичерешләр аерылдымы?

— Әти — 56 яшендә, әни — 85 яшендә китеп барды. Үлем үкенечсез булмый. Яшь барган саен ул хакта күбрәк уйланасың. Әтинең вафаты — үлем белән беренче тапкыр очрашуым иде. Мин дә әле яшь. Ярты ел аңга килә алмадым, канатларым сынды. Бик авыр булды. «Кеше башына андый кайгы да килә икән», — дигән сүзләрне аңлау килде. Әнинең үлемен кабул итү дә җиңел түгел.

Әни дип әйткәч тә туган нигез, йорт, туганнар күз алдына килә. Әтигә ярдәм итә алмагач, күңелдә төер калды. Бәлки, шуңа да әни: «Авырта», — дигәч үк авылга чаптым. Хастаханәгә алып бардым, шифаханәгәдә җибәрдек. Туганнарым барысы да Мәскәүдә булгач, әни янына еш кайттым. Ничә яшьтә булсалар да, озаграк яшәтәсе килә. Әмма Аллаһы Тәгаләдән узып булмый. Дингә якынаю: «Без монда кунак кына», — дигән фикерне кабул итәргә ярдәм итте. Гомумән, бергә эшләгән, таныш-белеш кешеләрне соңгы юлга озатырга барырга тырышам. Үземне бурычлы итеп хис итәм.

«Әрсезлек булган бит инде бу»

— Хәзрәт була алыр идегезме?

— Мин мәдрәсәдә белем алам. Ильяс хәзрәт Җиһаншин безнең җитәкчебез. Ул: «Сез хәзрәт, мулла булуга әзер булырга тиештер инде», — дип тә әйткәне бар. Мин бу сүзләрне кабул иттем. Тәкъдир ничек куша, алдан белеп булмый. Әмма каршы килмәс идем. Мәдрәсәдә белем алу — хәзрәт булу дигән сүз түгел бит әле. Мин аны, беренче чиратта, үзем өчен, белем алу өчен эшлим.

Дин — фикерләүне дә үзгәртә. Ул гадәти тормышта, шул ук гаилә мөнәсәбәтләрендә дә чагылыш таба. Элегрәк җитешсезлекләрне күрсәм, әйтик, ашны тозы җитмәсә, вак-төяккә дә игътибар бирә ала идем. Ә дингә килгәч, гомумән андый әйбергә мәгънә салмыйсың. Образлы әйтсәк, тоз җитмәсә, үзең саласың. Балаларга карата да тигез мөнәсәбәттә булырга кирәк. Мин бабай да бит инде. Оныклар белән күбрәк вакыт үткәрергә тырышам. Оныгым Сәфинә белән дуэт та яздырдык әле. 

Илсаф. Фото: ТИ

— Сездә «мишәрлек» бармы?

— Бардыр. Мин көтмәгәндә мөрәҗәгать итә алам. Бер белмәгән җиргә барып та керә алам. Иң беренче концертымны оештыруда да «мишәрлек» ярдәм итте. Камал театрына Шамил Закиров янына кассеталарымны тотып килеп кердем. «Мин Чүпрәледән килгән егет, монда концерт куясым килә», — дим. Шамил абый: «Энекәш, мин синең җырларыңны яратам бит. Сине күптән көткән идем», — ди. Җәен ике көн рәттән Казанда концерт куйдым. Хәзер бу тарихны искә төшерәм дә, көлеп куям. Әрсезлек булган бит инде бу. 

— Сез бит аграр университетта белем алдыгыз. Хәзер авылга кайтып китәр идегезме?

— Мин инженер-механик. Төгәл фәннәр белән кызыксыну барыбер кешене чыныктыра. Тизрәк карар кабул итәргә, бер юл сайларга ярдәм итә. Күп кенә җитәкчеләр дә инженер-механиклар. Хәзер инде зур хуҗалыкта хезмәт куюга шикләнәм. Әмма авылга кайтуны кире какмыйм. 

— Аерылуыгыз турында да төрле сүзләр булгандыр. Бу карар ничек бирелде?

— Мин аны бик авыр кабул иттем. «Кеше аерылышырга тиеш түгел», — дигән фикер белән яшәдем. Әмма тормыш үзе үзгәрешләр кертә икән. 

Илсаф. Фото: Илгизә

«Соңгы елларда сабыр итәргә өйрәнәм»

— Икегезнең дә үпкәләре булгандыр инде. Уртак телне ничек таптыгыз? Аерылышу мал-мөлкәт бүлешү белән янәшә, гадәттә. 

— Шөкер, Миләүшә белән яхшы мөнәсәбәтләрдә калдык. Мин бернәрсә дә алмадым. Мал-мөлкәт турында уй да булмады. Әмма яшәгән урынны калдырып китү кыен иде. Хатирәләр калды. Күңелең белән малга сатылмасаң, хушлашу авыр түгел. Үпкәләрне кичерә белергә кирәк. «Мин бернәрсә дә калдырмыйм, баланы күрсәтмим», — дигән әйберләр булмады, шөкер. Әле дә баягы дини тәрбия ярдәм итте. Диндә барысы бәйнә-бәйнә аңлатыла. Аерылган очракта да, гаиләгә ярдәм итәргә тиеш булу да, яңа гаиләң өчен җаваплы булуың да барысы язылган. 

— Балалар бер-берсе белән аралашалармы?

— Әлегә юк. Бәлки, соңрак бер-берсен табарлар. Без алданрак китә торган кешеләр. Тормыш болай гына бармый. Дуслык, туганлыкны саклау кирәк. Әмма мин катгый таләп тә куя алмыйм. 

Илсаф. Фото: Илгизә

— Дингә килгәч, кайвакыт кешеләр үткән тормышыннан баш тарта. «Ул мин түгел идем», — ди. Бу сезгә хасмы?

— Булган әйберне инкяр итеп булмый. Аны кабул итәргә, нәтиҗә ясарга һәм киләчәктә шундый ук хаталар ясамаска кирәк. Дингә килгәч тә, әүлиягә әйләнеп булмый. Гөнаһлар кылмаска тырышасың, әлбәттә, әмма белми кылган гөнаһларың да бар бит.

— Хыянәткә мөнәсәбәтегез нинди? Кичерә алыр идегезме?

 — Минем холкым ул яктан авыр, кичерә алу — икеле. Тулаем, хыянәт — гөнаһ. Әмма аны кичерә алу түбәнлек түгел. Киресенчә, сине бер баш өстен куядыр. Тик мондый адымны көчле рухлы кешеләргә генә хас. 

— Холкыгыз авырмы?

— Авыр диләр. Халыкта шундыйрак сүз йөри (көлә). Әмма ул мине белеп бетермәүдән генә чыгадыр. Икейөзлелекне читләп үтә алмый. Бер карасаң, сиңа кагылмаса, дәшмә инде. Әмма бу миңа кыен бирелә. Соңгы елларда сабыр итәргә өйрәнәм. Мин бит Аллаһ Тәгалә түгел. Тулаем, миңа таянырга була дип уйлыйм. Разведкага барырга була (көлә). 

Илсаф. Фото: Илгизә

«Булганына шөкер итеп яшим»

— «Бер кешегә дә бала кайгысын кичерергә язмасын», — диләр. Монысы да сезнең баштан үткән. Айгөл төшкә керәме?

— Баланы югалту бик авыр. Дөресен әйткәндә, мин 3 ел төшенкелек халәтендә булдым. Авырганда борчылдым, вафатыннан соң бөтенләй сүрелдем. Мин ул вакытны хәтерләп тә бетермим, томанда кебек. Кайгы онытылмый, син аның белән яшәргә генә өйрәнәсең. Элек Айгөл төшкә еш керә иде. Ә хәзер бераз сирәгрәк. Әмма ул еллар узса да, һаман шул кечкенә кызчык булып кала. 

— Сезнең тормыштан китап язарлык…

— Андый уем бар. Инде автор белән дә сөйләшеп куйдым, әлегә финанс мәсьәләсен хәл итәбез. Кешеләргә укыла торган китап ясыйсы килә. Истәлекләр, хатирәләрне кайнаштырып, фотоларны куеп, эшләргә исәп бар. Тулаем, тормышым — драма әсәренә охшаса да, мин аннан позитив эшләргә тырышам. Югалтулар күп булды, әмма мин Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен дә тоеп яшәдем. Мин язмышка үпкәли алмыйм. Үземнең тамашачымны таптым, Татарстанның халык артисты исемен дә алдым, үземне таптым. Булганына шөкер итеп яшим. Ничек кенә пафослы яңгыраса да, иҗат, тамашачы миңа терәк булды. Егылсам, абынсам да, янәдән торып басарга ярдәм иттеләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading