16+

Ильвина: "Тәкъдим ясасалар, кияүгә чыгармын"

Татар эстрадасының танылган артисты Ильвина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Мине горур, үзен әллә кемгә куя дип уйлаучылар бар. Чынлыкта, каядыр йөрергә, күңел ачырга вакытым юк. Гайбәт сатарга яратмыйм", - ди ул.

Ильвина: "Тәкъдим ясасалар, кияүгә чыгармын"

Татар эстрадасының танылган артисты Ильвина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Мине горур, үзен әллә кемгә куя дип уйлаучылар бар. Чынлыкта, каядыр йөрергә, күңел ачырга вакытым юк. Гайбәт сатарга яратмыйм", - ди ул.

– Әти-әниең бердәнбер кызларының җырчы булырга теләвенә каршы килмәдеме?

– Әни мине журналистикага, ә әти юридик факультетка кыстады. Әмма минем җырчы буласым килде һәм алар теләгемә каршы килмәде. Казан дәүләт мәдәният институтында Салават Зәкиевичта белем алдым. Укуга керүгә, ул мине үз төркеменә алды, бер ел шунда эшләдем. Аннан соң җиде ел бер танылган компания белән хезмәттәшлек иттем. Минем бер сәләтем бар – тегәргә яратам. Кастингка да үзем теккән киемнән барган идем. Әни шушы һөнәремне үстерергә, бу юнәлеш буенча югары белем алырга тәкъдим итте. Шулай итеп, Казан милли тикшеренү технология институтының җиңел сәнәгать бүлегендә читтән торып белем алдым.

– Бу белемнең тормышыңда кирәге чыкты, шулай бит?

– Кирәк булыр дип һич уйламадым. Әмма көннәрдән бер көнне тегү белән ныклап шөгыльләнә башладым һәм бүген дә шуның белән мәшгульмен. Балалар һәм хатын-кызлар өчен киемнәр тегәбез. Киләчәктә зуррак масштабта эшләргә исәп, Аллаһы боерса. Мине институтка студентларга җиңел сәнәгать буенча да, вокал буенча да белем бирергә чакыралар. Әмма баш тартам, чөнки бу – зур җаваплылык. Әгәр тотынам икән, барысын да җиренә җиткереп эшлим, өстән-өстән эшләргә яратмыйм. Һәрвакыт үзем өстендә эшләргә, күп укырга тырышам. Хәзер менә психолог-сексологка укыйм. Өйдә ашарга пешергән вакытта телевизор карамыйм, ә лекция тыңлыйм. Һәрвакыт яңалыкка омтылам. Еш кына үзем белән горурланып та куям. Кызым Раянаны да белемгә омтылырга өйрәтәм. Мәктәптә барлык фәннәре дә инглиз телендә булгач, мин аңа ярдәм итә алмыйм, барысын да үзе эшли.

– Раяна, чынлап та, бик сәләтле бала. Нәрсә белән шөгыльләнә?

– Раянга – 11 яшь. Җырлый, мине укыткан укытучыда вокал буенча белем ала. Соңгы елларда тавышы аеруча ачыла башлады. “Тодес” бию студиясенә, архитектура мәктәбенә йөри. Быел музыка мәктәбен тәмамлый. Раяна миңа охшаган, ул – аралашучан, кешеләр белән уртак телне тиз таба. Аны укытучылар да бик ярата. 9 яшендә визажист һөнәренә укыды, бер дәресе бишәр сәгать бара иде. Косметика алганда, миңа киңәшләрен дә бирә әле. Ул өйдәге эшләр буенча да миңа бик ярдәм итә.

– Беренче ирең белән аерылышканда, Раянага ничә яшь иде?

– Кызыбызга 4 яшь иде. Ул әтисе белән аралаша. Беренче ирем белән безнең арада бернинди ачу-үпкә хисе дә юк, бар да яхшы. Әйе, кияүгә чыкканда беркем дә аерылышырмын дип чыкмый. Мин дә гашыйк булып, яратып 20 яшемдә кияүгә чыктым. Яратмаган булсам, бала тапмаган булыр идем. Әмма яшь барган саен кыйммәтләр, карашлар үзгәрә. Талашмыйча, матур гына сөйләштек тә аерылыштык.

– Аерылышканнан соң ялгызың озак яшәдеңме?

– Ике ай. Миңа ир-атның акыллы булуы мөһим. Аның тышкы кыяфәте белән кесәсе минем өчен әһәмиятле түгел. Акча бүген булса, иртәгә булмаска мөмкин. Ә акыллы кеше югалып калмый ул, акча эшләү юлын таба. Булат нәкъ шундый акыллы, мәгънәле ир булып чыкты. Ул – Казан егете, эшмәкәр.

– Ул синнән ничә яшькә өлкәнрәк?

– Безнең яшь аермасы - 10 ел.

– Сиңа кадәр гаиләсе булганмы?

– Юк.

– Ни өчен бала алып кайтмыйсыз?

– Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, алып кайтачакбыз.

– Белүемчә, сез законлы ир белән хатын түгел?

– Юк, без өйләнешмәдек. Җиде елдан артык бергә яшибез. “Нишләп өйләнешмисез?” – дип миннән еш сорыйлар. Мин бу сорауга ничек җавап бирергә дә белмим. Тәкъдим ясасалар, чыгармын. Сүз дә юк, һәрбер хатын-кыз законлы хатын булырга тели.

– Сезнең өйдә вазифалар бүленгәнме?

– Машинаны юу, аңа ягулык салу һәм башкалар белән тулысынча ул шөгыльләнә. Чүпне мин түкмим, өйгә азык-төлекне, башка көнкүреш кирәк-яракларын мин алмыйм.

– Ильвина, хыянәтне кичерә алыр идеңме?

– Аллаһка шөкер, тормышымда андый нәрсә булмады. Һәрхәлдә, бу хакта белмим. Хыянәт төрле булырга мөмкин, шуңа күрә утырып сөйләшергә, аңлашырга, моның кайда булганын, бу вакытта аның нинди хәлдә булуын, теге кешенең кем икәнен, аларны нәрсә бәйләвен сорарга кирәк. Бәлки ул гашыйк булгандыр? Андый очракта мин аны аңлаячакмын һәм җибәрәчәкмен. Әлбәттә, миңа авыр булачак. Ләкин тавыш куптармаячакмын, аны мәҗбүриләп тотмаячакмын. Ә инде бу уйламыйча, бер тапкыр кылынган гамәл булса һәм ул үз гаебен таныса, бу очракта гафу итәргә була. Ләкин син моны гомердә дә онытмаячаксың. Моның өстендә психологик яктан эшләргә кирәк булачак, бу синең өчен дә тәҗрибә. Һәркем ялгыша, дүрт аяклы ат та абына.

– Ни өчен шәхси тормышыңны яшерәсең, башка артистлар кебек яңалыкларың турында кычкырып сөйләмисең?

– Шәхси тормыш турында сөйләргә яратмыйм, шуңа да шәхси бит ул. Артист кешенең һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга, гел кызыклы яңалыклар белән шаккатырырга тиешлеген дә аңлыйм. Әмма мин андый түгел. Эстрадада үземне ала карга кебек хис итәм. Мине горур, үзен әллә кемгә куя дип уйлаучылар бар. Чынлыкта, каядыр йөрергә, күңел ачырга вакытым юк. Гайбәт сатарга яратмыйм. Мин өйдә ялгыз калырга яратам. Минем өчен өй – үзе бер дөнья. Төрле ризыклар пешерергә яратам. Булат ресторан ризыгын өнәп бетерми. Йомырка тәбәсе генә пешерсәң дә яратып ашый ул. Элегрәк авылга кайткач, кемнең нәрсә пешергәнен һәрвакыт кызыксынып күзәтә идем. Аннан соң мин кулинария курсларын тәмамладым.

– Тормышны тулай торактан башлаган Ильвина хәзер җитеш тормышта яши. Көннәрдән бер көнне байлык юкка чыгар дип курыкмыйсыңмы?

– Юк, акчага табынып яшәмим. Акчасыз калудан курыкмыйм, чөнки андый хәл була калса, һөнәрләрем күп, Аллаһка шөкер. Һичьюгы бәлеш пешереп сата яки вокал укыта алам. Шуңа күрә мин гел үсәргә, белемгә омтылырга киңәш итәм. Андый очракта кешенең үзенә карата ышанычы көчле булачак. 

Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

28

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Маладис

    • аватар Без имени

      1

      0

      Булып булган инде,гомерегез бэхетле булсын! Шактый куп аерылышу турында укыдым,ботнесе дэ,бер тавыштан дигэн кебек,матур гына,тавышланышмыйча аерылыштык дилэр... алай да була микэн?!

      • аватар Без имени

        0

        0

        ИЛЬВИНАНЫҢ ЖЫРЛАВЫН БИК ЯРАТАМ.Сәхнәдәг югалмас дип көтәм.Бәхет һәм тигезлек телим.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Затлы жырчы. Тырыш. Унышлар юлдаш булсын, Ильвина

          • аватар Без имени

            1

            0

            Акыллы чибэр,талантлы,лэкин тыштан "үзең высокомерный" тота дигэн карашта идем. Хэзер 100 процента узнгэрде фикерлэрем.Унышлар сезгэ

            Мөһим

            loading
            2
            X