Татар эстрадасының танылган артисты Ильвинаның үз йөзе, үз юлы бар. Ул башкалардан зәвыклы булуы һәм тирән фикерләве белән аерылып тора. Шәхси тормышы турында артык сөйләргә яратмаса да, Ильвина “Шәһри Казан. Язмыш”ка әңгәмә бирергә ризалашты.
– Ильвина, әңгәмәне балачактан башлыйк әле. Ул заман балалары шәһәрдә туса да, авылда үсте. Син дә шулаймы?
– Дөрес әйтәсең Казанда тусам да, авыл мохитендә үстем. Әни – Спас, әти – Арча районыннан. Әмма заманында әнинең әби-бабалары Спас районына Арчадан күчеп килгән. Шуңа күрә тамырларым барыбер Арчага барып тоташа. Ике якны да тигез күрдем, ике авылга да бертигез кайтып йөрдем. Тыштан усал булып күренгәч, миңа Арча мишәре дип тә әйтәләр иде әле (көлә). Дәү әни белән фермага барып, шунда концерт куя идем. Өйдә дә күңелле иде – дәү әти гармунда уйный, мин җырлыйм. Тыныч бала булдым, елак түгел идем, әти-әнигә кыенлык китермәдем. Минем балачак бик матур, бәхетле һәм аңлата алмаслык мәхәббәттә узды. Еллар барган саен моңа ныграк инанам. “Ничек кешене шулкадәр яратып була икән?” – дип уйлап куям кайвакыт. Дәү әни-дәү әтиләр, әти-әнием миңа бар җанын биргәннәр. Мәхәббәтнең ни икәнен белгәч, ихтыяҗым да шундый. Тормышта мине ярату һәм мин ярату күпкә мөһимрәк.
– Ни өчен әти-әниең бер бала белән генә калган?
– Бу турыда әнидән сораганым булды. “Акча булмады, яшәүләре авыр иде”, – ди әни. Ул заманда декретта өчәр ел утыру булмаган. Мине 1,2 яшемдә балалар бакчасына биргәннәр. Аннан соң без тулай торакта, 10 квадрат метрлы бүлмәдә яшәдек. Ул бүлмә өчен әниләр бик күп акча түли иде, чөнки тулай торак заводныкы, ә әниләр анда эшләми. Кая ул бүлмәгә тагын бала алып кайтсыннар инде?
– Әниең – укытучы. Сине дә укыттымы?
– Әни Казанның 48нче мәктәбендә укыта. Ул мине беренче сыйныфтан алып унберенчегә кадәр укытты. Башта башлангыч сыйныфта белем бирде, аннары географиядән керде. Әни – үз эшенең фанаты. Лаеклы ялда булса да, әле дә эшли. Гомере буе һөнәренә тугры калган кеше ул. Аена берәр чара оештырмаса, күңеле тыныч булмый. Без аның белән дуслар, арада бер сер дә юк. Әнидән шул ягым белән аерылам: миңа гаилә мөһимрәк, әни кебек көне-төне эш белән янып йөри алмыйм. “Нишләп сәхнәдә күренмисең, гастрольләргә чыкмыйсың?” – диләр миңа. Чөнки минем өчен беренче урында һәрвакыт гаилә. Ә әтиемә килгәндә, ул полициядә эшләде. Ачык күңелле, җыр-моң яратучы кеше ул.
– Ничә яшеңдә акча эшли башладың?
– 12 яшьтә әз-мәз акча эшли идем инде. Ә 15 яшемдә ресторанга эшкә урнаштым. Кичке 7дән төнге 11гә кадәр җырладым. Акчасы әллә ни күп түгел иде, 2600 сум тирәсе. Бөтен акчаны әнигә алып кайтып бирә идем, чөнки акча юк, эш хаклары кечкенә. Безнең өчен авыр вакытлар иде. Ул рестораннан төнлә берүзем өйгә кайта идем, ничек курыкмаганмын инде? Әмма беркайчан да укуга хилафлык китермәдем, мәктәпне алтын медальгә тәмамладым.
– Ни өчен сәхнәгә фамилиясез чыктың?
– Исемем татарча түгел, ә фамилиям - Габделхакова. Кыз кеше кияүгә чыккач, ул фамилия үзгәрергә дә мөмкин бит. Сәхнәдә башка Ильвиналар булмагач, фамилиясез генә чыгарга булдым.
Әңгәмәнең тулы варианты "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының 14 апрель санында. Сату нокталарында сорагыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар