Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Клара Хәйретдинова исемен күпләр сәнгать, опера, мөгаллимлек белән бәйли.
Бу язмабызда без аның балачагын, тормыш сынауларын барладык.
- Клара ханым, бала чагыгыз турында сөйләгез әле.
- Казанда туганмын, әмма балачагым авылда үтте. Өйдә радио тынмады, һәр җырчының тавышын таный идем. Радионың тавышын бөтен өйгә яңгырарлык итеп ачкач, әбинең: “Үкертмә әле”, - дигәне хәтеремдә. Бервакыт авылга Илһам Шакиров концерт куярга килгән. Без үскәндә андый мәдәни чараларга бала-чаганы кертмиләр иде бит. Ничек кергәнмендер, белмим, Илһам абыйның җырлавын эскәмия астына кереп качып тыңладым. Үҗәтлегем дә булгандыр инде (көлә). Кечкенә чагымда үпкә авыруыннан интектем, тормышымны сәнгать белән бәйләрмен дип уйламадым да. Гаиләдә ике бала идек. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, авыр елларда дөньяга килгәнбез. Әти - бухгалтер иде, ә әнинең лабораториядә эшләгәнен генә хәтерлим. Балачакта күңелле дә, кыен мизгелләр дә күп булды. Авырлыклар сабый вакытның якты хатирәләре белән онытылды. Хәзер аларны искә төшереп, чыннан да, авыр булган икән дип уйлап куям.
- Күңелегезгә үтеп кергән вакыйгаларны сөйләгез әле.
- Мәктәптә укыган еллар турында китап язып була. Бик күп мәктәп алыштырырга туры килде. Рус мохитендә үскән балалар белән аралашкач, татар теле онытылды. Татар телен белмәгәч, 1 сыйныфка укырга алмадылар, шунда бер елны югалттым. 3 сыйныфны тәмамланганнан соң, бер күңелсез хәл булды. Мәктәп директоры белән бер укытучы турында өске урамда эшәке сүзләр язганнар. Бу эштә мине гаепләп, нахак бәла яктылар. Әни эш буенча киткәч, янәшәмдә яклар кешем дә булмады. “Мин алай эшләмәдем!” - дип өзгәләнеп, үкси-үкси еладым. Шул көнне нинди генә начар сүзләр ишетмәдем, алар йөрәккә пычак кебек кадалдылар. Бу хәлдән соң, әни янына яшәргә киттем, ул авылда да 4 кенә сыйныф иде. Район үзәгенә барып интернатта торып укый башладым. Анда да әни килеп кенә китә иде. Интернатта укыганда да күңелсез хәл булды. Уку алдынгысы, җырчы булганга мине “Артек”ка юллама белән бүләкләделәр. Канатланып, ялга әзерләнеп йөри идем, директор чакырып алып: “Бармыйсың”, - диде. Ул вакытта да бик рәнҗедем, кемгә барып сыенырга белмәдем. Әни мине бераз булса да тынычландырыр өчен: “Үпкәдә яраларың бар әле”, - дип әйтте. Ышандым инде. Ә чын сәбәпне еллар үткәч кенә белдем. Әни партия оешмасы җитәкчесе булганга “по-блату” барган дигән сүз чыкмасын өчен, күпбалалы гаиләдән сыйныфташымны җибәргәннәр икән. Шулай да Кырымны күрү бәхетенә ирештем бит. Әнинең бертуган энесе Кырымда яши иде. Ул үзләре белән барырга тәкъдим иткәч, ризалаштым. Янәдән 6 нчы сыйныфка укырга керергә туры килде. Кырым һавасы миңа килеште, сәламәтлегем ныгыды, шөкер. Тик анда яшәгәндә дә яшеренеп елаганым хәтердә... Кырымда бер ел гына укыдым, аннан урысча укуны дәвам итәм дип әбиләргә якын рус мәктәбенә кердем. Анда да интернатта тордым.
- Әти-әниләрегез аерылышканда сезгә ничә яшь иде?
- Әни-әнинең аерылышуын хәтерләп бетермим. 7 яшь чамасы гына иде. Без әни белән туган авылы Өнсәгә кайттык. Гаилә корып, тормышка чыкканнан соң кире туган нигезгә кайту ул заманда батырлык сорый торган гамәл бит. Әни тәрбияче, мәдәният йорты мөдире булып та эшләде. Ул искиткеч тырыш, акыллы хатын-кыз иде. Күпләр аңа киңәш сорап килә иде. Ә без абый белән күбрәк әби-бабай тәрбиясендә үстек. Ике яктан да әби-бабайлар безне бик яратты, ачык күңелле, юмарт кешеләр иде. Әти белән әбидә кунакта булганда гына күрешә идек. Арабыз якын булмады. Гаилә таркалса да, балалар гаепле түгел бит инде.
- Абыегыз белән бергә үсмәгәнсез икән?
- Шыпчыкта әти ягыннан әби-бабай яшәде. Абый белән аларда озак кына кунак була идек. Шундый ялдан соң, әни безне алырга килде. Мин әнигә иярдем, ә абый көзгә кадәр калды. Әнкәй аны алырга дип тагын бер тапкыр барган. Абый әби-бабай белән яшәүгә, ул авылга күнеккән булган күрәсең: “Мин килгәч, ул кире Өнсәгә кайтырга теләмәде”, - дип сөйләде әни. Алай булса да, әби-бабайга кунакка килгәндә абый белән күрешә идек.
Дәвамы бар
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар