16+

Ленур Биктимеров: «Хатынымның үскәнен, укып бетергәнен 10 елга якын көттем»

Ленурны күпләр моңлы тавышлы җырчы һәм махсус хәрби операциягә үз теләге белән киткән кеше буларак танып белә.

Ленур Биктимеров: «Хатынымның үскәнен, укып бетергәнен 10 елга якын көттем»

Ленурны күпләр моңлы тавышлы җырчы һәм махсус хәрби операциягә үз теләге белән киткән кеше буларак танып белә.

Баксаң, аның әле без белмәгән һөнәрләре, кызыксынулары да күп икән бит. Өстәвенә, беренче сольный концертына да әзерләнеп йөри ул. Кыскасы, Ленурның сөйләр сүзе байтак, аның белән әңгәмәгә күчик.

- Үзегез белән таныштырыгыз әле, кем ул Ленур Биктимеров?

- Мин гади авыл егете. Тумышым белән Саба районы, Тимершык авылыннан. Без – Ленар һәм Ленур – 1987 елның 25 декабрендә апабыздан соң игезәкләр булып дөньяга киләбез. Гомер буе әти – колхозда, әни балалар бакчасында эшләде, хәзер дә шулай.

- Игезәк сыңарыгыз да сезнең кебек иҗади кешеме?

- Әйе, ул да җыр-моңга бик оста. Мәктәп елларында икебез дә дуэт булып җырлап йөрдек. Шулай ук икебез дә ныклап спорт белән шөгыльләндек. Ленар волейбол, баскетбол, футбол, ат спорты, көрәштә һәм тагын башка бик күп өлкәләрдә алдынгылар рәтендә иде. Мин исә ат спорты һәм көрәш белән ныклап торып кызыксындым.

- Концертыгызда Ленар да чыгыш ясамыймы?

- Күпләр бу сорауны бирде, тик – юк. Ул гаилә бәйрәмнәрендә җырларга мөмкин, әмма тамашачылар каршында чыгыш ясарга артык теләге юк аның. Һөнәре дә җитди бит – хөкемдар. Көрәшне ташлап, Республика, Россия күләм чемпионатларында хөкемдарлык итә.

- Көрәш һәм ат спорты белән мөнәсәбәтегез бүген нинди?

- Үземне белгәннән бирле атлар белән кызыксынам. Ничәнче класста булганмындыр, район Сабантуенда ат ярышында катнашырга дип 10 чакрым юлга ат белән чыгып киткән идем. Ул вакытта атларны машина белән илтеп куеш юк. Әбием арттан: «Бу орчык кадәр бала барып җитеп, катнаша алырмы икән...», – дип әйтеп калган була. Чынлап та катнаша алмадым, барып җитүгә, ат мине егып төшереп авылга кайтып китте. Бүгенге көндә 100 баш малга (үгезгә) каралган гаилә фермасын төзеп бетереп ятабыз. Шуның бер почмагына чабышкы аты алып куясы килә. Көрәшне исә ташларга исәбем юк иде, хәтта 2022 елны соңгы тапкыр Татарстан беренчелегендә катнаштым, аннары махсус хәрби операциягә киттем. Шуннан соң көчле яралану алып, туган якка кайттым. Уң аякның табан өлеше юк, күптән түгел протез әзер булды, куйдылар, ияләшеп бетеп булмый әле... Әмма әйткән сүзем бар – көрәшкә барыбер кайтачакмын! Келәмне бик яратам!

- Хәзерге көндә микрофон тотып йөреп кенә тормыш алып барып булмыйдыр ул, әйеме? Берәр төпле эш, акча чыганагы кирәктер...

- Әйе, сүз дә юк. 2009 елны музыка көллиятен тәмамлауга мин Айдар Фәйзрахманов группасына чакырулы идем. Районда исә эш вәгъдә иттеләр, «Клубка директор итеп куябыз»,– диделәр. Диплом алуның икенче көнендә үк чынлап та клубка эшкә урнаштырдылар, әмма директор итеп түгел һәм район мәдәният йортына да түгел. «Башта авылда эшләп тор, аннары районга чакырырбыз», – диделәр. 6 ай буе кем булып эшләгәнемне әле дә аңлап бетермәдем: җәй буе кычыткан чаптым, чүп утадым, чәчәкләргә су сиптем... Дүрт ел буе мин кычыткан чабар өчен укып йөрмәгән бит инде, дип, тамада булып чыгып киттем. Ул вакытта бәйрәм-мәҗлесләрне алып баручылар сирәк. Укыган чакта машина юу урыны да ачкан идем, аннары сөт бизнесында да кайнап алдым, хәзер шулай ук агачлар үстерү белән дә шөгыльләнәм.

- Махсус хәрби операция зонасына бару теләге ничек уянды?

- 2015 елда дустым белән хәрби операцияләрдә катнашу өчен контракт төзедек. Автомат тотып сугышасым килде, бер балачак хыялы булгандыр бу минем. Армиядә хезмәт итмәгәнгә күрә мине алмадылар. Мин бара алмагач, теге егет тә бармады, контрактны өзде... Мобилизация башланганчы бер ел кала күрәзәче белән аралаша идем. Берсендә нинди хәлләр булачагы турында сөйләде, минем контракт төзеп баруымны һәм исән-сау кайтуымны да алдан әйтте ул. Бу сүзләр махсус хәрби операциядән кайткач кына исемә төште.

Безнең җизни мобилизациягә эләкте. Миңа повестка килмәде, әмма мин китәргә алдан әзерләнеп йөрдем: җирләремне Ленарга күчердем, чөнки кайтаммы-юкмы икәне билгесез бит. Хатынга, гаиләмә бу хәлләрне сиздермәдем. 23 августта контрактка имза куйдым. Китәсемне беркем дә белми иде. Дусларга-туганнарга 1-2 көн кала гына әйттем. «Капка төбендә елап торырга кирәкми. Саубуллашырга теләсәгез, килерсез», – дидем. Мин бит уен-көлке белән сөйләшә торган кеше, тормыш иптәшем ахырга кадәр ышанмады. Минем белән саубуллашырга килгән кешеләрне күргәч кенә барысын да аңлады, китмә, диеп бик ялварды. Шул төнне әти белән әни шифаханәдән кайтып төште. Аларга әйтми, сер бирми генә китәсе идем, тик китәсемне ишетеп, кайттылар...

- Китәсе төнне ничек уздырдыгыз?

- Кеше бик күп иде өйдә: туганнар-дуслар җыелган, шау-шу... Төне буе өйгә кайтмадым. Мин уйлаганны эшли торган кеше. Хәтта район башлыгы да: «Мин сине беренче ел гына белмим. Төбәгән җиреңә ата торган кеше, фикереңнән кире кайтмыйсың. Шуңа күрә кире уйла дип үгетләмим. Хәерле юл», – диде. Кая барганымны белеп бардым.

- Кайчан яраландыгыз?

- Мин укуларга бармадым. Автоматны күргәнем бар, мәктәптә укыганда гел ату буенча ярышларга йөрдем, төз аттым. Шуңа күрә эшелон белән туры Луганскига киттем. Безне аннары төрле җирләргә күчереп йөрттеләр. 4-5 сентябрьдә Херсонда идек, әмма озак хезмәт итә алмадым, 11 ноябрь көнне бик каты яраландым: миндә 17 кыйпылчык иде, сул аяк һәм кул сынган, уң аякның бармак өлешләре юк, алар киселгән. Мин Херсоннан Севастопольгә очканда гына аңга килдем. Кайда беренче ярдәм күрсәткәннәрен белмим. Севастопольдән – Сочига, аннан 12 декабрьдә Мәскәүгә госпитальгә кайтардылар. Ул вакытта безнең ротадан 96 кешенең дүртесе генә исән калды, хәзер ул дүрт кешедән дә бер мин генә...

- Госпитальдә вакытта якыннарыгыз белән  ничек элемтәгә чыктыгыз?

- Мин апаның һәм хатынымның телефон номерын яттан беләм. Тормыш иптәшемә шалтыраткач, ят номер, дип ул алмаган. Апам трубканы алды, аның белән сөйләштек. Аңа кадәр аларга әллә нинди куркыныч мәгълүматлар килеп ирешкән булган. Янәсе, аягы-кулы юк. Акрынлап дуслар-туганнар белән элемтәгә керә башладым, Мәскәүдә ятканда көн саен диярлек хәл белергә килделәр.

- Шушы вакыйгалардан соң тормышка карашыгыз үзгәрдеме?

- Бу хәлләрдән соң тормышка караш берничек тә үзгәрми кала алмый. Дусларым да: «Син элек кырыс идең, хәзер бөтенләй башка кеше», – диләр. Капка төбендә үсеп утырган кычытканны да чабып атасы, кешегә авыр сүз дә әйтәсе, рәнҗетәсе килми. Яшәүнең кадере артты. Мин 11 килога ябыгып кайттым, күп кеше танымады хәтта. Зарланганнарга аптырыйм инде мин хәзер, аяк астыңда мина юк, тирә-ягыңда тынычлык! Кошлар сайравын, чәчәкләрнең үскәнен карыйсы, тыңлыйсы, күзәтәсе килә. Туган яктан да матур җир юктыр ул... Бик кызу идем мин элек. Тормыш иптәшем дә шулай ди. Хәзер бераз тындым, сабыр төбе – сары алтын, дип белми әйтмәгәннәр инде ул. Аллаһы Тәгалә шулай акрынайтты, бераз туктатты мине.

- Ә концертыгыз ни өчен «Гади генә концерт» дип атала?

- Исән-сау кайтсам, Тимершык авыл халкына бушка концерт күрсәтәм, дип нәзер әйттем. Сүземдә тордым, 8 март уңаеннан гади генә концерт куйдым. Күп кенә артистлар тамашачыларны «Шоу ясыйбыз, грандиоз тамаша булачак», – дип дәшә. Ә кайдан беләсең син аның шоу буласын? Бәлки ул көнне концерт залында ут бетәр? Аллаһ сакласын, ни булмас... Шуңа күрә мин гади генә концерт, дип әйтсәм дә, без аңа бик ныклап әзерләнәбез. Сюжетын, сценарийсын төпле, мәгънәле итәргә тырышабыз, режиссерлар белән зур эш алып барабыз. Сер итеп кенә әйтәм – концерт минем тормыш юлым белән бәйле.

- Кемнәр чыгыш ясаячагын да әйтмәссезме?

- Мин Әсхәт абый Хисмәт белән якын аралашам, аны күрәсем килде концертымда. Фердинанд абый Сәләхов, Рада Әхмәтгаязова, Алина Даутова, Лилия Шакирова һәм башкалар шулай ук әлеге кичне үзләренең матур чыгышлары белән бизәячәк. Шулай ук кызым да чыгыш ясаячак.

- Гаиләгез турында да сөйләп китегез әле. Хатыныгыз белән ничек таныштыгыз?

- 6 яшьлек кызым, ике айлык улым бар, Аллаһка шөкер – Элиза һәм Булат. Тормыш иптәшем белән 2008 елда аралаша башладык, шул елны минем җырга клип төшердек. Ул вакытта бу эшләр ниндидер бер зур могҗиза иде минем өчен. Клипка исә сюжет буенча бер матур кыз кирәк иде. Кызлар белән йөрмим, дөресен генә әйткәндә, кызлар белән йөрү ул вакытта уемда да юк. Шул чакта әни әйтә: «Ник Илүзә бар бит. Бигрәк чибәр»,– ди. Илүзәнең 8 сыйныфта укыган чоры бу. Әти-әнисеннән рөхсәт сорадым да, клипта төште. Моның өчен аңа шоколад бүләк иткәнем дә хәтердә. Шуннан соң аралаша башладык, акрынлап йөреп киттек. Ул бездән бер урам аркылы гына яши иде, яшь аермабыз – 6 ел. Мин 11нче сыйныфта укыганда, аларның мәктәптә йөгереп йөргәнен хәтерлим. Аның үскәнен, укып бетергәнен 10 елга якын көттем (көлә).

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

67

1

3

1

3

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    39

    1

    Куп тапкырлар язасым килде минем,буген язам эле,шушы ике игезэк егет минем яшь яна укып бетереп Саба больницасында мед сестра булып эшли башланан чагымны искэ тошерэ.Алар ничэдер айлык балалар,авыр хэлдэ балалар отделениесына салдылар,минем дежурство,берсе бик авыр хэлдэ иде,тон буе "терелтеп" чыкты м,эле бит икенчеседэ бар,энисе ансы янында,тэки тырыштым,бала исэн чыкты иртэнгэ,берничэ коннэн аларны Казанга Дркбга алып киттелэр.Шуннан сон мин аларны Татарстан яшьлэрендэ игезэклэр конкурсында курдем,исэн-сау ускэннэр икэн дип соендем шунда.Янадан инде зур егетлэр булгач куреп шаккаттым,эле менэ Своларга да барып кайткан икэн.Шул баланын йорэге тибеп,сулышы туктаганы гомеремдэ исемдэ калды.Исэн сау булы гыз!

    Мөһим

    loading