16+

Мөнир Рахмаев: “Хәзер дустым да, туганым да, сөяркәм дә – хатыным”

Эстрадага яңа сулыш биреп, эшләпәләре белән килеп кергән Мөнир Рахмаев белән хәбәргә чыктык.

Мөнир Рахмаев: “Хәзер дустым да, туганым да, сөяркәм дә – хатыным”

Эстрадага яңа сулыш биреп, эшләпәләре белән килеп кергән Мөнир Рахмаев белән хәбәргә чыктык.

Мөнир үз фикерен әйтергә курыкмый торган, кыю шәхес икәнен исбатлады. Бу әңгәмә, чыннан да, ачыктан-ачык булды.

– Мөнир, сез Россиядән китәм дип тә әйткән идегез. Монда калуыгызның сәбәбе нинди?
– Дөнья күрергә, башка илләрдәге тормышны карарга теләдек. Бәлкем, чит илдә татар диаспоралары белән берәр кызыклы проект уйлап табарбыз дип тә уйландым. Барыбер чит ил безнең өчен ят җир инде ул. Анда барып, тормышны яңа баштан төзергә туры килер иде. Күченеп киткән дусларым да: “Без анда беркемгә дә кирәк түгел”, – диләр. Монда популярылык та, эш тә күбрәк. Татарстан һәм Казан яшәү һәм үсеш өчен менә дигән урын, шуңа күрә чит илгә күченергә теләмибез. Хәзер шоу-бизнестан кала, эшмәкәрлек өлкәсенә дә кереп киттем. Күчемсез милек белән шөгыльләнәм. Кеше баш тарта алмый торган продуктлар: баллы ризык һәм ит сатуны да җайладым. Татарстан, бөтен Россия буенча чыгышлар ясыйм. Шоу-бизнеска бик вакытлы чыкканмын дип уйлыйм, чөнки хәзерге яшьләргә күпкә кыенрак. Аларга образ өстендә эшләү һәм тырышлык та җитеп бетми.

– Күпләр, киресенчә, хәзерге яшьләрне мактый...
– Белмим, билмим.  Мәҗлесләр оештыручы булып та эшлим бит. Берсендә бәйрәмдә татарча җырлаучы яшьләр булуын шарт итеп куйганнар иде. Танышларга шалтырата башладым. “Кая барырга? Ничә сум түлиләр?” – диләр. Без яшь чакта чыгыш ясарга чакырсалар, сорап та тормыйча ризалаша идек. Күпме акча бирделәр, шуңа риза булдык, чөнки исемне таныту өчен эшләдек. Ә хәзер яшьләр уңайлы шартлар тудырганны көтеп тора, хәтта сак хезмәте булачакмы дип сораучылар да табылды. 500, 1 мең сумга чыгыш ясап, акча урынына бер капчык бәрәңге алган чаклар да булды, зарланмадык. Ә хәзер һәркем кыска вакыт эчендә артист булырга тели. Әлбәттә, күп әйберне акча хәл итә, тик шулай да бу акчаларны аклар өчен бик зур теләк тә булырга тиеш.

– Эстраданың иң эпотаж җырчысы балачакта да шундый идеме? 
– Кечкенәдән бик шук малай идем. Җырларга, биергә яраттым, спорт белән дә шөгыльләндем. Мәрхүм әби-бабай да: “Әйдә әле Мөнир бераз биеп ал әле”, – диләр иде. “Йолдызлар фабрикасы”на килгәч тә, минем образны кабул итеп бетерә алмадылар. Жюри һәм тамашачылар өчен бу яңалык иде, залдагыларның көлеп утырганнарын әле дә хәтерлим. 

– Эшләпәле егет образы ничек туды соң? Хәзер сез үзгәргәнсез...
– Балачакта Айдар Галимов җырларын бик яратып тыңладым, хәтта концертына да бардым әле. Дима Билан, Майкл Джексон иҗатын да үземә өлге итеп алдым. Тегеннән-моннан илһамланып, Мөнир Рахмаев образы туды. Мәҗлесләр алып баруга күчкәч, образны бераз үзгәртергә туры килде. Мөнир Рахмаев яңадан туды дисәң дә була. Тышкы кыяфәтне дә үзгәрттем, юморны яраткач, күбрәк комедия жанрына кереп киттем. Минем юмор үзенчәлекле, билгеле. Мәҗлесне күбрәк рус һәм татар телендә алып барам. Бу өлкә миңа күбрәк ошый. Дәрәҗәмне саклар өчен радиога, телевидениегә яңа җырларымны чыгарырга уйлыйм. Ә гастрольләргә тотынсаң, гаиләң турында онытырга туры киләчәк. Хатынымны калдырып, юлга чыгарга теләмим. Шулай да, мәҗлес беткәндә генә эшләпә киеп, үземнең җырларымны башкарып алам. Халык шунда ук таный, димәк, Мөнир Рахмаев әле дә популяр. Аның турында беркайчан онытмаячаклар. Минем үз юлым һәм дәрәҗәм бар.

– Балачак җиңел узмады дигән идегез, шуңа күрә бүген акча эшләүне өстен күрәсезме?
– Бәлки, сәбәп, чыннан да шундадыр. Гаиләбездә акча күктән явып тормады. Әти-әниләр урта хезмәт хакы алып эшләде. Тулай торакта да, малосемейкада да яшәдек. Балачакта үземнең велосипедым да булмады. Җәйге каникул вакытында Әлмәттә урам себердем. Акча җыеп, үземә велосипед алганым истә. Өр-яңаны түгел, әлбәттә, тик анысын да урладылар әле. “Рәхәт тормышта яшисең килсә, һичшиксез, эшләргә кирәк”, – дигән нәтиҗәне кечкенәдән ясадым. Мин бик хыялый бала идем, шуңа күрә теләкләрем дә зурдан булды. Аллаһка шөкер, 35 яшемдә гаиләм, машинам, фатирым, яраткан һөнәрем бар. 

– Әти-әниләрегез, абый-апаларыгыз турында сөйләгез әле. Аралашасызмы?
–  Безнең гаиләбез зур. Мин дүртенче бала булып дөньяга килгәнмен, абый һәм ике апам бар. Алар үз тормышлары белән яши. Әти-әни исән-сау, Аллаһка шөкер. Әлмәт районында бер авылда гомер итәләр. Әни– бухгалтер, ә әти – баш инженер булып эшләде. Дөресен әйтәм, гаиләбездә барысы да идеаль түгел. Тормыш иптәшем белән әти-әниләр аралашмый.

– Тормыш иптәшегезне ни өчен кабул итмиләр соң?
– Гаилә корганчы әти-әниләргә финанс яктан ярдәм күләме, һичшиксез,  күбрәк иде. Хәзер дә ярдәмне туктатмадым, тик гаилә коргач, билгеле, чыгымнарым артты. Әнидә Илсөяргә карата көнчелек тудымы соң, аңлый алмыйм. Абый-апалар белән дә мөнәсәбәтләребез киеренке. Туганнар белән проблемалар элек тә бар иде инде. Минем турында имеш-мимешләр таратканнары булды. Кеше уңышлырак булган саен, аның туганнары кими икән. Кызганыч, без аралашмыйбыз. Хәзер дустым да, туганым да, сөяркәм дә – хатыным. 

Дәвамы бар

Язмага реакция белдерегез

7

0

4

0

4

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    5

    1

    Тигез гомер бирсен Аллаh,уз балагызны узегез тигезлектэ устерегез,вакыт узе курсэтэ ул кем хаклы икэнен.

    • аватар Без имени

      9

      0

      Эниенне виноватлап язма инде,значит хатынын баш ими ,эниеннен хэлен белеп торса хэлен сорап торса ничек яратмасын инде,хатынын высокомерный дыр кабартма кебек Ирен БН,кайнаны ничектэ жайлап була!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шулаай, бик дорес .баесан туганнар кими, конлэшэлэр.Соенеп яшэргэ кирэк тэ бит, бер береннен унышлары очен.Татарнын бедасы инде мондый хэллэр.

        • аватар Без имени

          6

          0

          Как тебе не стыдно Мунир маму обвинять? Ваше семью знаю . Я работала с вашей мамой. И детей всех вас знаю. Вас родители очень любили и любят знаю и правильно воспитали.Стыдно тебе должно быть .

          • аватар Без имени

            2

            0

            Я считаю, что о своих семейных проблемах не стоит не кому рассказывать, "выносить сор из избы " Это настолько личное, не нужно с кем-то это обсуждать. Всё равно, как правило, помочь разобраться в ваших проблемах ,вряд-ли кто-то сможет. Время всё расставит по местам.

            Мөһим

            loading