29 апрельдә танылган шагыйрә Клара Булатованың арабыздан китүенә бер ел булды.
Кырык елдан артык гомерен балаларга ана теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган мөхтәрәм мөгаллим, Тукай премиясе иясе, Татарстанның халык язучысы ул. Танылган шагыйрәнең истәлеген Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә яңарттылар. Искә алу кичәсенә Клара Булатованың ире – Нәфис Рафигуллин да килде. Нәфис абый белән Клара апаның мәхәббәт тарихыннан тулы бер кино төшерерлек булган икән.
– Клара университетны бетергәч, Әлмәт районы Кәшер мәктәбенә килеп укыта башлый. Мин ул вакытта Себердән хәрби хезмәттән ялга кайткан идем. Яңа ел алды. Бертуган сеңлем шушы Кәшер мәктәбендә тулай торакта яшәп, укыды. Мин аның хәлен белергә килдем. Мәктәпкә кердем, дәрес бара. Хәрби шинельне укытучылар бүлмәсендә элеп калдырдым. Клара чирек ахыры булгач, билгеләр чыгарырга килгән булган. Минем шинель астында Клараның пәлтәсе калган икән. Минем шинельне күтәреп ала алмый. Мин инде Клараның пәлтәсен алып биреп, аңа аны кияргә булыштым. Ишекне ачып Клараны чыгардым. Сеңлем дә минем белән иде. “Кем булды бу?”, – дип сорадым. “Безнең татар теле укытучысы”, – ди. Ул шундый нәзек, зифа иде. Мин аны сеңлемнең сыйнафташы дип уйладым. Авылга килгәч, шунда яшәүче бертуган апамның да хәлен белеп чыгарга булдым. Кларага да шул якка кайтасы икән. Икәү киттек. Таудан төшкәндә Клараның аягы таяп китте. Мин аны тотып калдым. Менә шулай кулга-кул тотынышып киттек. Кларадан гаилә хәлен сораштыра башладым. “Әти-әни авырый, Әлмәттә торалар. Нишләрмен инде, аларга да күз колак булырга кирәк”, – ди. Ни өчендер Клараның адресын истә калдырдым. Таралыштык. Кәшердә апаның хәлен белдем, икенче көнне көндез хастаханәдән шалтыраттылар, апа бала тапкан. Әлмәткә киттем, хәлен белергә. Нәкъ районның мәгариф бүлекчәсе янында троллейбустан төштем. Клара шунда килгән булган. Юл чыгып барганда Ленин һәйкәле янында очраштык. Мин аны бер тапкыр гына күргән булсам да, шунда ук танып алдым. Клара: “Әти-әнинең хәлен белергә керәм”, – диде. Хастаханәгә кереп чыккач, мин дә аларга кайтуымны алдан әйтеп куйдым. Менә шулай танышып киттек. Ялда булгач, рәхәтләнеп кинога, очрашуларга йөрдек. Кларага 35 яшь икән. Миңа – 24. Мин Кларадан 11 яшькә кече, әмма яшь аермасы нишләптер куркытмады. Орчык кебек, кечкенә иде ул. Моңа өстәп аның шагыйрә икәнен, гомумән, кем икәнен дә белми идем. Аралашкач, Клара сүз аралаш: “Яшем дә бара”, – дип кыстырып җибәрә башлады. Мин инде нишләп ул бәхетсез булырга тиеш соң, аның да бала сөясе киләдер дип уйлана башладым. Җиде көн эчендә өйләнештек. 35 ел буена гел маҗарасыз гына яшәмәгән инде ул. Миңа боларның берсе дә тәэсир итмәде. Җиде көн эчендә рәсми язылыштык. Бергә 10-12 көн генә яшәп калдык. Кире Себергә киттем. Свердловск өлкәсендә укый идем. 25 яшемне үткәререгә Клараны чакырдым. Ул балага узган булган икән. Менә шуннан чын тормышыбыз башланды. Язмыш инде бу, шулай язган булган. Армиягә киткәндә аралашкан кызлар да бар иде, хәрби хезмәтне тәмамлагач, өйләнергә исәп бар иде. Ә язмыш, күрәсез, үзенчә хәл итте.
– Үкенеч булмадымы соң?
– Юк, бер дә үкенмәдем. Бала көтүебезне белгәч, бик сөендем. Шул бала турында хыялланып яшәдем. Себердә эшне калдырып, туган якларга кайттым. Ул – Әлмәттә, мин – Себердә яшәп булмас иде. Мин Клараны бәхетле итә алдым дип ышанам. Без кавышкач, аңа карата бер начар сүз дә, кырын караш та ташламадылар. Элек булганнарны онытып, яңа тормышка бергә атладык. Очраклы гына кавышсак та, 55 ел бергә гомер иттек. Урыннары оҗмахта булсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар