16+

Рәфис Кәлимуллин махсус хәрби операциядән яраланып кайткан дустын каршы алган

Популяр җырчы Рәфис Кәлимуллин 15 елдан соң дусты белән күрешкән. Ул махсус хәрби операция зонасыннан яраланып кайткан. Җырчы дустын каршы алып, аның белән хастаханәгә барган.

Рәфис Кәлимуллин махсус хәрби операциядән яраланып кайткан дустын каршы алган

Популяр җырчы Рәфис Кәлимуллин 15 елдан соң дусты белән күрешкән. Ул махсус хәрби операция зонасыннан яраланып кайткан. Җырчы дустын каршы алып, аның белән хастаханәгә барган.

- Кечкенә чакта бергә уйнап үстек. Үсмер чакта аралашмадык. Юлларыбыз аерылып торды. Ул төрмәгә эләкте. Аннан иреккә чыкты, тик янәдән төрмәгә утырды. Төрмәдән чыгарга ел ярым вакыты калганда, хәрби операция зонасына китте. Кечкенә вакыттан көчле рухлы булды. Иң кайнар нокталарда, алгы сызыкларда көрәшкән. Бик күп яралар алган. Октябрьдә бомба шартлап аягын җәрәхәтләгән. Бик авыр шартларда кире кайта, җәрәхәт урынында үлек җыела башлаган. Дустымның номерын туганнарыннан сорап, Казанда каршы алдым. Хастаханәгә бардык, аягына операция ясарга кирәктер, мөгаен, аксап, таякка тотынып кына йөри. Бик нык үзгәргән... Операция зонасына кире барам ди. “Егетләргә булышырга кирәк”, - дип әйтте. 

- Танышыгызның төрмәгә эләгүе сезнең дуслыкка каршы төшмиме?
- Арабызда киртәләр бар инде. Болай да дусларның бөтенесен дә үземә якын китермим. Элемтәгә керергә, ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Тәртипле тормыш алып барырга тырышам. Төрмәдә булганнарның яшәү рәвеше минеке белән аерылырга мөмкин. Кемдер төрмәдән соң, тормышын үзгәртә дөрес юлга баса. Ә кемдер үзгәрә алмый. Алай да төрмәдә утырган кешеләргә тигез карарга кирәк. Без барыбыз да кешеләр. Дустымның батырлыгына сокланам. Бу гамәлне һәркем башкара алмый. МХОда катнашкан Казан егетләренә дә ярдәм иттем. Күп кенә танышлар күрешкәч: “Сәдака бирергә, булышырга, ятимнәргә ярдәм итәргә кирәк”, - дип әйтәләр. Шаккатам инде, алар бит белми минем ничек ярдәм иткәнемне. Социаль челтәрләргә ярдәм иткәнемне куярга яратмыйм, күрәсең ансыз булмый икән.

-  Элек намаз укыган фотоларны да социаль челтәрдәге сәхифәгезгә куя идегез. Хәзер нәрсә үзгәрде?
- Социаль челтәрләргә фотоларны куеп, яшьләргә дә үрнәк булыр, бәлки, берәрсе намазга килә алыр дип уйладым. Намаз укыган фотоларны куйгач: “Син мактанасың”, - дип яза башладылар. Хәзер мәчеттә булган, намаз укыган фотоларны күрсәтмим. Халыкка ярап булмый инде. Дога кылуны туктатмадым.  Киләчәктә бөтен кагыйдәләрне дә үтәп бетерә алырмын дип ышанам. Намазны үзем өчен укыйм. Ярдәм иткән белән дә мактанырга яратмыйм. Андый гамәлләрне чын күңелдән эшлим. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ир- атлар арасында да бар ул озын телле хатынша гайбэтчелэр. Телэсэ нэрсэ уйласыннпр, э кеше кунеле кушканча эшлэргэ тиеш. Аллахы Тэгалэ барысын да курэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэфискэ гел эллэ ник бэйлэнэлэр. Начар эйбер эшлэгэне дэ юк бит

      Мөһим

      loading