Кышның беренче көннәрендә туган көнен Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов билгеләп үтә.
Җырчы белән элемтәгә кереп, иҗат турында сөйләшеп алдык. Җырчылар социаль челтәрдә язып җибәргән сорауларга да җавап бирергә иренгән вакытта, Рәсим Низамов һәрвакыт журналистлар белән аралашуга ачык.
– Рәсим абый, үткән туган көннәрегез белән котлыйбыз! Гомер бәйрәмегезне билгеләп үтәсезме?
– Үткәрсәң, була инде ул. Быел зурлап туган көн үткәрергә планлаштырмадым. Туган көнем көнне Сиринә Зәйнетдинова концертында чыгыш ясадым, шуңа күрә көнендә билгеләп үтеп булмады. Туган көнне бераз күчерергә туры килде. Дуслар, якыннар белән бер җыелып ала торган гадәтебез бар иде. Юбилей булса, туган көнне зурлап, концерт куеп та үткәрәсең. Туган көн үткәрү һәркемнең шәхси эше бит. Хәзер туган көннең әллә ни кызыгы да юк. Яшь барган саен, туган көн белән мактанмый башлыйсың (көлә).
– Хәзер концертлар саны бермә-бер артып китте. Сез мондый үзгәрешләргә ничек карыйсыз?
– “Син җырларга тиеш түгел, син сәхнәгә чыкма”, – дип әйтеп торучылар, күзәтчелек органнары юк бит. Теләге булган кешегә юл ачык. Мин бу фикерне гел кабатлыйм инде, шулай да дәшми калу да мөмкин түгел. Җырлый беләләрме, белеме бармы әллә юкмы – барысы сәхнәгә менәргә тели. Бөтен кешенең җырчы буласы, популяр буласы килә. Җыр бит, беренче чиратта, сәнгать буларак сакланырга тиеш. Элек “профессионал” һәм “үзешчән” җырчы дигән төшенчәләр булган. Бүген шушы төшенчәләр кулланылмый. Туфан Миңнуллинның “Утырып уйлар уйладым” китабында менә шушындый юллар бар: “Сәнгатьтә ике әйбер ошамый. Берсе – үзешчәннең профессионал дәрәҗәсендә үзенә урын дәгъвалавы, икенчесе – профессионалның үзешчән дәрәҗәсенә төшеп, халтура белән шөгыльләнүе”. Кыскача әйтсәң, хәлләр шундыйрак.
– Халык сәхнәгә килгән яңа башкаручыларны тәнкыйтьләсә дә, һәр җырлаучының да үз тамашачысы табыла бит.
– Күпмедер дәрәҗәдә таба, әйе. Худсовет кебек тыю органы юк, юл ачык. Кайчанга кадәр барыр мондый хәл, белмим.
– Әйтик, худсовет төзеп, сезне худсовет вәкиле булырга чакырсалар, барыр идегезме?
– Чакырсалар, кирәк дип тапсалар, барыр идем. Тәҗрибәм дә, белемем дә җитәрлек. Мин шуның өчен укыдым, дистә еллар хезмәт куйдым. Җыр бәйгеләренә дә катнашучыларны бәяләргә еш чакыралар, шуңа күрә бер дә каршы килмәс идем. Төп принцыбым: “Җыр – сәнгать булып сакланырга тиеш”. Кызганыч, җырның сәнгать әсәре буларак кыйммәтен югалта барабыз.
– Элек җырчының сәхнәгә килү юлы бәйге, конкурслардан башланган. Хәзер бәйгедә катнашу кирәкме соң?
– Хәзерге вакытта башка тенденцияне күзәтәбез. Радио, телевидение – шәхси кулларда. Әлбәттә, аларга акча эшләргә кирәк. Мин аларны гаепләмим. Шәхси радио-телевидениеда худсоветлар юк диярлек. Кеше җырын алып килә, акчасын түли. Бервакыт бәхәскә дә кердем әле: “Урамнан кергән һәркемнән җырчы ясый алабыз”, – диде бер җитәкче. “Кешенең исемен популярлаштыра аласыз, әмма җырчы ясый алмыйсыз”, – дидем.
– Без дә җырчыларны еш язабыз. Бәлки, монда үзебезнең гаеп тә бардыр.
– Сез язарга тиеш инде. Әмма иҗаттан тыш та, игътибар үзәгенә алырлык башка темалар, проблемалар да җитәрлек. Сәнгатьнең дәрәҗәсе төшкән кебек үк, журналистиканың да дәрәҗәсе төште. Сезне гаепләп әйтмим. Халык кызыксынып мөрәҗәгать итә икән, димәк, сез язарга тиеш инде.
– Сәхнәгә килгән яңа җырчыларны, аеруча үз аудиториясе булган блогерларны танылган җырчылар да хуплап тора. Моңа ничек карыйсыз?
– Беркем дә беркемгә дошман түгел. Кешене сүгеп утырудан ни файда? Җырлый, таба икән, молодец. Хәзер тавышың булу күрсәткеч түгел. Сәхнәгә чыгу өчен мөмкинлекләр күп, шуңа әрсезлек кирәк. Тавышны заман технологияләре белән дә “алдап” була бит. Без сәхнәгә килгәндә андый мөмкинлекләр юк иде. Ничек җырладың, тавышың шулай язылды. Минем теләгем, киңәшем шул: белем алсыннар. Уку йортында белем алсаң яхшы, әлбәттә, әмма һич булмаса вокал укытучысына мөрәҗәгать итергә кирәк. Эшләмичә генә остарып булмый. Сөйләм культурасы булган кебек үк, җырлау культурасы бар. Безнең халык, Аллаһка шөкер, сәләтле. Кайсы гына авылга, районга барма, тавышы булган кешеләрне очратасың. Әмма сәләтне профессионал дәрәҗәсенә үстерергә кирәк. Радио-телевидениега үзешчән җырчылар акча түләп, җырларын җырлата икән, димәк, аны тыңлаучы халык та: “Җырчы шулай җырларга тиеш”, – дигән нәтиҗәгә килә. Тамашачыга тәкъдим ителгән җырның сыйфаты булырга тиеш. Профессиональлек түбән тәгәрәмәсен иде.
– Концертларда шоуга күнегеп беттек кебек. Сез күбрәк классик концертларга өстенлек бирәсез. Шоу-шу белән көндәшлек итү җиңел түгелдер?
– Мин көндәшлек итәргә җыенмыйм да, үз юлым буенча барам. Кемдер сикереп бии дип, мин дә сикереп бии башлый алмыйм бит. Бәлки, тыңлатырлык җырың булмаса, сикереп биергә дә кирәктер. Әмма җырчының төп коралы – җыр. Җыр җырчыны җырчы итә. Мин үземне җырчы итеп атыйм икән, җырны профессионалҗ дәрәҗәдә тамашачыга башкарырга тиеш. Бу минем шәхси фикерем, шәхси карашым.
Комментарийлар