Узган ел ямьле җәй айларында татар җыры, эстрадасы белән кызыксынучыларны Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның вафаты тетрәндерде.
«Башка беркем мондый булмас»
Күптән түгел генә аның вафатына бер ел булды. Резидә Шәрәфиева, чыннан да, кабатланмас җырчы. Тавышы, үзенә генә хас моңы, стиле бар иде. Хәзер күп кенә җырчылар аның иҗатына яңа сулыш биреп, җырларын башкара. Әмма аның кебекләр булмас. Шәхсән мин Резидә Шәрәфиева белән соңгы тапкыр энесе Илһам вафат булгач сөйләшкән идем. Тавышы бөтенләй үзгәргән иде, мин хәтта аны танымадым. Озак та үтмәде, аның вафаты турында хәбәр иттек. «Резидә Шәрәфиеваның иң якын дусты кем?» — дигән сорауга күпләр, мөгаен, Равил Галиев дип җавап бирер.
Равил Галиев белән Резидә Шәрәфиева дуэты — татар эстрадасында иң озакка сузылган иҗади тандемнарның берсе. Алар иҗатчылар гына түгел, якын дуслар да иде. Татарстанның халык артисты Равил Галиев белән Резидә Шәрәфиева турында сөйләшкәндә ул аны җирләргә Минзәлә районы Наратлы-Кичү авылына юл тота иде. Бер ел үткәч, без янә аның белән Резидә Шәрәфиева турында истәлекләрне барладык. 
«Күңелемнең бер кылы өзелде»
— Равил абый, Резидә апаны жиргә иңдергәнгә бер ел булды. Бу ел сезгә ничек бирелде? Аның юклыгына кайчан ышана башладыгыз?
— Бер ел да үтеп китте. Әле кайчан гына Резидәнең истәлек концертларын уздырган идек. Күптән түгел генә Рәйхан апа кызының елын да үткәрде. Вакыт тиз үтә, әмма ул йөрәктәге яраларны төзәтә алмый әле. Акыл белән аңлыйсың, тик күңел, хисләр бар шул. Әле дә Резидәнең видеоларын карый, җырларын азагына кадәр тыңлый алмыйм. Ни дисәм дә, кыен. Гомер буе бергә эшләдек, бергә иҗат иттек. Тормыш юлында авырлыгы да, җиңеллеге дә уртак булды. Бергә башладык, бергә тәмамладык дисәк тә буладыр. Күңелемнең бер кылы өзелде.
Үзем генә сәхнәгә чыгып, аерым проект, концертлар эшлисем килми. Аннан Резидәнең үлеменнән вакыйга ясау да дөрес булмас. «Мин бер үзем калдым», — дип зарланасым да килми. Киләчәктә аерым проектлар белән чыгармын дип уйламыйм. Булса да, бәлки, юбилей концертлары, чакырган җиргә барып концерт кую гына. Ринат Гобәйдуллин вафатыннан соң, аның истәлегенә концертлар оештырган идем. Резидә дә чыгыш ясарга кайтты. Ә хәзер үзенең истәлегенә концерт куябыз. Аларны, дөресен әйткәндә, ел саен уздырып килергә кирәктер. Раил (Раил Рамазанов — Резидә Шәрәфиеваның концертларының режиссеры) белән дә сөйләштек. «Үзебезнең кулдан килгәндә кабатлап уздырырга кирәк», — дип килештек. Резидәнең соңгы искә алу концертын туган ягында Минзәләдә оештырган идек. Аннан соң, якташлары белән сөйләштек. Искә алу концертын ачык һавада да кабатлап булмасмы дип уйлаштык. Ниятләгән эшне башкарырга кирәк, бәлки, көзен, әле җылы вакытта башкарып чыга алырбыз. 
«30 елга якын бергә иҗат иттек»
— Сез — татар эстрадасында иң озын гомерле дуэт идегез. Хәтта парлы җырчыларның да хезмәттәшлекләре алай озакка сузылмаска мөмкин. Эстрадага килгән мәлне искә төшерик әле.
— 30 елга якын бергә иҗат иттек. Авыр чаклар җитәрлек булды. Эстрадага чыккан мәлебез дә, кыен вакытларга туры килде. Кешеләрнең акчасы юк, болгавыр вакыт. Аңа карамастан без тырыштык, тырмаштык, сәхнәгә чыктык. Машина яллап, такси белән Казанга концертка чыгып китә идек. Җыелма концерттан соң, кайтырга машина таба алмыйча, Резидә белән урамда калуыбыз әле дә исемдә. Мондый хәл кышын да булды. Аллаһка шөкер Аллаһның яхшы бәндәләре очрап, үзләрендә кундырды, иртән кайтып китәргә ярдәм итте. Бервакыт янә шулай кайтырга машина таба алмагач, танышларыбызга киттек. Бик өметләнеп бардык, әмма безне кертмәделәр. Алай да була икән.
Исемебез танылганчы күпне күрдек. Әзрәк керем ала башлагач, машииналы булгач, тормыш бераз җиңеләйде. Коллектив туплап, автобуслар алгач, гастрольләргә чыккач, уртак эшебез, иҗатыбыз үз юлын таба башлады. Бергә үткән юлны берничек күңелдән алып ташлап, онытып булмый. Резидә китәр алдыннан мине Казанга чакыртып алды. Сеңлесе Дилбәр шалтыратты: «Равил киләм дип әйткән иде, нишләп күренми икән?» — дип апасының сүзләрен җиткерде. Казанга килдем. Бик озак сөйләштек. Авыруын белсә дә, аның үләргә исәбе юк иде. Киләчәккә планнар корып, юбилей концертларын уйлап: «Аллаһ теләсә, эшлибез әле», — дип әйтте. Бик шатланып, күтәренке рухта кайтып киткән идем. Ләкин кемнең кайчан китәсен Аллаһы Тәгалә генә белә шул. Бервакыт күңелгә тынычлык килер инде. Әмма әлегә ярам бик тирән әле. 
«Резидә үләргә исәбе юк иде»
— Резидә апа нинди кеше иде?
— Резидә бик акыллы иде. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән табигый акылы, сиземләве көчле булды. Ул үзенә нәрсә эшләргә кирәк булуын алдан белде, бик максатчан иде. Аның барысы да план белән барды. Ярдәмчел булды. Аеруча туганнары өчен җан атты. Үзен беркайчан беренче урынга куймады. Туганнарының барысы да яхшы булгач кына үзен кайгыртты. Чын туган, апа, кыз. Ул аларга төрле вакытларда терәк булды. Эшкә килгәндә бик җитди иде. Коллективтан аның сүзеннән «шүрләделәр». Резидәне чыгырдан чыгарырга авыр булса да, әйтсә, туры бәреп әйтте.
Әмма җитдилеге булса да, күңеле йомшак иде. Резидә ялгыш кына гримеркада берүзе утырса, шунда ук янына килеп аңа үз моң-зарларын сөйләделәр. Резидә ул кешегә нинди мөнәсәбәттә булган, ул аны беләме әллә юкмы, мөһим түгел. Сабыр гына тыңлый иде. Сорасалар, киңәшен дә бирде. Моңа әзрәк ачуым да килә иде. Кеше бит үзен генә уйлый. Аның бушанасы килә, кирәк булмаса да сөйли. Ә Резидә турында уйлаган кеше юк. Ул барыбер тыңлый, дәшми бит. Кайвакыт аның яныннан кешеләрне куып җибәрәсе килгән чаклар да булгалады. Шуңа күрәдер инде күпләр аны үзенең дусты дип санады. Якын кешеләргә генә сөйли торган серләрен Резидәгә сөйләделәр.
«Резидә төшкә матур керә, әмма ямансу»
— Төшкә керәме?
— Сирәк кенә булса да, төшкә керә. Начар итеп керми, Аллаһка шөкер. «Җафаланып ята икән», — дигән фикер тумый. Матур керә, әмма ни өчендер ямансу ул. Шатланып, көлеп, төшкә кергәне юк. Дөресен әйткәндә, мин төшләрне тиз онытам.
— Резидә апаның гаиләсе белән элемтәгез бармы? Әнисе ничек? Ике баласын бер-берартлы югалтты.
— Рәйхан апа, сеңлесе Дилбәр белән сөйләшәбез. Зөләйха белән дә аралашабыз. Рәйхан апага бик авыр булды инде. Бер-бер артлы ике газиз балаңны югалту... Резидә бала гына түгел, бөтен гаиләнең тоткасы иде бит. Ул бар туганнарын барлап торды. Бертуганнарын әйтәсе дә юк. Энесе авырганда, үзен кайгыртмады, уйламады. Үзе авыр хәлдә булганда да, энесен табибларга күрсәтеп, аны дәваларга, яшәтергә, алып калырга тырышты. Нык тәрбияләде, әмма барысы Аллаһы Тәгалә кулында. Райхан апаның сабырлыгына сокланам. Аңа Аллаһ ярдәм бирсен. Искә алу концертларында да сәхнәгә чыгып, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Рәйхан апа да миңа бик якын. Ничә ел бергә эшләгән дәвердә аларда күп кунак булдык. Рәйхан апаның өченче малаена әйләнеп беткән идем инде. 
«Соңгы өч елда Резидә җырларны башкармады, ә яшәде»
— Резидә апа репертуарыннан аның күңелен ачып бирүче җыр кайсы иде икән?
— Резидә соңгы өч елда бик нык ачылды. Шундый матур, үзенә хас җырлар башкарды. Риназ Әхмәтов белән бик яхшы хезмәттәшлек иттеләр. Бер-берсен аңлап, искиткеч җырлар яздырдылар. Ул җырларны башкарып, әле сәхнәләрне гөрләтәсе иде. Иң матур вакытында китеп барды. Тамашачыларга күрсәтмәгән җырлары да калды. «Туганнарым минем» җырын искә алу концетында Риназ белән сеңлесе Дилбәр башкарды. «Бир миңа кулыңны» җыры шулай ук Риназның көе. Резидәнең күңел халәтен ачып бирә торган җыр. Үзе дә бик яратты, ләкин туйганчы җырлый алмады. «Бусага» җыры... Ул да Резидәнеке иде. Гомумән, репертуарга карата бик таләпчән иде. Ә соңгы өч елда ул җырларны башкармады, ә яшәде. Бөтен җанын-тәнен биреп, сәхнәдә вакыйга ясый иде. Үзенчәлекле тембры да җырны тулысынча ачарга ярдәм итте. Искә алу концертында «Бир миңа кулыңны» җырын Ләйсән Мәхмүтова башкарды. Ул: «Бу җырны өйрәнгәндә Резидәнең тавыш мөмкинлекләренә шаккаттым.
Резидәнең никадәр оста, тирән җырчы икәнен аңладым», — диде. Җырны өйрәнергә авыр булган. Резидә җырларны шундый җиңеллек белән башкарган ки, хәтта читтән караганда аның авырлыгы да сизелмәгән. Сәхнәдә яшәү — шул буладыр.
— Сез дә Резидә апага багышлап җыр чыгаргансыз. Аның тарихы нинди? Үзегез «заказ» бирдегезме?
— Резидә арабыздан киткәч, үземнең сагышымны, аңа булган мөнәсәбәтемне ачып бирә торган шигырь эзләдем. Берничә кешегә мөрәҗәгать иттем. Бер көнне әле дә баягы Риназ Әхмәтов бер куплет җыр яздырып җибәрде. Бу җырны тыңлагач, акылымны җуя яздым. Көй минем күңелемне ачып сала торган шигырьгә язылган. Сүзләр авторы — Альбина Батыршина. Бу җыр бер тыңлаудан ук күңелемә кереп калды. Баксаң, бу шигырьне Раил Рамазанов Казанда буласы искә алу концертларының чакыру билетына куйган икән. Альбина шигырьне Резидәнең тугры тамашачысы буларак, тамашачылар күзлегеннән язган. Мин инде янәдән аның белән хәбәргә чыгып, җырга бераз шәхси төсмер бирергә сорадым. Уртак хатирәләребезне сөйләдем. Альбина җыр сүзләрен язып җибәрде. Кыскасы, җырның тарихы шундый. Җырны Марат Вәлиев белән яздырдык. Ә җырга исемне үзем куйдым: «Башка беркем мондый булмас». Бу җырны иҗат иткән һәркемгә бик рәхмәтле. 
«Башка беркем мондый булмас»
— «Ир белән хатын-кыз арасында дуслык булмый», — диләр. Сез бу кагыйдәдән искәрмә булдыгызмы?
— 30 еллык иҗатыбыз ачык мисал. Кызык вакытлар да булгалады инде. 1990 елларда, болганчык вакытта, акчалы кешеләр хуҗа иде. Безнең әле яшь, чибәр чагыбыз. Резидәгә ир-атлар кызыкты инде. Ә Резидә икеләнергә, шикләнергә беркайчан сәбәп бирмәде. Шулай итеп, ул үзенә карата ихтирам, хөрмәт саклап калды. Аның ир-ат арасында дуслары булды. Бервакыт Резидә: «Ул вакытта минем белән янәшә булганың өчен рәхмәт. Әгәр син булмасаң, язмышым нинди булуын белмәс идек тә», — дип әйтте. Чыннан да, миннән кайвакыт: «Син аның иреме?», йә Резидәдән: «Ул синең иреңме?» — дип сорыйлар иде. Без: «Әйе», — дип әйттек, чөнки ул вакытта ансыз булмый иде. Эшнең нәрсә белән бетәсен, төгәл җавап бирү кыен булгач, шундый ялганга да бардык. Ул чакларда нык торырга туры килде. Резидә янында булгач, мине ирләр яратмады. Ирдән көнләшүче хатыннар Резидәне яратмады. Андый хәлләр булгалады инде. Авыр булды, әмма үзебезгә булган ихтирамны саклап кала алдык. Резидә үз вакытында үз дәрәҗәсен белде. «Ир белән хатын» — дигәннән, халык арасында соңгы көннәргә кадәр безне бергә дип уйлаучылар да булды. Гәрчә, гаиләләр кордык, балалар үстердек.
«Олы сәхнәгә чыгар өчен миңа барыбер Резидә кирәк»
— Үзегез бүгенге көндә нәрсә белән мәшгуль? Яңа җырлар, концерт программалары көтәргәме?
— Олы сәхнәгә чыгар өчен миңа барыбер Резидә кирәк. Аның белән дуэт җырлау кирәк. Дуэтларыбызны бик яраттык. Хәзер ул җырларны иҗат иткән композиторлар да мәрхүм инде. Шулай да яңа җырлар яздырам. Әллә кая барасы юк, Аллаһка шөкер. Чаллыда бик сәләтле егет-кызлар иҗат итә: Риназ Әхмәтов, Лилия Гыйбадуллина, Ришат Шәйхетдинов, Гөлназ Закирова һәм башкалар. Җырларымны социаль челтәрләргә, музыкаль мәйданчыкларга урнаштырып барам. Резидә дә соңгы ишеткән җырларымны бик үз итте. Чакырган җиргә барам. Авылларга да йөрим, төбәкләргә дә чыгам. Чиләбе, Екатеренбург якларын да урап кайтам. Кызыл-тау мәдәният йортында артист-вокалист булып эшлим.
— Соңгы елларда Резидә апаның дингә якынаюын да беләбез. Бу күңелне бераз булса да юата кебек.
— Резидәнең намазда булып китүенә ихлас сөендем. Соңгы очрашуда бу темага да сөйләштек. Резидә: «Намаз укыганнан соң, кешеләрдән гафу үтенеп дога кылам. Бу миңа шундый җиңеллек бирә», — дип әйтә иде. Ул да кеше бит. Ихтыярсыз рәвештә кемнгәдер авыр сүз дә әйтелгәндер. Олыгая бара андый мизгелләр искә төшә бит. Күрәсең, шуның өчен борчылган. Иманлы булып китеп барды. Бу шундый мөһим әйбер бит. Аллаһы Тәгалә белеп һәм белми кылган гөнаһларын гафу итеп, фирдәвес җәннәтләренә насыйп итсен иде. Барыбызга да шунда күрешергә насыйп итсен иде.
Комментарийлар