Адәм баласы һәрвакыт үзенең мөмкинлекләрен сынап, табигать белән ярышка чыгарга тели.
Кемдер бу ярышта җиңеп, исемен тарих битләренә кертеп калдыра. Ә кемдер... Кемдер, ни кызганыч, ялгыша. Ә табигать ялгышканнарны кичерми.
Күптән түгел генә Башкорстан блогеры Рөстәм Нәбиев ике кулына таянып, дөньядагы иң биек тауга – Эверест тавына менде. Моңа кадәр Эверестка кулларында гына менгән кеше булмаган. Бу яңалык бар дөньяны шаулатты. Рөстәм Нәбиев 2015 елда казарма җимерелгәндә бетон плитәләр астында кала. Табибларга аның ике аягын да ампутацияләргә туры килә. Моңа да карамастан, ул – өч бала әтисе, бәхетле ир.
Андый кешеләрне күргәч, тормышка зарланырга тел әйләнми. Рөстәм Нәбиев аяклары булмаса да, иң авыр спорт төрләренең берсе – альпинизм белән шөгыльләнә. Иң беренче менгән тавы – Эльбрус (2020 ел). Рөстәм Россиянең рекордлар китабына Россия һәм Европаның иң биек ноктасына кулларда гына менүче булып кертелгән. Аннан Казбек таулары, Африкада Килиманджаро, Непалда Манаслу, Анд тауларының иң биек ноктасы Аконкагуа. Бу тауга Рөстәм Нәбиев нибары 9 көн эчендә менгән. Дөньядагы иң биек тауга юлын исә, ул социаль челтәрләрдә күрсәтеп барды. Сау-сәламәт кешегә дә Эверестка менү – зур сынау. Ә Рөстәмнең аяклары юк бит…
– Беренче менгән таудан Эверестка кадәр 5 ел бардым. Мин алдан ук Эверестка бары тик кулларда гына менү максаты белән килдем. Өч кешегә 54 баллон кислород алдык. Бер баллон 4 сәгатькә җитә. Бу, әлбәттә, күп. Ләкин тауда нәрсә буласын алдан белеп булмый. Бездән тыш, Эверестка менүче тагын 400 альпинист бар иде, шуңа күрә сукмакларда “бөке”ләр барлыкка килеп, көтәргә туры килсә дә, кислород кирәк, – дип аңлатты Рөстәм.
Рөстәмнең Эверестка таба юлы туган көнендә башлануы да символик мәгънәгә ия. “Моңа кадәр булган бар сынауларны артта калдырып, тормышымны чиста биттән башлыйм”, – дип язган иде ул.
– Тауга менүнең хакы бик югары. Организм бөтенләй хәлсезләнә, битләр янып бетә. Мин хәтта үземне танымыйм. Әгәр син нәрсә эшләгәнеңне аңлыйсың икән, барырга була. Бик авыр иде. Палаткага кереп: “Нишләп шулай кыен?” – дип ничә тапкыр елаганмындыр. Бу Эверест, башкача булуы мөмкин дә түгел. Тау үзенең холкын, мин үземнекен күрсәттем. Һәрвакыт догада булдым. Үзем дә ышанып бетә алмыйм. “Ничек?” – дип үз-үземә сорау бирәм. Мине беркем күтәреп алып менмәде. Бөтен юлны шушы ике кулымда уздым. Бу – могҗиза! Тау башына мине “капчык кебек күтәреп алып менгәннәр” дип әйтүчеләр дә бар. Беркемгә берни расларга җыенмыйм. Тауга менүче йөзләгән альпинист шаһит. Әгәр мине күтәреп менсәләр, фото, видеолар булыр иде. Нинди юл үткәнемне беләм һәм янәшәмдә булганнар да моны күрә. Минем юлым төшенкелеккә бирелгән кешеләргә көч бирсен. Тырышыгыз, тырмашыгыз, бирешмәгез. Юк-бар өчен борчылмагыз. Яшәү өчен көрәшергә кирәк, – ди Рөстәм.
Эверест тавына юл бик катлаулы. Үзенең көчләрен бәяләп бетермәүчеләр дә бихисап. Кайбер кешеләр, хәтта тауга менүчеләр өчен юл күрсәткеченә әйләнгән. Әйтик, “яшел ботинкалар”. Бу 1996 елда Эверестта көчле буран вакытында һәлак булган Һинд альпинисты Цеванг Палджор мәете.
– Мәетләрне күрү авыр иде. Әмма ул алга таба барырга көч бирде. Икенче сулышым ачылып китә иде. Таудан төшкәндә очраклы гына бер кешенең үлеменең шаһиты булдым. “Хәле китте”, – дип уйладым башта. Тау башыннан төшеп, берничә минуттан соң бакыйлыкка күчте... Үлем гел янәшәдә йөргән. Кемнәрдер тауга менә, ә кемдер таудан төшкәч, мәңгегә китеп барды. Гаиләмә чиксез рәхмәтле. Минем карарымны кабул итү җиңел булмады, беләм, – ди Рөстәм.
Рөстәм Нәбиевның тарихы сокландыра. Аның тарихка кереп калуында шик юк. Ләкин шулай да, кешегә табигать белән ярышырга кирәкми. Барыбер табигать көчлерәк булачак. Эверестка менеп, исән-сау төшкәннәр бары тик бәхетле билет алучылар. Гаиләң, якыннарың булып, мондый юлга чыгу – үлем эзләп йөрү түгелме икән? Алай дисәк, кеше атлап барган җиреннән дә егыла да үлә. Аллаһы Тәгалә кемгә күпме язган...
Эверест – Непалдагы Җир шарында иң биек тау, ул диңгез өсте тигезлегеннән 8 мең 848,86 м биеклектә урнашкан. Тауның өске 8 мең метрдан югары өлеше – «үлем зонасы» дип атала. Анда атмосфера басымы түбән һәм кеше гомерен саклап калырлык кислород та юк. Шул ук вакытта Эверест бөтен дөньядан альпинистлар өчен тормыштагы иң зур максат булып тора. Соңгы 75 елда анда 12 меңгә якын кеше күтәрелгән.
Эверестка менү өчен...
Беренчедән, акчаң күп булырга тиеш. 2026 елда Эверестка менү өчен минималь бюджет – якынча 53 мең долларга тигез. Бу якынча 3 миллион 800 мең сум. Иң кыйммәтле “билет” – 115-350 мең доллар. Димәк, бәя 25 миллионнан артып китәргә дә мөмкин. Шушы акчаларны чыгарып саласың, әмма кайтып җитүең икеле.
Икенчедән, физик яктан көчле булырга кирәк. Эверест тавына менгәнче кеше ким дигәндә берничә биеклекне яулап алырга тиеш. Тәҗрибәсез кеше өчен бу юл – үлемгә тиң.
Өченчедән, тауга менү вакыты кыска. Эверестка елга ике тапкыр гына: яз һәм көз айларында гына менәргә мөмкин. Иң уңайлы вакыт апрель ахырыннан май ахырына кадәр. Тауны штурмлау ешрак 17-25 май аралыгында уза. Үзен сынап карарга теләүчеләр аз түгел, шуңа тау башында да кешеләрдән “бөке”ләр барлыкка килә. Кайберәүләр шул бөкедә үк үлә.
Тау түгел, чүп-чар оясы
Һәр альпинист Эверест янында акклиматизация өчен берничә атна үткәрә. Бу вакыт эчендә бер кеше үзеннән соң уртача 8 кг чүп-чар калдыра. Һәр ел альпинистлар төпләнгән лагерьләрдән 75 тоннага якын чүп ташлана. Белгечләр, Эверестта 50 тоннага якын калдык бар дип санаган. Тау түгел, чүп-чар оясы инде бу.
Эверест тавы янында яшәүчеләр язын сасы искә зарлана. Бары тик лагерьдән Горакшеп һәм Лобуч авыллары арасындагы чокырдан ел саен 20 тоннага якын тизәк чыгаралар. Бу экологиягә, су чисталыгына да тәэсир итә. Калдыкларны җыеп алып булмый торган тау битләре дә бар бит әле. Төгәл саннарны беркем дә белми, ләкин, белгечләр фикеренчә, хәзер Эверестта 3 тоннага якын тизәк бар. Түбән температура аркасында алар таркалмый диярлек, шуңа күрә алар тауга менүчеләргә бик яхшы күренә. Иң аянычлысы тау битеннән төшкән суларны хайваннар һәм кешеләр эчә...
Гаиләләре белән үләләр
1998 елда танылган Россия альпинисты Сергей Арсентьев хатыны америкалы Фрэнсис Дистефано белән Эверестка кислородсыз менүне планлаштырган. 8 мең 200 метр биеклектә һава шартлары яхшыруын көтеп 3 көн үтә. Икесенең дә организмы хәлсезләнә. Шулай да алар иң биек ноктага менәләр. Ләкин кире төшеп җитә алмыйлар... Сергей белән Фрэнсис бер-берсен югалта. Фрэнсис иренең кайда киткәнен аңламый кала. Аның яныннан узучы тауга менүчеләр аны аңына китерергә, хәрәкәтләндерергә тырыша, ләкин булдыра алмыйлар. Тугыз ел дәвамында Фрэнсисның гәүдәсе таудан кайтучыларны каршы алган. Махсус экспедициядә катнашучылар аны Америка флагына төреп, аска төшереп җибәрә. Сергейның ничек үлүе — билгесез. Аның гәүдәсе бер елдан соң гына табыла.
Тау кодексы: башта үзеңне коткар.
2006 елда Англия альпинисты Дэвид Шарп Эверестны ялгызы гына буйсындырырга уйлый. Моңа кадәр алай беркем дә эшләмәгән. “яшел ботинкалар” яткан мәгарәгә җиткәч, ир-ат ял итәргә булган, ләкин вакыт узу белән үз юлын дәвам итә алмавын аңлаган. Берничә сәгатьтән соң ул да мәет янында катып үлә. 40тан артык альпинист Дэвидның хәлен күргән, ләкин беркем дә ярдәм итәргә туктамаган. Язылмаган "альпинистлар кодексы": “Үзеңнең язмышың һәрвакыт өстен булып калырга тиеш”, – ди. Әмма күпләр альпинистларның үлеп баручыга ярдәм итәргә көче булмавына гаҗәпләнә. Ярдәм итәргә көч юк, ә тауга менәргә бар... Кешене коткарырга тырышу – үзеңнең гомереңне куркыныч астына куя.
Фото шәхси архивтан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар