— Үпкәләр калмадымы?
— Үпкәли торган гадәтем бөтенләй юк. Кайвакыт күзгә карап елмаеп йөрүчеләр синең турында әллә нәрсәләр уйлап табып сөйли. Минем бу яктан «тире»м калын. Әгәр нәрсәдер ошамый икән, килеп әйтеп була. Әмма икенче яктан уйласак, һәркем үз-үзенә хуҗа. Шуңа дәшмәү — иң хәерлесе.
Флорит Гыйздәтуллин белән танышу тарихы
— Флорит белән ничек таныштыгыз?
— Флорит та Винера Ганиевада белем алды, шуңа андый кешенең барлыгын белә идем. Беренче тапкыр дәүләт фольклор музыкасы ансамбленә килгәндә кисештек, мин: «Флорит абый, исәнмесез. Киенү бүлмәсе кая икән», — дип сорадым. Ул миңа ярдәм итте. Соңыннан: «Миңа абый дип әйтмә инде», — дип килеп әйтте (көлә).
Белмим, ни өчен абый дип әйткәнмендер. Ул да яшь бит әле. Аннан Дәүләт фольклор музыкасы ансамблендә эшләгәндә якыннан таныштык. Әмма беләсеңме, әти-әниләребез бездән дә иртәрәк танышкан булган. Винера Ганиеваның юбилей кичәсендә алар бер өстәл артында утырган. Кызганыч, мин Флоритның әтисе белән танышырга өлгермәдем. Ләкин әни (каенана) белән мөнәсәбәтләребез бик яхшы. Килен һәм каенана турында мәзәкләр күп булса да, без сердәшләр, дус кызлар кебек.
— Флоритның сезгә кадәр дә гаиләсе булуы сер түгел. «Ни әйтерләр икән?» — дигән уй, шик булмадымы?
— Тормышта төрле хәл була. Кешеләр теләсәң дә, теләмәсәң дә сөйли. Моңа тыныч карыйм. Мин аның үткәнен беләм. Әмма ул хакта уйламыйм. Бүгенге тормышыбыз, киләчәгебез өчен җан атып яшим. Флорит бик ярдәмчел кеше. Авыр вакытларымда терәк-таяныч булды, мин аңа ышанам. Аралаша башлаганда шикләндем, яшермим. Әмма аның белән якыннан танышкач, борчуларым югалды.
Флоритның әнисе белән килен мөнәсәбәтләре
— Сез яшь әни дә әле. Өй эшләрен башкарырга, баланы карарга кем ярдәм итә?
— Балам турында борчылмыйм, чөнки әти-әниләр бик ярдәм итә. Насыйп булса, тагын бер тапкыр әни булыр идем. Элек, гомумән, балаҗанлы кеше түгел идем. Үз балаң булгач, карашлар үзгәрә икән. Аннан да кадерле кеше булмавына инанасың. Моңа өстәп, ул минем туган көнгә бирелгән иң зур бүләгем дә. Икебезнең дә туган көнебез бер көндә. Могҗиза бит бу. Флорит та, әлбәттә, өй эшләрендә ярдәм итә. Эшне «ир-атныкы, хатын-кызныкы» дип бүлми. Бала белән дә кала, ашарга да әзерли ала. Мин үзем дә өй эшләреннән ләззәт алам. Җыештыру, ашарга пешерү — рәхәт, күңелле мәшәкать.
— Флорит белән холыкларыгыз охшаганмы?
— Икебез дә үзсүзле. Гаилә коргач кына вак-төяктән сүзгә килә идек. Ә хәзер бер-беребезнең холкын өйрәнеп бетердек. Флорид кызып китсә — дәшмим, мин кызып китсәм — ул. Бер-беребезгә юл куярга тырышабыз. Икебезнең бер һөнәрдә булуы да бик ярдәм итә.
Уңыш сере һәркем өчен индивидуаль
— Көнчелек бармы?
— Бөтенләй көнчелек булмаса, син кешегә битараф дигән сүз. Ләкин көнчелек авыруга да әйләнә ала. Менә анысы куркыныч.
— Җырлы гаиләләр күп. Танылу өчен нинди планнар корасыз?
— Планнар ук кормыйбыз. Бары тик тырышып эшлибез, үз юлыбызны эзлибез. Һәр җырчының үз образы, репертуары булырга тиеш. Уңыш сере һәркем өчен индивидуаль бит. Танылу өчен көч тә, финанслар да, сәләт тә, бәхет елмаюы да кирәк. Парлы җырчыларга бу яктан кыенрактыр да, чөнки һәрвакыт уртак фикергә килергә, киңәшләшеп эшләргә кирәк. Кайбер дуэтларда көнчелек тә булгалый. Флоритның иҗатын яратучылар арта икән, мин шатланам гына.
Рузилә Булатова пластик операция турында: «Хәзер үземне ничек бар, шулай кабул итәм»
— Пластик операция ясаганыгыз бармы?
— Операция ясаганым юк, иреннәрне тутырткан бар. Дөресен әйткәндә, болай да иреннәрем нечкә түгел иде. «Пластиканы үз-үзеннән канәгать булмаган, комплекслары булган кеше ясый», — диләр. Мин бу кагыйдәгә бөтенләй туры килмим. Әти-әниләр кадерләп, яратып үстерде, янәшәмдә булган кешеләр дә гел комплиментлар әйтте. Әмма яшь булгач, ясап карыйсы килде. Хәзер иренне кечерәйтәләр. Тик мин бераз куркам, шуңа әлегә бернәрсә дә эшләмим. Гомумән, хәзер үземне ничек бар, шулай кабул итәм.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Илгизә Галиуллина

.jpg)

Комментарийлар