Татар эстрадасына яшен булып килеп кергән Шәкүр берникадәр сәхнәдән югалып торды. Бу вакыт эчендә артистның тормышында бик зур үзгәрешләр булган.
Татар эстрадасында беренче рэп башкаручы Шәкүр хәзер нәрсә белән шөгыльләнә? Гаилә тормышында үзгәрешләр бармы? Шушы сорауларга җаваплар эзләдек.
– Рэп традицияләре буенча рэп башкаручыларның балачагы авыр була. Бу сүзләр сезгә туры киләме?
– Бу шаблон күбрәк рэпның тарихына бәйле. Ул Американың караңгы кварталларына барып тоташа. Анда яшәүчеләрнең тормышы авыр булган, шуңа күрә иҗатларында да чагылыш тапкан. Минем балачагым бу шаблонга туры килми. Тулы гаиләдә үстем. Әни – пешекче, әти коммуналь-торак өлкәсендә эшләде. Татар мәктәбендә белем алдым. Яхшы укыдым дип мактана алмыйм. Чиреккә “2”ле чыкканы да булды. Ул вакытта яхшы билгеләр алу әти-әниләребез өчен көн кадагында торды. Ә мин күбрәк спортка тартылдым. Үземнең балаларым мәктәпкә кергәч: “Билгеләр түгел, алган белемнәрегез мөһим”, – дип әйтәчәкмен. Бөтен фәннәрне дә камил белү кыен, балаларым үзләре теләгән юнәлешләренә күбрәк басым ясасын иде.
– Сәхнәдән иң популяр вакытта читләштегез. Бу вакытта нинди нәтиҗәләргә килдегез? Хәзер кайда эшлисез?
– Сәхнәдән популярлыкның иң югары ноктасында читләштем. Эшчәнлекне дәвам итсәм, популярлык кимер иде. Күп кенә артистлар популярлык дәрәҗәсе төшүне сизеп, бертөрле җырлар яза башлый. Зур биеклектән аска төшү рәхәт түгел инде. Кеше дәрәҗәсен саклап калыр өчен әллә нәрсәләр кыланырга мөмкин. Мин аны бик тиз аңладым, шуңа күрә дөрес вакытта киттем. Ир кеше гаилә тормышына уңайлыклар тудыру өчен бернәрсәдән дә оялырга тиеш түгел. Төзелеш өлкәсендә дә эшләдем. 2015 елдан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында коткаручы булып хезмәт итә башладым. Бүген дә иҗаттан тыш, шунда эшлим.
– Коткаручы хезмәте кыен, гомер белән дә хушлашырга мөмкин. Ни өчен бу һөнәргә тукталдыгыз?
– Бу сорау белән үзем дә еш уйланам. Коткаручы булып эшкә урнашканчы ук, кешеләрне үлемнән коткарганым булды. Тормыш юлымда үлем белән 8 тапкыр күзгә-күз очраштым. Коткаручы булып һәркем дә эшли алмый. Бу табигатьтән бирелгән сәләт. Әлеге һөнәр минем эчке халәтемә, дөньяма туры килә. Кешеләргә ярдәм итү, үземне җәмгыятькә кирәкле итеп хис итү, минем өчен бик мөһим.
– Ни өчен?
– Тормышыбызда “тиеш” дип яшәүчеләр һәм эчкерсез кешеләр бар. Үземне 100 процент эчкерсез дип әйтә алмыйм, бу хакта мине белүче кешеләрдән сорагыз. Дөньяда “сез миңа тиеш” принцибы белән яшәмим. Файдалы гамәлләрем, җәмгыятьнең “паразиты” булмавымны раслый.
– Эстрададан югалып торган вакытта иҗат белән кызыксындыгызмы?
– Мин бит иҗаттан аерылмадым. Сәхнәдә чыгыш ясаудан гына читләштем. Үзең шул боткада кайнамагач, кызыгы юк икән. Сәхнә турында уйланмадым. Мин югалып торган вакыт аралыгында эстрада бик нык үзгәргән. Хәзер сәхнә коммерциягә юнәлде. Элек сәләтең булса, тамашачыны кызыксындыра алсаң, Рабит Батулла әйтмешли, “халык тегермәне өстерәп алып китә иде”. Бүген тавышны да студиядә үзгәртеп була. Күп очракта барысын да акча хәл итә. Бер туган көндә чыгыш ясарга туры килде. “Ник җырламыйсың?” – дип сорады берәү. Җырлар чыгарам, тик аларны популярлаштыру өчен акча кирәк, дидем. “Килерсең, сөйләшеп бетерербез”, – диде ул. Шулай итеп, иҗатыма инвестицияләр ясаучы кешем барлыкка килде. Финанс мәсьәләләрдә сорауларны инвестор хәл итә.
– Төшенкелеккә бирелгән вакытларыгыз буламы?
– Әлбәттә, мин дә гап-гади кеше бит. Элек андый вакытлар озакка сузыла иде. Хәзер депрессия турында уйларга вакытым юк. Гаиләм бар. Ярты елга бер беркем белән дә сөйләшми торган көнем була. Шул көн дәвамында депрессиянең бөтен баскычларын кичерәм. Ә икенче көнне төшенкелеккә бирелергә хакым да, мөмкинлегем дә юк.
Дәвамы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар