Татарстанның халык артисты, җырчы Айгөл Бариева белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.
- Гомрәдә булганда, “мин яулык ябарга әзер түгел” дигән идең...
- Чынлап та, Гомрәгә яулык ябу нияте белән бармадым. Әмма бу хакта гел уйланып йөрдем. Кайтырга өч көн калгач, төркемдәге бер егет: “Намаз укыганда, теләкләр теләгәндә, ниләр телисез?” – дип сорады. Ничек бар, шулай җавап бирдем. “Аллаһы Тәгаләдән үзенә якынайтуын, яраткан колы итүен сорагыз”, - диде ул миңа. Һәм мин шулай сорый башладым. Бу Аллаһының рәхмәте дип саныйм. Яулык ябу – Аллаһка якынаюга таба бер адым.
- Яулык япкач, беренче тапкыр кеше арасына чыгу җиңел булмагандыр?
- Курку булды. Терракт кылучы мөселманнар аркасында төрле караш булыр дип тә шикләндем. Ләкин безнең халык акыллы ул, алар терроризмның исламга тәңгәл булмавын белә, аңлый. Исламда кеше үтерү түгел, рәнҗетә торган сүз әйтергә дә ярамый. Кеше арасында йөргәндә, үзеңне мөселман хатын-кызы кебек тотарга, тәрбияле булырга кирәк. Әгәр мин җәмәгать урынында берәрсенә тавыш күтәрсәм, алар бөтен мөселманнар да шундый икән дип уйларга мөмкин. Безнең дин турында сокланып сөйләүләрен телим.
- Бу адымнан соң тормышың, яшәү рәвешең үзгәрдеме? Моны хупламыйча, дуслыкны өзүчеләр булдымы?
- Күп нәрсә эчке халәтемә туры килми иде. Ә яулык япкач, барысы да үз урынына басты, күңелем тынычланды. Хәзер гел елмаеп-көлеп кенә яшим, дип әйтмим. Мин ул проблемаларга башка күзлектән карыйм, аның нигезендә нәрсә ятканын беләм. Дусларга килгәндә, берничә кеше генә даирәмнән төшеп калды. Анысында да безнең аралашу – минем инициатива иде. Кызлар Пати белән аралашабыз, төркемебез яши. Әйе, еш күрешмибез, бу пандемиядән соң шулай калды. Алай дисәң, хәзер туганнар да бер-берсе белән күрешми. Ә гомумән алганда, әйләнә-тирәмдә яхшы кешеләр. Социаль челтәрдә язучыларның да 90 проценты – уңай фикер язучылар. Ә тискәре фикер язучыларны Аллаһы Тәгалә миңа гыйбрәт өчен дип җибәрә дип уйлыйм.
- Социаль челтәр – үзе бер хикмәт. Синнән үрнәк алып, яулык ябалар, намазга басалар. Гаҗәп бит?!
- Әйе, могҗиза бу. Бар нәрсәне төшереп, күрсәтеп барганым өчен мине тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Гомрәдә булганда да тискәре фикер язучылар булды. Ләкин бу әлеге дә баягы ният белән бәйле. Мин гомер буе кая барганымны, ниләр күргәнемне төшереп, барысы белән дә уртаклаштым. Ни өчен әле изге җиргә барганымны күрсәтмәскә тиеш? Син әйткәнчә, күпме кеше шуны күреп намазга басты, яулык япты. Мин моңа сөенәм генә, бу – зур савап. Коръәндә дә язылган: һәр мөселман файда китерергә тиеш. Файда китермисең икән, бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе юк. Иртәгә ни буласын беркем дә белми, мин дә бүгенге көн белән яшим. Ә шулай да бу юлдан тайпылмыйча яшәргә язсын иде.
- Линарның вафатына июль аенда ике ел була. Төшеңә кергәне бармы?
- Хәзер бик сирәк керә. Хәер, башта да әллә ни еш күрмәдем. Аны югалту ачысы беркайчан да онытылмый, ул күңелемнең почмагында бер бушлык булып тора, аны беркем дә каплый алмаячак. Бу темага сөйләшү кыен миңа. Бу – сынау, шулай тиеш булгандыр...
- Син – яшь, чибәр ханым. Кабат кияүгә чыгу ниятең бармы?
- Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Ислам буенча хатын-кыз ялгыз яшәргә тиеш түгел. Ләкин хәзерге заманда хатын-кызларга караганда, ирләр саны азрак. Шуңа күрә хатын-кыз ялгыз булмасын өчен диндә бер иргә дүрт хатын алырга рөхсәт ителә.
- Әмма син икенче хатын булырга риза түгел дип беләм?
- Риза түгел. Бердәнбер булырга телим.
- Балаларың Айлинә белән Камилнең хәлләре ничек?
- Айлинә хәзер мөстәкыйль тормыш белән яши, эшли. Камил быел укуын тәмамлый, Аллаһы боерса. Бер буш вакыты да юк, һәрдаим репетициядә, укуда. Күптән түгел үзенә әйтмичә генә Мәскәүгә барып, алар куйган яңа спектакльне карадым. Кино өлкәсендә дә үзен сыный. Иң мөһиме – икесе дә эш белән мәшгуль. Мин аларны кечкенәдән хезмәт сөяргә өйрәтеп үстердем. Кешенең бөтен бәласе эшсезлектән килә. Эшең булса, юк-бар уйларга вакыт та, теләк тә булмаячак. Балаларым сау-сәламәт, бәхетле булсын, Амин. Гомумән, һәркемгә иман байлыгы, күңел тынычлыгы телим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар