16+

Җырчы Айлин: «Хыянәт турында белгәч, 10 килограммга ябыктым»

Татар эстрадасы җырчысы Айлин белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Җырчы Айлин: «Хыянәт турында белгәч, 10 килограммга ябыктым»

Татар эстрадасы җырчысы Айлин белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Башы: Айлин: “Аллаһка шөкер, авырлыкларны җиңеп чыга алдым”

- Хыянәтне ничек белдегез? Аны кичерә алдыгызмы?
- Мин төшенкелеккә бирелгәч, иремә дә, балаларыма да игътибарым кимеде. Иремнең үз-үзен тотышында сәер якларны сизеп алдым. Күңелем болай да яралы иде. Мин бит гаиләм дип янып-көеп яшәдем, иремә һәрвакыт рәхмәтле булдым. “Нәрсә булды соң, барысы да әйбәт иде бит”, - дип Ходайга ялвардым. Хыянәт турында белгәч, 10 килограммга ябыктым. Күңелдә җыелган ачу һәм үпкәгә түзә алмадым, әти янына туган нигезгә кайтып киттем. Шул чакта очраклы гына продюссер белән күрештем. Ул миңа “Иркәм” җырын тәкъдим итте. Җыр беренче тапкыр ишетүдән үк ошады. Вокал дәресләре алып, җыр яздырдык. Продюссер чыгыш ясарга тәкъдим итте, сәхнә күлмәге тегәргә этәргеч булды. Иҗат процессына бирелеп киттем, ул миңа төшенкелекне җиңәргә ярдәм итте. Элеккеге халәтемә кайткач, ирем дә игътибарын арттырды. Хатын-кыз өйдә генә утырып, бернәрсә белән дә шөгыльләнмәсә, ир-ат өчен кызык булмый башлый, дигән нәтиҗәгә килдем. Үземне кулга алгач, иремнең дә игътибары артты. Тик мин аны кичермәдем. Берничә вакыйгадан җыелган үпкәмне йота алмадым. Мин дә үзгәрдем, үз фикеремне белдерә башладым. Арада булган аңлашылмаучанлыклар аркасында аерылышырга тәкъдим иттем.  Ир белән хатын арасында ялган, ачу, үпкә булганда бәхетле гаилә корып булмый. 

- Бу яңалыкны балалар ничек кабул итте?
- Әлбәттә, бу карар турында балалар белән сөйләштек. Алар әтиләре белән аралашалар, безнең арада булган хәл аларга берничек тәэсир итми. Әтиләре турында начар сүзләр әйткәнем дә булмады. “Әтиегез белән очрашканда аңа ярдәм итергә кирәкмиме, сорагыз”, - дим. 

- Хәзер сез нәрсә белән шөгыльләнәсез? Сәхнәдә дә күренмисез, югалттык сезне...
- Иҗаттан читләшүем, бизнес өлкәсенә кереп китүемә бәйле. 3 балага да яхшы тәрбия бирәсе, үсеш өчен уңайлы шартлар тудырасым килә. Иҗат кешесенә бизнес авыр бирелә диләр. Миңа да бу өлкәне өйрәнү, төптән аңлау өчен вакыт кирәк булды. Аллаһка шөкер, авырлыкларны җиңеп чыга алдым. Рәхәт, мул тормыштан баш тартуымны да бик яхшы аңладым. Тик бу вакыйга мине шәхес буларак үстерде. Чит ил брендлары, кием-салым кибетләр киштәләреннән китте, ә сыйфатлы киемнәргә ихтыяҗ калды, шуңа күрә кием тегүне башлап җибәрдем. Гаиләне никахка әзерли торган мода йортын ачтым. Кызлар бер урынга гына килеп тулысынча бәйрәмгә әзерләнә алалар. "Айлин Мода" йортында дин һәм матурлыкны берләштерергә тырышам. Безнең нәселебез дә дин белән бик тыгыз бәйләнештә. Чиста күңелле, нурлы кешеләрне бәхетле итәсем килә. Хәзер дә чыгыш ясарга чакырып торалар, Аллаһка шөкер, бөтенләй иҗаттан баш тартмадым.

- Сез яңа мөнәсәбәтләргә әзерме?
- Мин бик тиз кияүгә чыктым. Хәзер инде чын мәхәббәтне тоясым килә. Ике кеше дә бер-берсен хөрмәт итсә, хисләрнең кадерен белсә, бердәм гаилә төзеп булачак дип ышанам. Тормыш дәвам итә, тулы гаилә төзеп, бәхетле булырга телим. 

- Сез нинди әни?
- Балаларга прәник тә, каеш та эләгә. Әгәр балалар хаклы түгел икән, әлбәттә, бу хакта җитди сөйләшү булачак. Беренче кызым тугач, өрмәгән җиргә дә утыртмадым, барысын да аның өчен генә эшләдем. Бала бит башта эшләп кенә карый, әгәр әти-әни тарафыннан бернинди реакция булмаса, кылган гамәлен тагын кабатлый. Кызымны үссендергәнемне сизеп алдым, таләпчәнрәк була башладым. Замана үзгәреп тора, шуңа күрә ниндидер принципларга буйсынып яшәү мөмкин түгел. Балаларымны да тормыш үзгәрешләренә җайлашырга өйрәтәсем килә. Һәрвакыт Аллаһка рәхмәт әйтеп, киңәш сорап, чын күңелдән ышанып яшим. Һәр якшәмбе гаиләбездә түгәрәк өстәл уза. Һәрберебез күңелендә булган хисләрен, ошаган яки ошамаган вакыйгаларны әйтә, бергәләшеп анализлыйбыз. Әти-әниләр дә бит, кайвакыт эмоцияләргә бирелеп ялгыша ала. Мондый сөйләшүләр безнең мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыта. 3 бала әнисе булуыма да шатмын. “Әнием” дип йөгереп килеп, кочаклаулары да кадерле. Аллаһка шөкер итеп яшим.
 

Язмага реакция белдерегез

11

0

2

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading