16+

Җырчы Илшат Вәлиев гаиләсендә кайгы

Тумышы белән Башкортстанның Ярмәкәй районының Иске Турай авылыннан булган җырчыбыз Илшат Вәлиевка көтмәгәндә туган төбәгенә юл алырга туры килде.

Җырчы Илшат Вәлиев гаиләсендә кайгы

Тумышы белән Башкортстанның Ярмәкәй районының Иске Турай авылыннан булган җырчыбыз Илшат Вәлиевка көтмәгәндә туган төбәгенә юл алырга туры килде.

90 яшен тутырган бабасы, ягъни әтисе Илгизнең әтисе – Исмәгыйль ага 90 яшен тутырып бакыйлыкка кузгалды.
– Картәти авырый иде. Авырулары да бер кочак. Елдан артык урын өстендә ятты. Ашый да, чәйни дә, йота да алмагач, аны махсус көпшәләр ярдәмендә генә тукландырдылар. Ә үзе болай соңгы көненәчә аңында булды, барысын да белеп, сөйләшеп ятты. Әтиләр дә, без дә кайткалап йөрдек. Картәтине әтинең бертуганы Илфат абый карады, ул Башкортстанда тора, картәтигә якынрак, безнең кебек еракта түгел бит. Картәти кадерле тәрбиядә иде, Илфат абыйга бу изгелеге өчен рәхмәтләребез чиксез. Көннәрдән-бер көнне картәтинең китеп барасын белә идек, ләкин хаста түшәгендәге кешенең күпме гомере калганы бер Аллаһыга гына мәгълүм. Тыныч җан биргән... 

Кайткан саен бәхилләштек. Мин алар кулында үскән бала. Авылдагы төп йортыбыз картәти күршесендә генә, әниләр өйләнешкәч, авылда калабыз дип йорт җиткерәләр дә, башка аерылып чыгалар. Ике йорт бер булып яшәдек без. Заманалар үзгәреп, күмәк хуҗалыклар таралган елларда әтиләрне дә  акчасызлык нык җәфалады. Әти Себергә чыгып китте, аннары әниләрне дә үз янына дәште. 18 ел буе авылда яшәгән ханымның, ялан җиргә каккан казыгыннан башлап туплаган бар мөлкәтен авылда калдырып, 36 яшендә кызын җитәкләп, иренә ияреп читкә чыгып китүләрен күз алдына китерәсезме? Мин дә алар белән генә китәр идем дә, Башкортстанда Уфа сәнгать училищесында укыган чагым. Атна ахыры җитүгә курсташларым әти-әнисе янына кайтып китә, ә минекеләр Себердә... Шалтыраткан саен әнинең сүзен дә әйтә алмыйча елаулары... Бигрәк тә сагынудан өзгәләндек. Бәхетемә Фәния картәни белән Исмәгыйл картәти атна саен көтеп торалар, кунак итәләр, киткәндә бер атналык ризыгын төяп, яшәргә җитәрлек акчасын биреп, икенче атнага тагын кайт, дип озаталар иде. Картәтинең урыны оҗмахта булсын! Картәни Фәния дә бик бетеренде инде, яше дә бар, аның да чирләре җитәрлек. Төп йортта үзе генә калмас, балалар чиратлашып карарбыз, – ди җырчы.

Илшатның әти-әнисе – Лилия ханым белән Илгиз әфәнде, 25 ел Сургут шәһәрендә яшәгәннән соң, ике ел элек кенә Казанга күченеп кайттылар, яңа йорт сатып алдылар. Аларның кызлары Ләйсән дә башкалада төпләнгән иде. Кияүләре мәрхүм булганнан соң, тол калган кызларына да терәк буласы, балаларын үстерешәсе килеп, Илшат улларына да ярдәмләшеп, оныклар сөеп яшәү бәхетенә ирешүләре бик күркәм эш. 
– Тормыш сынауларсыз гына бармый. Җиде көн элек кенә бабайны – хатыным Эльмираның әтисен җирләдек. Ике ел элек әби – Эльмираның әнисе Гөлбыстан мәрхүм булгач, Гали әти ялгыз калды. Ярты елдан чирләп тә китте. Үзебезгә алып килеп карадык. Гомере буе тәмәке тарткач, үпкәләре саусызланды. Бик ябыкты мәрхүмкәем. Гөлбыстан әни дә инсульт та, инфаркт та кичергән иде, аякта чакта әти янында өй тирәсендә генә йөрде дә, урын өстенә калгач, алып килеп, өч ел үзебез тәрбияләдек. Икесен дә туган якларына – Сарманга алып кайтып җирләдек. Әти-әниләрне без тәрбияләп, соңгы юлга озатырга тиеш, бу безнең олы бурычыбыз, – ди җырчы.

Соңгы араларда якыннарын югалту хәсрәтенә дучар җырчыбызның кайгыларын уртаклашабыз. Бакыйлыкка күченгән картәтисе Мөдәрис улы Исмәгыйльнең, кайнатасы Мирсәет улы Галинең урыннары оҗмахта булсын. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading