Исерек килеш руль артына утырып юл транспорт һәлакәте китереп чыгарган җырчы Ринат Рахмәтуллинны алты айга колониягә хөкем иткәннәр.
Буа шәһәр суды җырчы Ринат Рахмәтуллинны алты айга колония-поселениегә хөкем иткән. Ул исерек килеш руль артына утырып, юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе булган.
Билгеле булганча, башка юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарганы өчен җырчы моңарчы машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән инде. Бу юлы Ринат Лексус машинасы белән Буа хакмияте бинасы каршында авариягә юлыккан. ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп җиткәч, Рахмәтуллин руль артында башка кеше булды, дип белдергән. Моннан тыш, аның исерек хәлдә булуы да билгеле. Ә Лексус машинасы җырчының кызы исеменә рәсмиләштерелгән.
Ринат Рахмәтуллин административ җәзага тартылган. Буа суды карары нигезендә җырчы 6 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул колония-поселениедә утырачак.
Ринат үзе күп тапкырлар аварияләргә юлыгуын,әмма исән-имин калуы турында сөйләгән иде. Тулырак: Ринат Рахматуллин: «11 авария кичердем, аның бишесе «смертельный» иде»
Ринат Рахматуллин: "Бозымны чыгарыр өчен биш тәүлек буе күрәзәчедә дәваландым"
Ринат Рахматуллин: "Имеш, мин авариягә эләгеп үлгән..."
Ринат Рахматуллин: «Авыр хәлдә калганда да чыгу юлларын таптым»
Жырчы Ринат Рәхмәтуллин юл һәлакәтенә юлыккан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар