16+

Җырлары белән ир-егетләребезне дә озатып калды

Әти-әниләре аның табиб булуын теләгәннәр, әмма хыялына каршы килмәгәннәр.

Җырлары белән ир-егетләребезне дә озатып калды

Әти-әниләре аның табиб булуын теләгәннәр, әмма хыялына каршы килмәгәннәр.

“Кыюлык – ярты бәхет”, - дип юкка гына әйтмиләрдер. Иҗат юлының башыннан ук таланты белән тырышлыгын исбатлый алган җырчыларның берсе ул. Шулай булмаса, Мәскәүнең данлыклы М. Пятницкий исемендәге хорында эшли алыр идеме икән?!

Талантлы җырчы Марина Карпова тиз арада Татарстан тамашачысының мәхәббәтен яуларга өлгерде. Мамадыш районының Җөри авылында уза торган Питрау бәйрәмендә беренче тапкыр “Керәшен чибәре” булып танылды. Аннары фольклор җырларын татарча башкаруы белән җәлеп итә башлады. 
Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова бүгенге көндә Казан шәһәр филармониясе солисты. Аның тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан танышыйк.

─ Кайсы төбәкнең бишек җырларын тыңлап, чишмә суларын эчеп үстегез сез?
─ Мин Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә туып-үстем. Әти-әни Бакалы районыннан. (Әбиләр әйтүенчә, андагы керәшеннәр заманында Татарстаннан килеп төпләнгән). Алар гаилә корып җибәргәннән соң, шәһәргә китеп урнашканнар. Әти-әни абыем белән безгә һәрвакыт үрнәк. Әни балалар бакчасында аш-су остасы булып эшләде, әти гомер буе автобус йөртте. Бүгенге көндә авылда яшиләр.

─ Марина, фольклор җырларын бик оста башкарасыз. Аларга мәхәббәтне кем тәрбияләде?
─ Үзем бәләкәй чагымнан ук җырлыйм. Урындыкка басып: “Сезнең каршыгызда атказанган артист Марина Карпова җырлый”, - дип игълан иткәнем бүген дә истән чыкмый. Мәктәптә укыганда, фортепьянода уйнарга өйрәндем, балалар фольклор ансамбленә йөрдем. Тәүге тапкыр районда узган “Яшь йолдызлар” конкурсында татар җырын башкарып лауреат булдым. Минем каникулларым авылда, әбиләр янында үтте. Башка оныклары белән бергәләп аларга җәен бәрәңге эшкәртергә дә булыштык, печәнен дә җыйдык. Иртән көтү куулар үзе бер рәхәт иде. Андагы табигатькә ничек хозурланмыйсың?! Әбиләрнең электән сакланып калган керәшен җырларын оста итеп башкаруын сокланып тыңлый идем. Бездә бер бәйрәм дә җырсыз үтмәде. Әнә шулар минем күңелгә кереп калды. Аларга хөрмәт йөзеннән башкарам мин фольклор җырларын.

─ Димәк киләчәгегезне мәктәп елларыннан ук хәл иткәнсез...
─ 9нчы сыйныфтан соң, шәһәребездәге музыка училищесына укырга кердем, шул ук вакытта бер ел эчендә 10,11 нче сыйныфларны да тәмамладым. 1нче курстан соң, үземне сынап карау максатыннан, Санкт-Петербургтагы сәнгать институтына юл тоттым.

─ Сәхнә юлын сайлавыгызны әти-әниегез ничек кабул итте?
─ Алар минем табиб булуымны теләгәннәр иде. Әмма үземнең хыялыма каршы килмәделәр. Бер урынга сигез кеше булган конкурстан узып, институтта укый башладым. 2нче курста укып йөргәндә, Мәскәүдән гастрольләргә М. Пятницкий исемендәге халык хоры килде. Шунда аларның югары профессионал дәрәҗәдә җырлавы нык тәэсир итте. Концерттан соң, сәнгать җитәкчесе янына бардым да, бар кыюлыгымны җыеп: “Минем сезнең ансамблегездә җырлыйсым килә”, - дип үз теләгемне җиткердем. Ул миңа каршы: “Беләсезме, сезнең кебек безгә килергә теләүчеләр ярты Россия”, - диде. Шулай да Мәскәүгә килеп карарга кушты.

─ Әлеге хорга нинди “иләк”тән үткәрәчәкләрен ишетеп бардыгызмы? Сайлап алу вакытында таләпләргә туры килергә дә кирәк бит әле.
─ Анда иң элек тавышка, аннары төс-кыяфәткә игътибар итүләрен әйткәннәр иде. Кызларның киеме 44 размердан зур булмаска, буе 1 метр 70 сантиметр һәм аннан озынрак булырга тиешлеген баргач кына белдем. Жюрига җырлап-биеп тә, сөйләп тә күрсәттем. Барлык таләпләренә туры килүгә карамастан, 18 яшь тулгач кына килергә куштылар. Кайтырга дип вокзалга барсам, анда Мәскәүдән Октябрьскийга билетлар беткән. Шуннан соң абыйга шалтыратып алдым. Ул миңа курсташының машина белән кайтырга тиешлеген әйтте. Мин аңа утырып үзебезнең шәһәргә кадәр кайттым. Шул егет 4 елдан соң минем ирем булыр, дип күз алдына да китермәдем ул чакта.

─ Кире кайтып киткәндә: “Башка килеп йөрмим”, ─ дип кул селтәмәдегезме соң?
─ Юк, минем ул хорда җырлау теләге көчле иде. Аннары, институтта кышкы имтиханнарымны тапшырып бетергәч, кабат Мәскәүгә киттем. Бу юлы П.Чайковский исемендәге концерт залында, хор алдында чыгыш ясадым. Концерттан соң, сәнгать җитәкчесенең: “Новая артистка хора Марина Карпова”, - дип игълан иткәнен ишеткәч, ничек шатлануымны белсәгез иде.

─ Кайбер ир-егетләр хатынының сәхнә кешесе булуын теләми. Ирегез һөнәрегезне ничек кабул итте?
─ Ул кемгә өйләнгәнен алдан белде. Шуңа күрә берни дә сиздермәде. Мәскәүгә күчкәч, мин М. Ипполитов-Иванов исемендәге музыка-педагогика институтын (заманында Алла Пугачева укыган) тәмамладым. Диплом алганда улыбыз туды. Сигез елга якын хорда эшләдем. Нинди генә илләрдә булырга, Хөкүмәт концертларында чыгыш ясарга туры килмәде ул чакларда.

─ Казанга нинди җилләр ташлады үзегезне?
─ Иремнең эше буенча Татарстанга күченергә туры килде. Әмма 9 ел бергә яшәгәннән соң юлларыбыз аерылды. Ул чит илгә китеп яшәргә хыялланган икән, ә мин туган илдән башка җирдә яшәүне күз алдына да китермим.

─ Яңа урында күңелгә ятышлы эш урыны табу да мөһим бит әле.
─ Мәдәният министрлыгыннан башта миңа “Бәрмәнчек” ансамблендә эшләргә тәкъдим иттеләр. Аннары “Казан” шәһәр филармониясенә күчтем. Коллективыбызның дус, бердәм булуы ошый миңа.

─ Соңгы елларда андагы җырчылар үзләренең артистлык сәләтен дә күрсәтә башлады. Үзегезгә дә берәр рольдә уйнарга туры килмәдеме әле?
─ Мин “Зәңгәр шәл” спектаклендә Ишанның дүртенче хатыны булып уйныйм. Тырышсаң, образ да килеп чыга икән. Моның өчен мин язмышыма рәхмәтле.

─ Марина, Сез хәрби мобилизациягә китүче меңәрләгән ир-егетләребезне озатып калган җырчыларның берсе. Алар алдында җырлаганда нинди хисләр кичердегез?
─ Җырларым аша аларда хәрби-патриотик рух уяту, Ватанга мәхәббәт тәрбияләүне мин бурычым, дип саныйм. Ир-егетләребез үзләрен 
өйләрендә, туган якларында көткәннәрен истә тотсыннар иде. Батырлык, намус төшенчәләре онытылырга тиеш түгел. Ул гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Үземнең ике туганым да хәрби мобилизациядә. Ялга кайтып киттеләр. Аларның тизрәк бөтенләйгә исән-сау кайтуын түземсезлек белән көтәбез.

─ Улыгызның киләчәген ничек күз алдына китерәсез?
─ Бүгенге көндә ул Казан хәрби Суворов училищесында укый. Очучы булырга хыяллана. Һөнәр сайлаганда, миңа әти-әни каршы килмәгән кебек, үзем дә баланың хыялларын җимерә алмыйм. Яраткан эше белән шөгыльләнүен телим.

─ Музыкага, сәнгатькә мөнәсәбәте ничек? Татарча өйрәтәсезме?
─ Ул музыка мәктәбен тәмамлады, гармунда уйный. Спортны да ярата. Йөзү буенча үсмерләр арасында 2нче разрядка ия. Мәктәптә татар төркемендә укыды. Әни дә: “Бала белән татарча гына сөйләш”, - дип кисәтеп тора. Теләк булганда бөтен нәрсәгә өйрәнеп була.

─ Теләк дигәннән, теләсә кайсы дәрәҗәле югары уку йортына кереп, үзегезне сынап карагансыз. Шулай күп уку нигә кирәк? - диючеләр дә бардыр.
─ Сәхнә ул яшьлекне ярата. Шуңа күрә киләчәккә башка һөнәр булып торуы да комачауламас. Шуны истә тотып, мин Мәскәү дәүләт университетының мәдәни сәясәт белән идарә итү факультетында да укыйм. Берничә айдан диплом алырга җыенам. Кем белә, бәлки кирәге чыгып куяр.

Люция Хәбибуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading