16+

Зәринә Асылкаева: «Әгәр дә ирем аена 450 мең сум акча бирә алмаса, төнлә таксига урнашыр»

Әңгәмәдә Зәринә шәхси тормышы, Мәскәүдә укуы, карьера планнары һәм булачак иренә булган таләпләре турында да сөйләде.

Зәринә Асылкаева: «Әгәр дә ирем аена 450 мең сум акча бирә алмаса, төнлә таксига урнашыр»

Әңгәмәдә Зәринә шәхси тормышы, Мәскәүдә укуы, карьера планнары һәм булачак иренә булган таләпләре турында да сөйләде.

– Зәринә, бер ара социаль челтәрләрдә Ильмира Нәгыймова белән бик дус булуыңны күргән идем. Хәзер мөнәсәбәтләрегез ничек?

– Без хәзер Ильмира белән бөтенләй аралашмыйбыз. Арабызда ни булганын үзем дә аңламый калдым. Ул мине "кара исемлек«кә кертеп куйган. Моңа кадәр хатын-кызлар арасындагы чын дуслыкка ихлас ышана идем. Хәзер исә яхшы аңлыйм: дус булырга кирәк, әмма үзеңә, гаиләңә артык якын китермичә генә аралашу хәерлерәк икән. 

– Ильмира синең өчен чынлап та якын дус идеме?

– Әйе, ул минем өемдә кунып кала, әти-әнием белән дә бик җылы аралаша иде. Мин кешеләрне үземә тиз һәм артык якын китерәм шул - бу минем зур кимчелегемдер. Ихлас күңелле булгач, мине алдарлар, соңыннан миңа теләсә нәрсә әйтерләр, дип уйламыйм. 

Без Ильмира белән аралашмый башлагач, уртак дусларыбыз да аның ягында калды. Аларны да аңлый алмадым: безнең арадагы аңлашылмаучанлык нишләп минем башкалар белән булган дуслыгыма йогынты ясады икән?! Ильмира аларга аралашмагыз, диде микән... Ярый, бу тарих инде артта калды. Еллар үткәч, без әле кабат аралаша башларбыз, бәлки.

Сәхнә дөньясы шундый бит ул - бүген үпкәләшәләр, ә вакыт үткәч, кабат аерылгысыз дусларга әйләнәләр. Ничек кенә булмасын, мин сәхнә тирәсендә чын дуслык була алмавына инандым. Хатын-кызга, кияүгә чыгып, иң беренче чиратта ире белән дус булырга кирәк. Менә бу - идеаль вариант.

– Сезнең кайсыдыр клипларыгыз да охшаш иде бит. 

– Әйе, ул вакытта мин Ильмираны плагиатта гаепләп чыктым. Соңыннан без бер компаниядә очраштык. Ничек дуслашып китүебезне хәтерләмим дә. Иң мөһиме – башта сүзгә килеп алсак та, аннан дуслаштык бит. «Татар кызы» җырының тарихына килгәндә: без блогер Эльвира Хан белән бу трекны бер ел буе язып, чыгарырга әзерләнеп йөрүебезне Ильмира үзе дә бик яхшы белә иде. Ул Гүзәл Уразова белән дуэтын тәкъдим иткәнче, мин хәтта аңа үзебезнең җырны тыңлатып та караган идем. Әйдә, башка темага күчик, буласы булган инде.- 

– Бәлки синең шәхси мөнәсәбәтләрең булмаганга, син дус булырга тартыласыңдыр?

– Бәлки. Кияүдәге хатын-кыз барыбер вакытының күп өлешен гаиләсенә һәм балаларына багышлый. Әлбәттә, кызлар белән дә очрашып торырга кирәк. Менә без синең белән 1-2 айга бер күрешеп алабыз, мөнәсәбәтләребез яхшы. Минем дә тизрәк бала сөясем килә. Шау-шулы тормыш кызык инде ул, әмма хатын-кыз бары тик ире һәм балалары янында гына тиешенчә чәчәк ата ала. Мин гаиләдә бердәнбер бала, шуңа күрә, әти-әнием дә минем кияүгә чыгуымны зарыгып көтә.

Зарина. фото автора

– Аралашкан кешең бармы соң? 

– Күңелемә ятышлы ир-ат юк. Мин хәтта үземә нинди кеше кирәк булуын аңламыйм да инде. Ялкауларны җенем сөйми. «Әзергә-бәзер», күктән төшкәнне көтеп ятучылар бик күп. Ир-ат гел алга таба омтылырга тиеш бит инде. 

– Ә ул кеше җырчы булса?

– Юк, юк, һич кирәкми. Гаиләдә бер җырчы җитәр. Әле, беләсеңме, миңа элеккеге хатыннарын сүгеп йөрүче егетләр бөтенләй ошамый. Ул хатын-кызны үзең сайлагансың ич, аның белән бергә булгансың, бер мендәрдә, бер юрган астында яткансың... Әле кайберләре: «Мин аңа шуның кадәр акча бирә идем», - дип сөйли башлый. Тиз арада саубуллашам андыйлар белән, хушыгыз, гына дим. 

– Мәхәббәткә ышанасыңмы соң әле?

– Мин үз кешемне йөз кеше арасында танып аласыма ышанам. Йөрәк үзе сизәчәк аны. Егетләр очрашуларга чакырса, чыккалыйм. Әмма, кызганыч, күп очракта күңел кайта, өмет өзелә. Кайбер кызлар авыл егетенә кияүгә чыкмас идем, диләр, ә менә мин чыгар идем. Минем әтием чеп-чи авыл егете, ул шәһәргә күчкәндә рус телен белмәгән дә. Әлбәттә, авылда яши алыр идем, дип мактана алмыйм, әмма бик теләп иремнең әти-әнисе янына кунакка кайтып йөрер идем. 
«Син булдырасың, димиләр...»

– Иҗаттан кала нәрсә белән шөгыльләнәсең? Кием кибетеңне яптың дип беләм.

– Әйе, кибетемне яптым, чөнки көне-төне безнең ишекләр янында егетләр бөтерелә иде. Берсеннән-берсе матур кызлар кием сайларга килә, ә кибеттә минем игътибарымны көтүче егетләр басып тора. Шулай да бизнесым яхшы барды. Күлмәкләрне, костюмнарны мин бары тик Төркиядән генә алып кайта идем. Тырышсаң, һәрвакыт нәтиҗәсе була. Шуңа күрә мин булачак иремнең дә тырыш булуын телим. 

– Шулай да, иҗаттан башка берәр өлкәдә эшлисеңме?

– Әлегә яңа аерым бизнес белән шөгыльләнәсем килми. Бүгенге көндә Мәскәүдә "Останкино«да укып йөрим. Киләчәктә үземнең телевидение өлкәсендә күрәм. Шулай ук блогер буларак да танылам. Хәзер исә менә Казанда узачак концертыма әзерләнәм. 

Зарина. фото автора

– Мәскәү сине ничек кабул итте? 

– Күчсәм, әйбәт булыр иде. Әлегә Мәскәүгә уку вакытыда гына барам. Шундый рәхәт миңа анда! Сүз уңаеннан, Мәскәүгә китүем, нәкъ менә Ильмира белән конфликт барлыкка килгәч, булды. Авыр кичердем... Хәтта үземә ышанмый башлаган идем. Без Ильмира белән, чыннан да, бик якын дуслар идек. Ә менә укып, кире үз халәтемә кайттым. Шулай ук Росиия күләмендә узган бәйгедә дә татар телендәге җырым белән катнаштым. Кызганыч, җиңмәдем, тик бу минем өчен яхшы тәҗрибә һәм алга таба атларга этәргеч булды. 

– Кыен чакларыңда кемгә шалтыратасың, язасың? 

– Әти-әниемә шалтыратам яки психологка мөрәҗәгать итәм. Дусларыма эндәшмим, чөнки үземнең проблемаларым белән аларны борчыйсым килми. Мин үзем бик сизгер кеше: башка берәү үз мәшәкатьләре белән уртаклашса, үзем дә борчыла башлыйм. Психологка исә мин акча түлим — ул мине тыңларга бурычлы.

– Мәскәүгә күчкәч, кайда яшәячәксең? Фатир аласыңмы? 

– Мәскәүдә фатир алырлык акчам юк шул. Вакытлыча фатир яллап торырмын, бәлки. Әмма Мәскәүдә кешене канатландыра беләләр. Казанда синең кадереңне белмиләр, күпләр сиңа ышанмый. Кайбер коллегалар сиңа елмаялар, ә синең артыңда теләсә нәрсә сөйләп йөриләр. «Син булдырасың, молодец», — дип әйтә белмиләр бездә. Шулай да Татарстанны яратам мин, шуңа күрә киләчәктә Мәскәүгә күчүем икеле.

– Мәскәүдәге берәр бай егеткә кияүгә чыгып куярсың әле.

– Ул егет никадәр бай булса да, мин үзем дә эшләячәкмен. Иремнең генә акчасына ышанып яшәү миңа килешмәячәк. Әлбәттә, ул ир дигән кеше акча биреп торса, шат булачакмын, тик шулай да мин үзем дә шәхес буларак алга таба үсәргә тиешмен. 

Зарина. фото автора

– Аена ничә сум кирәк сиңа? 200-300 меңме?

– Хәзер бар нәрсә дә кыйммәт бит. Кияүдә булмагач, өйдә беркем дә көтеп тормагач, мин еш кына рестораннарда ашыйм. Бу - бер. Икенчедән, спорт, аннан соң косметолог, сыйфатлы косметика. Миңа 25 түгел ич инде, үземне карарга кирәк. Тешләремне дә гел каратып торам. Аена бер 450 мең генә китәдер... Балалар булгач, бу сан, әлбәттә, артачак. 

– Әгәр дә ирең сиңа аена моның кадәр акча бирә алмаса?.. 

– Тагын бер эш табар, төнлә таксига урнашыр. Көчле ир-ат проблемаларны хәл итә алырга тиеш инде ул. Әтием исә: «Берәр гади егет белән таныш, мин аны үз яныма эшкә алырмын», - ди. Минемчә, бу бер дә дөрес түгел. Ничек инде әтием минем иремне эшкә урнаштырсын ди?!

— Туй телисеңме?

–  Әйе, сине дә чакырырмын, бергә рәхәтләнеп бәйрәм итәрбез әле. Ул туйга да күп акча кирәк бит. Мин рус эстрадасы йолдызы Jonyны яки Филипп Киркоровны чакырырга теләр идем. 

– Җырчы, хәзер инде Татарстанның атказанган артисты Ильмира Нәгыймованы чакырырсыңмы?

– Иң беренчеләрдән булып! Бәлки без ул вакытта дуслашып та куярбыз әле…

Зарина. фото автора

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading