– Мин аны махсус рәвештә эшләмим. Киемне кәеф, һава торышына карап сайлыйм. Кечкенәдән балет белән шөгыльләндем, шуңа күрә төз йөрү гадәткә керде. Сәхнәдә чыгыш ясаганда да үзеңне дөрес тотарга кирәк. Бәлки, зәвык нәсел буенча да күчкәндер.
– 49 яшендә бакыйлыкка күчте. Табиблар әтигә ике ел гына вакыт биргәннәр иде. Ә ул 12 ел яши алды. Әни белән мәхәббәтләре бик көчле, саф булды, бәлки, шул хисләр әтигә көч биргәндер. Ул туберкулёз белән авырды. Чир йогышлы булса да, бер генә балага да йокмады. Өйне чисталыкта тоттык, әтинең үз савыт-сабасы, сөлгесе булды. Идәннәрне һәрвакыт хлор белән юып тордык, әрем себеркесе белән идән себердек. Әти арабызда озак булмаса да, барыбызның да язмышын хәл итте. Кечкенәдән: “Кызым, җырла”, – дип әйтте. Кунаклар килгәндә ишек артына качып җырладым. Бик оялчан идем. Район үзәгендә ятим, сәләтле балалар өчен интернат ачтылар. Үз вакыты өчен бик заманча эшләнелгән иде ул. Әти мине шунда укырга бирде. Башта үземне асрамага алынган бала дип уйладым. Гаиләбездә бөтенесенең дә чәчләре кара, ә минем чәчем ачык төстә. Интернаттан өйгә кадәр 12 чакрым... Уйларга бирелеп, юлга карап, елап утырганым хәтеремдә. Билгеле, бу балалык белән түгелгән күз яшьләрем. Интернатны бик ошаттым. Балет, вокал, сүз осталыгы, ноталар грамотасы дәресләре укыттылар. Әти кечкенәдән җырчы булачагымны сизде. Ул миңа Уфа музыка көллиятенең адресы язылган кәгазьне күрсәтә иде. Аны, икебез генә белгән җиргә, китаплар арасына яшәреп куйды. “8нче сыйныфны тәмамлагач, шунда укырга керерсең, кызым”, – дип әйтте. Аллаһка шөкер, әтинең васыятен үти алдым.
– Авылда үскән кызның опера сәнгате белән кызыксынып китүе дә гаҗәп хәл. Ни өчен опера җырчысы булырга уйладыгыз?
– Әти-әниләрем мөкиббән китеп классик музыка тыңлый иде. Минем дә операга мәхәббәт балачактан тәрбияләнде. Нәселебездә бер җырчы да юк. Барысы да – укытучылар. 37 ел опера театрында эшләгәннән соң, тамырларым үзенекен алды. Хәзер Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укытам.
Комментарийлар