Яңа ел алдыннан экраннарга чыккан «Ак чәчәкләр» фильмы шактый артистка популярлык алып килде. «Казан егетләре» белән бергә финал җырын башкаручы Зәринә Хәсәншинаны да шушы җыр аша күпләр яратырга өлгерде.
Скопировать ссылку
Яңа ел алдыннан экраннарга чыккан «Ак чәчәкләр» фильмы шактый артистка популярлык алып килде. «Казан егетләре» белән бергә финал җырын башкаручы Зәринә Хәсәншинаны да шушы җыр аша күпләр яратырга өлгерде.
- Зәринә, үзеңнән сорыйм әле, фильм сиңа танылу алып килдеме?
- Ул миңа иҗади үсеш бирде. Хәзер күпләр тавыштан танып ала. Соңгы арада: «Ак чәчәкләр»дә җырлаучы кыз син бит ул», - диючеләр күп. Дуслар да «ак чәчәк» дип йөртә башлады. «Ак чәчәкләр»не яздырганчы, мин ул фильм өчен тагын бер җыр - «Синсез» дигәнен яздырырга өлгергән идем инде. Шул җыр белән «сагышланып» йөргәндә, төп җырны башкарырга да тәкъдим иткәч, бер яктан, сөендем, икенче яктан, иңнәремә зур җаваплылык төшүен аңладым. Безнең максат бу җыр аша романның үзенә салынган моңны тамашачыга җиткерү иде.
- Зәринә, син Балык Бистәсе кызы бугай. Гаиләң, җырчы язмышына борылган юлларың белән таныштырып үт әле.
- Әйе, Тәбердино Чаллысы дигән авылдан мин. Әтием - хисапчы, әнием - укытучы. Кечкенәдән «җырчы» идем мин. Җырлый белгәнмендерме-юкмы, олы гәүдәле бала булгач, ел саен Кар кызы була идем. 2014 елда Казан музыка училищесын тәмамлап, хәзерге вакытта Казан дәүләт консерваториясендә белем алам.
- Һөнәр сайлаганда әти-әниең каршы төшмәдеме? Җырчы һөнәре авыр дип әйтүчеләр дә бар бит.
- Әти-әни һәрвакыт үз-үземә ышанычны саклап, арттырып килде. Беркайчан да җырлавыма карата тәнкыйть сүзләре ишетмәдем. Рәхмәт аларга! Бәләкәй чакта кем булырга теләвемне хәтерләмим дә. Шулай да гел табиб булып уйнаган истә калган. Өйдәгеләргә «укол салып» аптыратып бетерә идем. Сәнгать юлыннан китмәсәм, бәлки, полиция хезмәткәре булыр идем. Эш киемнәре генә дә ни тора! Кайвакыт җитди киенгән хатын-кызларны күреп, шуларга кызыгып үләм инде. Шундыйрак бер сәхнә костюмы тектерергәме әллә дип тә уйлап торам.
- Сине еш кына «Казан егетләре» белән күрәбез. Сез хезмәттәшләр генәме, дуслармы?
- Егетләр белән өч ел элек таныштым. 2013 елда «Татар моңы» конкурсында лауреат исеменә лаек булганнан соң, күп тә үтмәде, төркемнең бер солисты шалтыратып, студияләренә кунакка чакырды. Шул очрашуда бергә иҗат итәргә, гастрольләргә йөрергә тәкъдим иттеләр. Өч ел күз ачып йомганчы үтеп тә киткән, ә без һаман бергә. Гастрольләргә йөрибез, эшлибез, абыйлы-сеңелле булып беттек инде. Хәзер алар минем өчен туганымдай якын кешеләргә әверелделәр.
Комментарийлар