Шәһри Казан

Эше булмаган яки эшен югалткан затлар эшсезлек буенча пособие алырга хокуклы 

Эшсезлек буенча пособие күләме 2023 елда да үзгәрмәде. Ул узган елдагыча, ягъни 12 792 сум тәшкил итә. Бу максималь күләме, ә минималь пособие 1 500 сум. 

Аңа кемнәр хокуклы? Ә кемнәр мәхрүм? Россиядә яшәүче чит ил гражданнары эшсез калгач, әлеге пособиегә дәгъва кыла аламы? Пенсиягә чыгар алдыннан эшен югалткан кешеләргә дә ул түләнәме? 

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге белән берлектә әлеге сорауларга җаваплар тәгаенләдек. 

Кемнәргә бирелми?
Пособие алу өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә һәм эшсез буларак исәпкә басарга кирәк. 
Тик бөтен кеше дә моннан файдалана алмый.
Пособиедән мәхрүм булганнар исемлеге:
– 16 яшьтән яшьрәкләр;
- картлык яки тиешле еллар эшләгән өчен пенсия алучылар;
- ирегеннән мәхрүм ителү урыннарында яки төзәтү эшләрендә булучылар;
- хезмәт килешүе нигезендә эшләүчеләр;
- килешү нигезендә продукция сатучылар яки түләүле эш башкаручылар; 
- шәхси эшкуар, нотариус, адвокат яки үзен үзе эш белән тәэмин итүчеләр;
- хәрби, альтернатив гражданлык хезмәтен үтәүчеләр яки бүтән органнарда хезмәт итүчеләр;
- көндезге бүлектә укучылар;
- ярдәмче кәсепләрдә мәшгульләр, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, җитештерүчән кооперативлар, артель әгъзалары; 
- коммерцияле оешманы гамәлгә куючылар (катнашучылар).

Исәпкә басар өчен нишләргә?
Гражданнарны рәсми рәвештә эшсез дип, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге таный һәм эшсезлек  пособиесенең күләмен дә ул билгели. 
Моның өчен даими теркәлү урыны буенча мәшгульлек үзәгенә турыдан-туры да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әгәр дә даими теркәлү урыны буенча яшәмисез икән, борчылырга кирәкми, чөнки тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә “Россия эше” порталы аша да теләгән кеше дистанцион һәм онлайн режимда гариза бирә ала. Ләкин шуны да истә тоту кирәк, күрсәтелгән барлык мәгълүматлар да тикшереләчәк. Әгәр дә мәгълүматлар ялган яки дөрес түгел икән, гариза бирүчене җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. 

Пособиегә кемнәр хокуклы? Күләме? 
Төрле сәбәпләр белән эшсез калучыларга пособие күләме гражданнарның соңгы эш урынындагы уртача эш хакыннан чыгып билгеләнә. Иң төп шартыы: хезмәт килешүе буенча эшләгән кеше мәшгүльлек үзәгенә мөрәҗәгать иткәнче бер ел эчендә эштән киткән һәм бу чорда  эшләгән көннәре 26 атнадан да ким булмаска тиеш. 

Беренче өч айда ул уртача хезмәт хакының 75 процентын тәшкил итә, ләкин 12 792 сумнан артмый, ә шуннан соңгы өч ай дәвамында пособие күләме уртача хезмәт хакының 60 процентына тәңгәлләшә, тик 5 000 сум чиген узмый. Гамәлдәге кануннарда әнә шундый шарт бар – эшсезлек буенча пособиенең тәгаенләнгән максималь һәм минималь күләме саклана. 

Реклама

Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, әлеге категориягә балалар арасыннан беренче тапкыр эш эзләүче (элек эшләмәгән) һәм мәшгульлек хезмәте органнары тарафыннан беренче тапкыр эшсез дип танылган затларга эшсез дип теркәлгән көненнән алып 6 ай дәвамында, теркәлү көнендә Россия субъектында уртача айлык хезмәт хакы күпме исәпләнсә шул күләмдә түләнә. Эшсезләр исәбенә теркәлгәннән соң 6 ай үткәч, шулай ук бу чорда 23 яшь тулса эшсезлек пособиесенең минималь (район коэффициентларын куланып) күләме билгеләнә. 

Пенсия алды яшендәгеләргә тиешме? 
Пенсия алды яшендәге затлар да әлеге пособиедән мәхрүм түгел. Алар теләсә нинди сәбәп белән эштән киткән очракта (берничә искәрмә бар) бер ел эчендә эшләгән көннәре 26 атнадан да ким түгел икән, шулай ук эшсезлек пособиесенә дәгъва кыла ала. 1991 елның 19 апрелендәге 1032-1 номерлы мәшгульлек турындагы канунда башкасы каралмаган булса, район коэффициенты күләмендә арттырылган эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме тиеш – 1500 сум.

Пособиенең иң түбән күләме кемнәргә билгеләнә?
- Беренче мәртәбә эш эзләүчеләр(элек эшләмәгәннәр);
- озак (1 елдан артык) тәнәфестән соң хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә теләүчеләр;
- Россия кануннарындагы тәртиптә шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген туктатучылар;
- хезмәт дициплинасын бозган яки башка гаепле гамәлләр өчен эштән куылучылар;
- эшсез калганчы ел дәвамында 26 атнадан ким эшләмәүчеләр;
- мәшгүльлек хезмәте органнары тарафыннан укуга җибәрелеп һәм гаепле гамәлләре өчен куып чыгарылучылар;
- крестьян-фермерлык хуҗалыгы әгъзасы булудан баш тартучылар;
- соңгы эш урыныннан ахыргы 3 айда уртача хезмәт хакы турында белешмә тапшырмаган затлар.   

Чил ил гражданнарына түләнәме?
Гамәлдәге кануннарда Россия территориясендә яшәүче чит ил гражданнарына эшсезлек буенча пособие түләү каралмаган. Алар дәүләт ярдәменнән башка да үзләрен һәм гаиләләрен яшәү минимумыннан түбәнрәк булмаган дәрәҗәдә тәэмин итәргә тиешләр. Юкса, эшсез дип танылып, Россиядә өч ел дәвамында эшләр һәм яшәр өчен бирелгән рөхсәттән (РВП) һәм Россия гражданы булмаган килеш ил территориясендә озак вакыт яшәү хокукыннан (ВНЖ) мәхрүм калырга мөмкиннәр.

Гөлнур Шәрәфиева әзерләде.    
 
  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: