16+

“Татар стилен һәр йортка кертүебезгә без чиксез бәхетле!”

Нигә яшьләр татар стилен ешрак сайлый башлады? Гореф-гадәтләргә тугры калу һәм заманча тенденцияләргә яраклашу арасындагы балансны табу авырмы?

Нигә яшьләр татар стилен ешрак сайлый башлады? Гореф-гадәтләргә тугры калу һәм заманча тенденцияләргә яраклашу арасындагы балансны табу авырмы?

Милли колоритлы татар бренды "Казансәлам"гә нигез салучы Татьяна Яшина белән ничек итеп гади көнкүреш әйберләрне сәнгать әсәренә әверелдерү һәм үз йортыңа милли төсмерләр алып килү турында сөйләштек.
Татар орнаменты белән кызыксыну Татьянада һәрвакыт булган.

– Бу юнәлешнең заманча киемнәрдә һәм көнкүреш әйберләрдә куллану өчен зур потенциалы булуын тоя идем. Милли темага тирәнрәк кергән саен, яңа фикерләр һәм идеяләр туа башлады, – дип башлады ул сүзен. 

Татьяна командасы белән татар стиле дөньясына 2018 елда аяк баскан. Башта татар орнаментлары һәм текстлары төшерелгән открыткалар, аннары интерьер өчен паннолар, телефон чехоллары ясаганнар. Соңыннан исә бу матур орнаментлар яулыкларда, футболкаларда, алъяпкычларда, мендәрләрдә һәм башка тукыма эшләнмәләрендә үз чагылышын тапкан.

Брендның ассортименты киңәйгән саен, аудиториянең кызыксынуы да арта барган. Бу үсеш юлында бренд өчен иң көтелмәгән һәм куанычлы вакыйгаларның берсе – нәкъ менә яулыклар коллекциясе белән бәйле булуы турында сөйләде әңгәмәдәшем:

– Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан яулыкларга ихтыяҗның кинәт артуы – иң истә калган һәм дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе. Без тудырган әйберләрнең кешеләр күңелендә кайтаваз табуы алга таба күбрәк эшләргә илһам өстәде. Шул вакытта кешеләрнең татар орнаментлы киемнәр аша үзләренең милли үзенчәлекләрен күрсәтергә теләү ихтыяҗы барлыгын аңладык, – ди ул.
Брендны ясаганда кыенлыклар күп була, ләкин Татьяна аларны хәтерләми дә: 

– Мөгаен, зур иҗади күтәрелеш һәм илһам чорында булганбыздыр. Эшебезгә карата кызыксынуның көннән-көн артуы безне гел канатландырып торды, кыенлыклар турында уйларга вакыт та калмый иде, – ди әңгәмәдәшем. 

Брендның төп үзенчәлеге, башкалардан аерып торган «фишкасы» да бар. Ассортиментның зур өлеше заказ бирүченең теләгенә карап үзгәртелә ала. Мисал өчен, алъяпкычтагы яки футболкадагы язуны үзгәртеп була, интерьерга туры китереп, табын япмаларының, мендәрләрнең яки панноларның төсләрен сайларга мөмкин.

– Клиентларыбызның теләкләрен максималь рәвештә исәпкә алабыз, эксклюзив образлар тудырырга тырышабыз. Кешеләргә иҗат процессында катнашу бик ошый, һәм без аларга бу мөмкинлекне бирәбез! Бүгенге көндә аеруча популяр товарлар – изү, түбәтәй һәм билбаулардан торган комплектлар. Бу комплектлар һәр образны искиткеч итә ала! Аларны хәтта татар гимназияләрендә укучы балалар өчен мәктәп формасына өстәмә буларак та алалар. Җәй көне татар бизәге төшерелгән футболкалар һәм лонгсливлар бик популяр, ә яулыклар, алъяпкычлар, табын япмалары, мендәрләр һәм декоратив пәрдәләргә ихтыяҗ һәрвакыт югары. Татар стилен һәр йортка кертүебезгә без чиксез бәхетле! – дип сөенече белән бүлешә Татьяна Яшина.

Аның командасы базардагы ихтыяҗны һәм тенденцияләрне өйрәнеп, сыйфатны анализлап, заманча киемнәр тәкъдим итәргә тырыша. Тематик күргәзмәләрдә катнашу да, әңгәмәдәшем әйтүенчә, эшкә булган кызыксынуны сакларга ярдәм итә.

Ә менә эшләнмәләренең  бәясе турыдан-туры җитештерү компонентларының бәясеннән, логистикадан һәм конкурентлык мохитеннән тора. “Яңа әйберләр иҗат иткәндә традицияләрне саклау һәм заманча зәвыкка яраклашу мөһим, – ди брендка нигез салучы Татьяна. – Шул ике юнәлеш арасында табылган алтын урталык, баланс иң яхшы нәтиҗәгә китерә.  Милли мотивларны модалы һәм актуаль итү өчен брендның идеяләре күп. Республика күләмендә татар стиленә булган зур игътибар һәм ярдәм яңа образлар тудыру процессын тагын да кызыклырак һәм мавыктыргыч итә”. 

Соңгы елларда татар орнаментының популярлыгы яңадан артуының сәбәбе турында да сөйләштек.
– Минемчә, милли үзенчәлекне чагылдырган әйберләрне киеп, аларны көнкүрештә куллану, бер яктан, бабаларыбызның күпгасырлык көчен тоярга мөмкинлек бирә. Икенче яктан, символик мәгънәгә ия һәм гаҗәеп матур булган татар орнаменты үткән белән бүгенгене берләштерә. Шул ук вакытта республика җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән зур ярдәм, милли стиль үсешенә юнәлтелгән тематик чаралар үткәрү татар орнаментын яшьләр арасында популярлаштырырга ярдәм итә, – диде ул. 

Татьяна Яшина әйтүенчә, беренче чиратта, алар кешеләргә татар стиленең актуаль, заманча, уңайлы һәм декоратив икәнен күрсәтергә омтылалар. Бу гади интерьерны аерылып торган декоратив акцентка әйләндерә ала.
Брендның тагын бер үзенчәлеге – аудиторияләре белән тыгыз элемтәдә булу. Бренд клиентларның сорауларына һәм теләкләренә җавап бирә, аларны традицион милли мотивлар белән таныштыра.  

Ә менә яңа коллекцияне уйлаганда гореф-гадәтләргә тугры калу һәм заманча тенденцияләргә яраклашу арасында балансны саклау төп максат итеп куела.
Киләчәктә брендны эшләүче команда яңа проектларны да тормышка ашырырга тели:

– Без яшьрәк аудитория өчен ассортимент булдыру, татар рәссамнары белән коллаборацияләр ясау мөмкинлеге турында уйлыйбыз, – диде Татьяна киләчәккә планнары белән уртаклашып. – Киләчәкне алдан белеп булмый бит, әмма алга таба тагын да үсәргә, татар милли стилен популярлаштырырга, аның зур потенциалын һәм актуальлеген халыкка күрсәтергә телибез.

Залинә Гыйлаҗиева 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading