16+

Машина йөртүчеләр колагына: «Штрафтан риза булмасагыз»

Штрафтан риза булмаган теләсә кайсы машина йөртүче аңа шикаять бирә, ә карарны гамәлдән чыгарганнан соң полициядән барлык чыгымнарны, шул исәптән адвокатлар ярдәмен дә, кайтаруны таләп итә ала.

Машина йөртүчеләр колагына: «Штрафтан риза булмасагыз»

Штрафтан риза булмаган теләсә кайсы машина йөртүче аңа шикаять бирә, ә карарны гамәлдән чыгарганнан соң полициядән барлык чыгымнарны, шул исәптән адвокатлар ярдәмен дә, кайтаруны таләп итә ала.

Сорауга адвокат Марат Гайнуллин җавап бирә. 

Хәтта мораль зыян өчен компенсация алырга мөмкин. Гаделлеккә ирешү юлында Казаннан Гадел Исмәгыйлев ахырга кадәр барырга карар кылган. Машина кую кагыйдәләрен бозган өчен 2 мең сум штрафка шикаять бирү өчен 30 мең сумын һәм бер ел вакытын сарыф иткән ул. 

– Минемчә, чынлыкта хокук бозу булмаган. Һәм миңа чыгымнарымны компенсацияләргә тиешләр. Без Эчке эшләр министрлыгыннан чыгымнарны түләтү өчен суд органнарына дәгъва тәкъдим иттек, – ди Гадел. 

Адвокатка түккән чыгымнарны компенсацияләү артыннан Гадел тагын бер ел йөргән. Өч инстанция судьялары әлеге шикаятьне кире кагып, дәгьваны канәгатьләндерүдән баш тарткан. Россия Югары судына шикаятьтән соң гына карарны Татарстанга яңадан карауга җибәргәннәр. 
– Татарстан Югары суды эшне барыбер карады һәм полициядән минем файдага 8400 сум түләтте. Мөгаен, вакытны һәм акча сарыф итү турында әйтер, тик минем өчен бу принцип эше, – ди машина йөртүче үзе. Тизлекне арттырган өчен минималь штраф 500 сум тәшкил итә, ташлама белән – 250 сум. Мондый карарны гамәлдән чыгаруда юристларның ярдәме 20 тапкырга кыйммәтрәк. Бер суд утырышында катнашу өчен алар уртача 5 мең сум алалар. Әгәр беренче судта штрафны гамәлдән чыгармасалар, икенчесе өчен адвокатка тагын 5 мең түләргә туры киләчәк. Моны белгән машина йөртүчеләр акча һәм вакытны сарыф итүдән бигрәк тә намус эше дип алга таба да судлашырга карар кыла. Машина йөртүчеләрнең штраф яки хөкем карарын гамәлдән чыгаруга, шулай ук акчалата компенсациягә бөтен өметләре бар. Россия Гражданлык кодексы нигезендә, дәүләт җәзаның гаделсез булуы өчен зыянны капларга тиеш.

Лилия Гайнуллина әзерләде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading