- Әмма хәзер, технологияләр алга киткән заманда, бу мәсьәләне хәл иткәннәр, күрәсең, без ис сизмибез, - ди Эльмира. Монда товар бәяләренең чагыштырмача арзан булуы да ошый аңа. - Май аенда үзебездәге «Майский» совхозында җитештерелгән кыяр, помидорның килосын 20 сумнан гына сатып алам, әзер камырны да монда 46 сумга табарга була. Шунысы да гаҗәп, ничә сәгать басып торсаң да, бистә үзәгендә полиция хезмәткәрләрен очратмыйсың. Полиция машинасы узып китү безнең өчен ят нәрсә. Димәк, бистәдә тормыш тыныч дигән сүз. Шул тынычлык, саф табигать үзенә җәлеп итте дә. Монда күченгәнемә бер генә дә үкенмим. Баланы да тыныч күңел белән мәктәпкә, урамга үзен генә чыгарып җибәрәм. Казан ераграк булган саен, яхшырак, минем өчен, - ди укытучы.
Осиново башкарма комитеты карамагына янәшәдәге Ремплер, Воронино, Яңа Тура, Яңа Николаевка авыллары керә. Бистәдә барлыгы 15 меңнән артык кеше яши. Үзенә күрә бер шәһәрчек. Без килер алдыннан гына бистәдә яңа парк ачылган. Аны булдыруда «Майский» ачык акционерлык җәмгыяте зур булышлык күрсәткән. Балаларга бүләк итеп 50 самокат, 50 ролик та тапшырганнар икән әле. Татар гимназиясе һәм «Васильки» балалар бакчасы каршындагы паркны күрергә без дә киттек. Биредәгеләр аны «икенче Бауман урамы» дип йөртәләр. Чөнки монда машиналарны кертмиләр. Шулай да яшел, кызыл утларын кабызып, светофор тора. Баксаң, уенчык икән ул. Балалар юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнсеннәр өчен, махсус куйганнар. Паркның бер ягы буйлап биек наратлар, икенчесендә ак каеннар үсеп утыра. Балалар тренажерларда күнегүләр ясыйлар, таганнарда атыналар, агачтан ясалган өйләрдә уйныйлар.
«Турал!» дип кычкырган тавышка сискәнеп киттем. Малай исеме булып чыкты ул. Гаҗәпләнүемне күреп, гимназиядә башлангыч сыйныф укытучысы Гөлфия Миңнуллина сүзгә кушылды.
- Яңа Тура бистәгә килеп кушылгач, «Салават күпере» торак комплексы төзелә башлагач, читтән килүчеләр күбәйде. Ерак көнчыгыш илләреннән кайтучыларның күбесе балаларын мөселман итеп күрәселәре килә. Шуңа да татар гимназиясенә бирәләр. Быел татар телендә сөйләшә белгән ике беренче сыйныф җыйдык, - ди Гөлфия ханым.
Осиново бистәсендә барлыгы 25 милләт кешесе яши икән. Читтән кайтканнар өчен мәктәпләрдә ата-аналарны да рус, татар теленә өйрәтә торган махсус курслар бар.
Паркның икенче башында, коляска тирбәтеп, ике яшь әни һава сулап йөри. Олыраклар төрле шартларга да күнегеп яшәргә ияләшкән булса, яшьләрне борчыган проблемалар җитәрлек. Яшь әниләр бер генә сырхауханә булганга аптырый.
- Шундый зур бистә, ә белгечләр аз, дүрт айга бер тапкыр Васильеводан табиблар килә. Аларга эләгер өчен су буе чират. Бер көнең сырхауханәдә үтә дигән сүз. «Салават күпере» торак комплексында ике, Осиновоның үзендә ике балалар бакчасы саналса да, туучылар саны күп. Безнең балаларга урын булырмы дип борчылабыз. Документлар җыярга туры килсә, үзебездә паспортистка эшләсә дә, теркәлү палатасы Яшел Үзән шәһәрендә. Яхшы түләнә торган эш урыннары җитми, декрет ялына чыкканчы, Казанга барып эшләргә мәҗбүр булдык, - ди алар.
Бистәдә ял итү, күңел ачу урыннары да аз. Казандагы кебек бер генә зур сәүдә үзәге ясап куйсалар да, җайлы булыр иде, диләр.
1793 елда бистәгә нигез салучылар ул чакта аның Казан белән Раифа монастыре арасында урнашкан булуына кызыгып төпләнгәннәр. Бүген дә күпләрне бистәнең башкалага якын булуы җәлеп итә. Бистәдән Казанга бары бер генә автобус йөрсә дә, машина белән ун минутта барып җитәргә була. Бистә зурая, заманчалаша, әмма бер нәрсә үзгәрешсез - Осиновода тыныч. Алга таба да шулай була күрсен, шәһәр шаукымы бистәгә йокмасын иде. Тагын бер нәрсә - ярты көн бистәдә йөреп тә алма, кыяр, помидор, нарат исеннән башка бүтән ят ис тоймадык биредә.
Сүзен-сүзгә
Осиново бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Мельникова:
- Елдан-ел бистәбез зурая. «Салават күпере - 2» микрорайоны төзелеп килә, «Майский» теплица комбинаты күпкатлы йортлар салырга җыена. Яңа Турада киләсе елда 12 биш катлы торак барлыкка киләчәк. Күпбалалы гаиләләр өчен аерым коттедж бистәсе төзелә. Элегрәк «Оргсинтез» заводыннан чыккан кара төтен, кошчылык фабрикасыннан килгән ис чынлап та халыкны борчый иде. Шөкер, хәзер заманча технологияләр ярдәмендә бу мәсьәләләр җайланды. Үзем озак еллар бистәдә баш табиб булып эшләүче буларак, элек хроник авырулардан интегүчеләр ешрак очраса, соңгы елларда Осиново бистәсе халкының сәламәтлеге яхшырды дип әйтә алам. Эш мәсьәләсенә килгәндә, «Майский» теплица комбинаты, кошчылык фабрикасыннан тыш, Яңа Николаевка авылында М7 индустрия паркы, бөтен илгә таныш җиһазларга комплектлар һәм матрасларга пружиналар җитештерүче «Спринг» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте эшләп килә. Шулай да эшкә сәләтле 50 процент кеше читкә китеп эшли.
Бистәдән кайбер күрше авылларга автобус булмавы да проблема. Әйтик, шул ук Яңа Николаевка авылына бару 9 чакрым. Казанга барганда да пик сәгатьләрендә кичке бишләрдән соң, бистәдән чыкканда 40ар минут бөкедән чыга алмый торасың. Бу мәсьәләне хәл итүне сорап шактый урыннарга мөрәҗәгать иттем. М7 трассасы аша башкалага автобус җибәрсәләр дә, отышлы булыр иде. Мәктәпләрдә урыннар җитмәү дә борчый. В.Карпов исемендәге лицейга беренче сыйныфка быел 8 класс җыелды. 680 урынга исәпләнгән мәктәптә 1200 бала белем ала. Чарасызлыктан кайбер сыйныфларны гимназия бинасына күчерергә мәҗбүр булдык. Киләчәктә лицей бинасына янкорма төзергә исәплибез. Максатыбыз - 2025 елга бистәдә яшәүчеләр санын 60 меңгә җиткерү. Күп эшләребездә төп ярдәмчебез «Майский» җәмгыяте. Алар ярдәме белән Осиновода тагын бер парк ачарга җыенабыз. «Майский» төзеткән торак йортның беренче катында 80 балага исәпләнгән балалар бакчасы ачылды. Чәчәкләр, үсентеләр, төзелеш материаллары белән дә булыша «Майский» җәмгыяте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар