Казанда бу атнаның чәршәмбесеннән кайбер автомобильчеләрне күңелсез яңалык көтә.
Муниципаль парковкаларда транспорт чарасы хуҗасы үзе үк астыртын рәвештә дәүләт теркәү билгесен салдырып, вакытлыча куеп калдырган машиналарның тәгәрмәчләренә йозак-блокиратор беркетә башлаячаклар.
Муниципаль парковкалардан түләүсез файдаланучы намуссыз автомобильчеләргә карата көрәш буенча шушы яңа чара хокук саклау органнары белән берлектә әзерләнгән.
– Бу яңалык автомобиль хуҗалары арасында бик тиз таралыр дип уйлыйм. Соңгы кисәтү ясарга һәм шушы хакта белсеннәр өчен берничә көн бирергә кирәк. Чәршәмбедән инде эшкә керешәчәкбез, – дип кисәтте мэр Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.
Казанлылар: канунны төгәл үтәүче автомобильчеләр һәм эшкуарлар зарланып, мэриягә гаризалар җибәрә башлаган. Алар шәһәр үзәгендәге парковкаларда буш урын таба алмый. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров аңлатканча, тәгәрмәчкә блокировка кую автомобиль хуҗасын табып, административ чара күрү максатында кирәк.
– Блокираторны салдыру өчен кагыйдә бозучы контакт-үзәккә шалтыратырга мәҗбүр булачак. Телефон блокиратор җайланмасына язылган. Хезмәткәрләребезгә бу чакыруга тиз арада килеп җитеп, блокираторны салдырырга тиешле булулары әйтелде, – диде Илдар Шакиров.
Мэр Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашуны дәвам итеп: “Кагыйдәләр һәркем өчен бер төрле. Ошыймы яки ошамыймы –автомобильчеләрнең берсе дә суыткычын баскыч мәйданчыгында сакламый бит. Без юл мәхшәреннән арындык, зур эш башкарылды, моңа кире кайту юк”, –диде.
Башкала җитәкчесе искәрткәнчә, муниципаль паркингларны арттыру-автомобильләшү үскән шартларда транспорт системасын камилләштерүнең бер алымы.
– Казанда хәзер 455 мең автомобиль бар, аларның саны арта бара. Шәһәр юлларының төп эчтәлеген саклау һәм юлларны, тротуарларны да кертеп, икешәр-өчәр рәт тоташ туктап тору урынына әверелдермәс өчен муниципаль парковкалар челтәрен арттырырга кирәк, – диде мэр Илсур Метшин.
Теркәү номерын үзе үк салдырып, муниципаль парковкадан түләүсез генә файдаланырга гадәтләнгән хәйләкәр автомобильчеләргә менә шундый яңалык. Авылда җәйләрен болында бозауларны арканга, ә атларны тышауга куялар. Нәтиҗәдә, терлекләр ерак китә алмый. Казан үзәгендәге муниципаль парковкаларга номерсыз калдырылган машиналарыгыз да бу атнаның чәршәмбесеннән “бозау” булып куя күрмәсен.
Автор фотолары
Комментарийлар