16+

Быелның 6 аенда 1640 юл-транспорт һәлакәтендә 126 кешенең гомере өзелгән

Татарстанда быелның 6 аенда 1640 юл-транспорт һәлакәтендә 126 кешенең гомере өзелгән, 2018 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган.

Быелның 6 аенда 1640 юл-транспорт һәлакәтендә 126 кешенең гомере өзелгән

Татарстанда быелның 6 аенда 1640 юл-транспорт һәлакәтендә 126 кешенең гомере өзелгән, 2018 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган.

Республикада юл-транспорт һәлакәтләренең елдан-ел кимүе күзәтелә. Бу “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” федераль программасы ярдәмендә башкарылган чараларның уңай нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов.

Шулай да республиканың баш автоинспекторы балалар катнашындагы юл һәлакәтләренә нык борчылуын әйтте. Беренче яртыеллыкта балалар катнашындагы 163 авариядә 4 бала үлгән.
— Хәзер җәйге каникуллар, балалар үз ирекләренә җибәрелде. Ләкин, хәтта, ишегалдының да юл-транспорт мәсьәләсендә хәвефле урын икәнлеген аңласак иде. Сабыйлар онытылып уйный, йә бер-берсен куалашып, йә туп артыннан йөгереп, кинәт юлга килеп чыгалар. Ата-аналар балаларын күзәтүчесез калдырмасыннар иде,-дип үтенде Ленар Габдрахманов.

Вена шәһәрендә ишегалларына машиналар, гомумән, кертелми, анда ишегаллары - ял зонасы. Куаклар һәм чәчәкләр утыртылган, эскәмияләр куелган. Койма белән уратып алынган уен мәйданчыгында балаларны курыкмыча калдырырга була. Халык саны коточкыч тизлектә кими башлагач, бездә дә машиналарны сөреп чыгарып, ишегалларын фәкать халыкка гына тапшырырлар әле берзаман. Кызганыч, бүген шәһәр ишегаллары машина-трактор паркларын һәм автотрассаларны хәтерләтә. Кайбер мәгънәсезләр ишегалды юлыннан сәгатенә 50-60 километр тизлектә чаба, җәяүләгә өстенлек бирми ягъни машинасын туктатып, җәяүлене уздырып җибәрми.

Матбугат конференциясе барышында видеоязма күрсәтелде. Ишегалдында ике кечкенә малай куяннар кебек йөгерешә. Берсе машиналар арасыннан ишегалды юлына чәчрәп килеп чыгып, хәрәкәтләнүче машинага бәрелде. Ярый әле машинаның алгы өлешенә туры килмәде, бөтерелеп тәгәрмәч астына кереп китәр иде. Табиблар раслаганча, машина бәрдерү сабыйда олы психологик имгәнү калдыра. Баланың сөйләшүе авырлаша, йоклаганда куркып уяна торган була, транспорттан сискәнүе дә ихтимал.

Борынгылар эш-гамәлләргә генә түгел, сүзләргә дә тирән мәгънә салганнар, киләчәк буыннарга кисәтү җибәргәннәр. “Бала-чаба” дип әйтеп булыр иде, юк бит, алар “бала-чага” дигәннәр. Бал кортының чагуы уза, ә бала хәсрәте гомерлек яра ясый.  ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов ата-аналарны, өлкәннәрне балаларга һәрдаим игътибарлы булырга, күз уңыннан ычкындырмаска чакырды.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading