16+

Чиратка баскач, көтәргә генә кала

Ниһаять, кирәкле документларны тапшырып, социаль ипотека программасы буенча чиратка бастым. Хәзер миңа нишләргә, ай саен кертемне кайсы банкка түләп барырга? Айрат Сабиров, Казан. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры киңәшчесе Мидхәт ШӘРИФУЛЛИН аңлатуынча, сезгә, чиратка басуыгызны раслап, район хакимиятеннән карар килергә тиеш. Сез чынлап та фатирга мохтаҗ, социаль ипотека...

Ниһаять, кирәкле документларны тапшырып, социаль ипотека программасы буенча чиратка бастым. Хәзер миңа нишләргә, ай саен кертемне кайсы банкка түләп барырга?
Айрат Сабиров, Казан.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры киңәшчесе Мидхәт ШӘРИФУЛЛИН аңлатуынча, сезгә, чиратка басуыгызны раслап, район хакимиятеннән карар килергә тиеш. Сез чынлап та фатирга мохтаҗ, социаль ипотека программасы таләпләренә туры киләсез икән, документлар тапшырганнан соң, билгеле бер вакыттан сезгә бу карарны юллаячаклар. Моны дәүләт хезмәте порталыннан да карап барырга була. Аннары көтәргә генә кала. Бу этапта беркая да акча күчереп булмый, дөрес, булачак фатирыгыз өчен акчаларны аерым бер банкта тупларга була анысы. Торак кайда төзеләчәге тәгаенләнгәч кенә, Дәүләт Торак фонды сайтында якынайтылган чиратка басканнар өчен лимит биреләчәк. Шуңа да сайттагы яңалыкларны күзәтеп барырга кирәк. Лимит бирелгәннән соң, сез дәүләт торак фонды белән килешү төзеячәксез, һәм гаиләгезгә исәп номеры биреләчәк. Менә шуннан соң ай саен 3715, 69 сум түләп барырга тиеш буласыз. Азрак сумма күчерергә ярамый, артыгы зыян түгел. Бары өч елдан соң сезне максатчан фатир отучылар чиратына күчерәчәкләр. Ягъни өч елдан соң сез фатирлар уйнатыла торган конкурсларда катнаша аласыз, аңа кадәр никадәр акча күчергән булсагыз да, нишләсәгез дә, фатир оту мөмкинлеге юк.

Сорау, гозер, тәкъдимнәрегезне безгә 8 (917) 851-69-62 һәм 8 (843) 562-50-03 номерлары аша шалтыратып җиткерә аласыз. «ШК» сезне тыңлый!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading