16+

ГМОны зарарлы дип әйтү дөресме?

Кибет киштәләреннән ашамлыклар алганда “ГМОсыз” дигән язулар күзгә чагыла. “Бик зарарлы әйбердер ул”, – дип уйлап куясың. Ә чынбарлыкта ничек икән соң? Бу сорауга җавапны табарга биология фәннәре докторы, профессор Альберт Ризванов ярдәм итте.

ГМОны зарарлы дип әйтү дөресме?

Кибет киштәләреннән ашамлыклар алганда “ГМОсыз” дигән язулар күзгә чагыла. “Бик зарарлы әйбердер ул”, – дип уйлап куясың. Ә чынбарлыкта ничек икән соң? Бу сорауга җавапны табарга биология фәннәре докторы, профессор Альберт Ризванов ярдәм итте.

– Гади тел белән әйткәндә, ГМО – нәрсә соң ул?
– ГМО – генетик рәвештә үзгәртелгән организмнар. Бу – үсемлекләргә, хайваннарга табигатьтән бирелмәгән сыйфатларны өстәү өчен яки алып ату өчен кулланыла. 

 – ГМО кеше организмына ничек тәэсир итә?
 – Генетик рәвештә үзгәртелгән организмнар кешегә тәэсир итүе әле дә өйрәнелә. Теләсә кайсы ризыкны ашауның да яхшы һәм начар яклары бар. Гомумән алганда, ГМО куллану өчен куркынычсыз дип санала. Мәсәлән, продуктларда яңа яки үзгәртелгән антигеннар булганда аллергия чыкмасмы икән дигән курку туа. Әмма мондый очраклар сирәк була.

– Зарарлы булуы исбатланмагач, ни өчен күпчелек җитештерүчеләр ашамлыкта ГМО булмавына аеруча басым ясый соң? 
– Һәркемнең сау-сәламәт буласы килә. Халыкның сәламәтлеккә игътибары арту шатландыра, әлбәттә. Ә җитештерүчеләр кулланучыларның ышанычын яулап алу өчен “ГМОсыз”, – дип язып куялар. Бу сүзләрне күргән кеше ризыкның арткы ягында язылган составка карап та тормый. Әйе, ризык ГМОсыз, әмма башка зарарлы буягычлар белән булырга мөмкин. Андый очрак – кулланучыларның куркуыннан файдаланучы маркетинг стратегиясе инде.

– ГМОлы һәм ГМОсыз ризыклар нәрсә белән аерыла?
– Табигый продуктларның ( ГМОсыз) геннарында үзгәрешләр юк. Азык-төлекнең бәясе ягыннан бер аерма да юк. Җирне пестицидлар, гербицидлар, башка агробиотехник ысуллар белән эшкәртү дә ГМО булу-булмауга бәйле түгел.

– ГМО нинди ризыкларда очрарга мөмкин?
– ГМО авыл хуҗалыгы җитештерүендә билгеле бер үзлекләре булган культуралар алу өчен кулланыла. Мәсәлән, корткычларга, авыруларга чыдам булу, уңыш арту һәм башка файдалы сыйфатлар өстәлә. Генетик рәвештә үзгәртелгән организмнарнарның мисаллары: кукурузның, сояның, мамыкның һәм яшелчәләрнең кайбер төрләре.

– ГМОны шулкадәр зарарлы дип әйтү дөресме?
– Бу турыда һаман бәхәсләр бара, фикерләр төрле. Күпчелек тикшеренүләр геннары үзгәртелгән продуктларны куллануның җитди тискәре нәтиҗәләрен тапмады. Тик кайбер белгечләр һәм кулланучылар хокукларын яклаучы оешмалар потенциаль куркынычлар турында борчыла. ГМОны шик астына алган кайбер фәнни мәкаләләр тәнкыйтьләнә, галимнәр тарафыннан кире кагыла. Бу мәсьәлә буенча төгәл җавап юк. Бөтен фәнни җәмгыятьнең бергәләшеп эшләве, фикер йөртүе кирәк. 

 Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading