16+

Үсмерләр акча эшли: "Көненә 800-1000 сумлап акча керә"

Каникуллар – өлкән сыйныф укучылары өчен ял вакыты гына түгел, ә аз-мәз акча эшләү чоры да. 15-17 яшьлек үсмерләрнең күпчелеге әти-әни җилкәсендә генә ятарга теләми, үзем акча эшлисем килә дип ялкынлана башлый. Бигрәк тә малайлар беренче эш тәҗрибәсен нәкъ шушы чорда аладыр, мөгаен. 

Үсмерләр акча эшли: "Көненә 800-1000 сумлап акча керә"

Каникуллар – өлкән сыйныф укучылары өчен ял вакыты гына түгел, ә аз-мәз акча эшләү чоры да. 15-17 яшьлек үсмерләрнең күпчелеге әти-әни җилкәсендә генә ятарга теләми, үзем акча эшлисем килә дип ялкынлана башлый. Бигрәк тә малайлар беренче эш тәҗрибәсен нәкъ шушы чорда аладыр, мөгаен. 

“Быел да алдамаслар, шәт”
Үсмерләрне эшкә алырга ашкынып торучылар бик күп түгел үзе. Әмма чын-чынлап теләк булса, эше дә табыла икән. 
Үсмерләр бүген эшне каян эзли, кем булып урнаша, аларга күпме акча түлиләр һәм беренче акчасын алар нәрсәгә тота – болар хакында үсмерләрнең үзләреннән сораштык.

Казаннан Сәгыйд Закировның узган җәйдә үк акча эшләү омтылышы булган инде. Әмма беренче тәҗрибәсе уңышсыз килеп чыккан.
–  15 яшьтән эшкә алучылар бик аз, шуңа күрә узган ел дустым белән бергә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Оекбашлар фабрикасына җибәрделәр. Көненә 4-5 сәгать эшлисе – артык авырны кушмыйлар. Складта оекбашларны коробкаларга тутыру, аларны бер урыннан икенчесенә күчерү һәм башка шуның ише эш белән шөгыльләндек. Хезмәт хакыбыз яхшы гына чыгарга тиеш иде. Исәпләүләрем буенча 10-12 мең алырга тиеш идек. Әмма безгә 6 мең сум гына бирделәр. Шуннан соң күңел кайтты, башка бармадык, – ди Сәгыйд.
Быел инде аңа 16 яшь – шуңа эш табуы да авыр булмаган. Өйләре янында урнашкан тиз туклану челтәрләренең берсенә эшкә урнашкан.

– Әле икенче атнамны гына эшлим үзе, әмма барысы да ошый. Көненә 4-7 сәгать хезмәт куям, үзеңә уңайлы вакытны сайларга була, бушлай ашаталар, коллективта гел яшьләр. Эшнең төрлесен кушалар, клиентлар күп булганда гына “кызу” булып ала. Хезмәт хакы әле алып карамаган, әмма сәгатенә 192 сум вәгъдә итәләр. Быел да алдамаслар, шәт. Эшләгән акчамны гитарада уйнау курсларына түләүгә тотарга исәпләп торам. Аннары укырга бюджетка керә алмасам, аңа да акча кирәк булачак.

“Гел әнидән акча сорап булмас”
Шуны да әйтергә кирәк, каникулларда эшләү үсмерләр өчен акча ягыннан әти-әнидән бераз бәйсез булу мөмкинлеге генә түгел. Иң мөһиме – алар шул рәвешле киләчәктә кирәкле күнекмәләр ала. Шулай ук бу мөстәкыйльлекне һәм җаваплылыкны үстерү ысулы да булып тора. Үсмерләр эш графигының ни икәнен аңлый башлый, вакытны дөрес бүлергә, хезмәттәшләре һәм җитәкчелек белән аралашырга өйрәнә. Бу тәҗрибә булачак һөнәр сайлаганда һәм карьера төзегәндә дә файдалы булачак.

– Әти-әниемә үзләренә генә акча җиткерергә авыр – фатирыбыз ипотекада.  Минем бик тә аларга ярдәм итәсем килде, – ди 14 яшьлек Кәрим Шәкүров. –Эшне табарга әтием булышты. Аның дустына ярдәмче кирәк иде. Шул рәвешле мин машина прицеплары җыя башладым. Иң башта шактый авыр иде. Чөнки бу минем беренче эшем – иртән торырга, җыенып китәргә кирәк, эш тә җиңелләрдән түгел. Хәзер инде ияләндем, барысы да барып чыга. Җитәкчем дә күңелле кеше булып чыкты, кирәк чакта кәефне күтәреп җибәрә белә. Акчасын да яхшы түли. Ярты көн өчен 1000 сум алам. Акчаның үбрәк өлешен әти-әниемә бирәм.
Казан егете Гадел Насыйбуллин эшне бушка игъланнар бирү сайтыннан тапкан.

– Үсә барган саен гел әнидән акча сорап утырасы килми бит инде. Шуңа күрә вак-төяккә булса да быел үзем акча эшләп карарга булдым, – ди ул. – Эшкә промоутерлар кирәк дигәнендә шунда ук сөйләшүгә чакырдылар. Әмма мин уйлаганча листовкалар таратып йөрисе генә түгел икән. Бер телефон операторының сим-карталарын сатып, кешеләрне теркәргә кирәк. Сату нокталары шәһәрнең төрле почмакларында урнашкан – һәр көн кич белән кайда барачагыңны билгелиләр. Акчасы саткан күләмгә карап. Һәр сим-картадан 200 сум акча керә. Беренче атнаны авыр иде. Көне буе – иртәнге 10нан кичке 6га кадәр эшләп, ике сим-карта сатыла. 400 сум акча эшләдем дигән сүз бу. Юлга, ашарга шуның яртысыннан артыгы кереп китә, штрафлар да булгалый. Әмма озаграк эшләүчеләр көнгә тугыз-ун кеше терки бит – шуңа эшләвемне дәвам иттем. Хәзер үзем дә бераз җаена төшендем – иң үтемле нокталарны беләм – шунда куюны сорыйм, штрафлар да кимеде, кыенсынып тормаска өйрәндем. Көненә 800-1000 сумлап акча керә.

Эшләп – “права”га акча

Илмир Имамиевны самокатларны прокатка бирә торган компанияләрнең берсенә дусты дәшкән. Менә инде ике ай шунда эшли ул.

– Быел 11нче сыйныфка күчтем, имтиханнар бирәсе юк. Шуңа да май аенда ук эшкә урнаша алдым., – ди Илмир. – 2/2 графигы буенча эшлим, эш көнем иртәнге 7дән башлана. Эшем артык авыр дип әйтмәс идем. Шәһәрнең төрле урыннарында урнашкан самокат парковкаларын йөреп чыгасы. Анда чүп-мазар булмавын тикшерәм, самокатларны тәртипкә китерәм, зарядкасы бармы-юкмы икәнен карыйм, бер урыннан икенчесенә күчерәм, махсус базаларда самокатларны юам. Иң зур плюс ул – хезмәт хакы. Сәгатенә 500 сум түлиләр. Көнгә 4-5 сәгать эшләп, кесәгә 2000-2500 сум акча керә. Шәһәр буйлап җәяү түгел, шул ук электр самокатларда хәрәкәт итү дә җайлы. Бер кыенлыгы гына бар – иртә торасы. Әмма анысына гына түзәрлек.

Әлеге компания эшкә рәсми рәвештә урнаштыра икән. 16 яше тулганнарны гына алалар. Буш вакансияләр бик сирәк була, ди Илмир. Акчасын ул “права”га укырга дип җыеп бара.

– Эшкә урнашу шундый җиңел килеп чыкты – апам ашханәдә эшли. Бер оешмага хезмәткәр отпускта вакытта ашханәгә  хезмәткәр кирәк дип ишетеп, миңа шул эшне тәкъдим итте. Мин бик теләп ризалаштым, – ди чираттагы әңгәмәдәшем Аделина Байжанова. – 7 сәгать эш өчен 1200 сум акча түлибез диделәр. Минем өчен бу шактый инде. Беренче хезмәт хакымны алгач ничек сөенгәнемне белсәгез! Ул акчага иң беренче итеп әниемә чәчәк бәйләме бүләк иттем, аннары торт сатып алып, бәйрәм иттек. Ике атна узганнан соң апам мине үз янына алды – аларда да эшләүчеләр җитми икән. Монда мин төшке аш вакытында 3 сәгать кенә эшлим – савыт-саба юам, подносларны чистартам, өстәлләрне сөртәм һәм башкалар. Эш тә артык авыр түгел, ял итәргә, дуслар белән аралашырга да вакыт кала. Көнгә 500 сум түлиләр. Бу акчага якыннарымны сөендерәм, үз кирәк-яракларыма тотам, калганын ноутбукка җыям. Яшьтәшләрем арасында исә эшләүчеләр күп түгел. Белгәннәре дә, нигездә, малайлар.

...Үсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыру дәүләт программасы кысаларында да башкарыла. 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган балалар эш сорап Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә килә ала. 

21 июльгә булган мәгълүматлар буенча, республикадагы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә 10 324 үсмер мөрәҗәгать иткән, вакытлыча эшкә шуларның 10 081е урнаштырылган, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.
Балалар мәктәпләрне, спорт мәйданчыкларын төзекләндерү, шәһәрләрне яшелләндерү, экологик эшләр (сулыклар, урманнар, юл буе урман полосаларын чүп-чардан чистарту), авыл хуҗалыгында (яшелчә, җиләк-җимеш утырту, утау, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү һәм җыю), сәнәгать предприятиеләрендә, зоопаркта ярдәм итү, мәдәни һәйкәлләрне, мемориалларны тиешле тәртиптә тоту белән бәйле эшләргә җәлеп ителә.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнаштырылган үсмерләргә, эш бирүче түләгән хезмәт хакыннан тыш, 2250 сум күләмендә өстәмә акча да бирелә. 2023 елда 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге үсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыруга 31,2 млн сум бүлеп бирелгән, алар балигъ булмаган гражданнарга матди ярдәм түләүгә юнәлдерелгән.

Гүзәл Насыйбуллина.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading