16+

Кызыл Химик урамы 24 нче йортта яшәүчеләр әкәм-төкәмнәр тозлый

Казанның Кызыл Химик урамындагы 24нче йортында яшәүчеләр яңа йортларга күчерүне көтә. Бу дүрт катлы йорт 1929 елда ук төзелгән. Биредә халык тычканнар, әкәм-төкәмнәр, кыргаяклар белән бергә көн күрә. - Идәндә үрмәләп йөргән әкәм-төкәмнәрне банкага җыеп, тоз сибәм дә базга төшереп куям. Тоз сипсәң, алар үлә, дип сөйләгән иде бер хатын....

Казанның Кызыл Химик урамындагы 24нче йортында яшәүчеләр яңа йортларга күчерүне көтә. Бу дүрт катлы йорт 1929 елда ук төзелгән. Биредә халык тычканнар, әкәм-төкәмнәр, кыргаяклар белән бергә көн күрә.
- Идәндә үрмәләп йөргән әкәм-төкәмнәрне банкага җыеп, тоз сибәм дә базга төшереп куям. Тоз сипсәң, алар үлә, дип сөйләгән иде бер хатын. Тычканнар да чабышып йөри иде. Капкыннар куйгач, күренми башладылар әле, - диде беренче катта торучы Сания апа Тумакаева.
Сания апа шушы ике бүлмәле фатирда әти-әнисе һәм сигез бертуганы белән бергә яшәгән. Барысы да башка чыгып, туган нигездә Сания апа берүзе генә торып калган.
2003 елның февралендә Казан хакимияте башлыгы карары нигезендә 24нче йорт - тузган, ә 2009 елның декабрендә башкарма комитет карары белән авария хәлендә дип табылган. Биредә яшәүчеләрне 2010 елдан бирле күчерергә ышандырсалар да, алар һаман үз урыннарында кала бирә. 2011 елда, җыелыш үткәреп, ипотека буенча яңа фатирга күченергә тәкъдим иткәннәр. Баштарак фатирның квадрат метрын 26 мең сум дип билгеләсәләр,бүген инде аның бәясе 30 мең сумга җиткән. «Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесенә Шәһәр башкарма комитетының торак сәясәте идарәсеннән бу йорт мәсьәләсен 2015 нче елның ахырына кадәр хәл итеп бетерергә ышандырдылар. Бу хакта тулырак газетабызның пәнҗешәмбе саныннан укый аласыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading