16+

Кырымга сәяхәт: үз машинаң белән барсаң, күпкә уңайлы

Күп кенә туристлар махсус хәрби операция зонасына якын  урнашу сәбәпле ярымутрауга юллама алмый. Нишләргә? 2022 елда Кырымда 6,5 миллион кеше ял иткән. Горур таулары, тарихи урыннары һәм диңгезе белән җәлеп иткән ярымутрауның туризм өлкәсен быел сынаулар көтә. 

Кырымга сәяхәт: үз машинаң белән барсаң, күпкә уңайлы

Күп кенә туристлар махсус хәрби операция зонасына якын  урнашу сәбәпле ярымутрауга юллама алмый. Нишләргә? 2022 елда Кырымда 6,5 миллион кеше ял иткән. Горур таулары, тарихи урыннары һәм диңгезе белән җәлеп иткән ярымутрауның туризм өлкәсен быел сынаулар көтә. 

Ташламалар
Эшмәкәрләр кешеләрне ташламалы бәяләр белән җәлеп итергә тырыша. Быел ял итү урынын алдан сайлап куйган өчен бик аз кеше 100 процент алдан түләүне таләп итә. Рассрочка схемасы популярлашкан: бәянең 30 процентын шунда ук түләп куясың, ә инде килергә 14 көн калганда акчаны түләп бетерәсең. Кырымга юлламаны 70 процент ташлама белән дә саталар икән, халык алсын, килсен, ял итсен генә.

Транспорт
Кырымның курортлар һәм туризм министрлыгы статистикасы буенча, 2022 елда туристларның 80 проценттан артыгы автомобильләрдә, ә 19 проценты поездда килгән. Автобуслар һәм маршруткалар нибары 1 процентны тәшкил иткән. Әлбәттә, Кырымга үз машинаң белән барсаң, күпкә уңайлы. Ярымутрау буенча рәхәтләнеп хәрәкәтләнә аласың. Экскурсия маршрутларыннан, җәмәгать транспортыннан арынасың. Теләгән җиргә тиз арада бару мөмкинлеге ачыла. Кырымда күп кенә истәлекле урыннар тауларда урнашкан. Зур экскурсия автобуслары тауларга менә алмый. Ә “тимер аты” булганнар, рөхсәт ителгән юл тәмамлангач кына туктала. 

– Без Кырымга машина белән бардык. Тормыш иптәшем белән икәү сәяхәт иттек. Арткы утыргычларны җәеп салдык та, юлда алмаш-тилмәш ял иттек. Ике атнага 368 литр бензинга 19 мең 300 сум акча тотылды. Минемчә, бу кыйбат түгел, чөнки без Кырым эчендә рәхәтләнеп сәяхәт иттек. Берничә шәһәрне күрә алдык, – дип сөйләде яңа гына Кырымнан кайткан Марина Казакова.

Кырымга тимер юл транспорты белән дә барырга мөмкин. Анысын үз тәҗрибәмдә татыдым. Ике тәүлек юлда һәм син – Кырымда! Поезд дөньяда иң куркынычсыз транспорт чараларының берсе. Симферопольга кадәр плацкарт вагонда бер урынның бәясе якынча 5 мең сум тора. Поезд романтикасы турында да онытмыйк. Яңа танушылар, тиз пешә торган токмач исләре... Миңа яхшы күршеләр эләкте. Бик кызыклы кешеләр булып чыктылар. Барганда психолог белән янәшә булсам, кайтканда юлдашларым баянчы, җырчы егетләр иде. 

Ярымутрау эчендә автобуслар йөри. Алар ярдәмендә авырлыкларсыз бер шәһәрдән икенчесенә сәяхәт кылып була. Мисал өчен, Форос шәһәреннән Ялтага барып җитәр өчен 115 сум сорыйлар. Шәһәр эчендә йөри торган автобусларда бәяләр Казанныкы белән чагыштырганда төгәл 10 сумга арзанрак – 25 сум. Кырым җәмәгать транспортында тагын бер гаҗәп як, кондукторлар булмау. Автобуска кергәч, беркетелгән терминалга күз төшә, кәгазь акчаны машина йөртүче җыеп бара. Юл өчен түләү шуннан гыйбарәт.

Истәлекле урыннар
Кырым истәлекле урыннары, күз явын алырлык табигый байлыклары белән дан тота. Кырымга барырга теләсәгез, тауларга менәргә әзер торыгыз. 
Ярымутрауда калкулыклар, таулар бихисап. Алар арасында аерылып торганы Ай-петри. Аның иң югары ноктасы – Рока тавы: диңгез өсте биеклегеннән 1346 метрда урнашкан. Ай-петрига Канат юлы, машина һәм “11нче трамвай” ярдәмендә менеп була. Хәер, машина белән булсаң да ул “трамвай”ның кирәге чыга. Тау башына кадәр юлны җәяү узарга кирәк. Ай-петридан караганда бар дөнья уч төбенә сыяр кебек. Тауда әле экстрималь күңел ачу чарасы да бар. Иң батырлар тау очында урнашкан асылынмалы күпер аша үтә ала. 

Кырымда яшәүчеләрдән иң матур җирегез кайда дип сорасагыз, алар граф Воронцовның сарае диячәк. Ул берничә төр архитектура стилен берләштергән җәйге резеденция буларак төзелгән булган. 7-8 метр биеклектәге түшәмнәр, бүлмә эчендә урнашкан фонтаннар, ял, аш-су бүлмәләре... Кыскасы, яшәп тә куйган граф, үзен бернәрсәдә дә тыймаган. Төп ишекне арысланнар саклап тора. Сүз уңаеннан, Кырымда арыслан скульптуралары күп. Ярымутрауда, Төркиядәге кебек песиләр дә иркенләп йөри. Аларның да очы-кырые юк. Кырымны песиләрнең икенче башкаласы дияргә буладыр. Бу матурлыкларны Алупка шәһәренә барсагыз күрә алачаксыз.

Ялтада тынычлык хөкем сөрә. Ул төп курорт-шәһәр исемен дә йөртә. Ялтага барган кеше ике җиргә, һичшиксез, барырга тиеш: яр буе һәм базар. Яр буенда тәм-томнар авыз итеп, катерда йөзеп була. Әлбәттә, матур фотоларсыз калмаячаксыз. Туганнарга, якыннарга Кырым күчтәнәләре артыннан базарга юл тотыгыз. Беренчедән, яр буенда урнашкан кибетләргә караганда базарда күчтәнәчләр арзанрак чыгачак. Икенчедән, базарда барысын да кабып карарга мөмкин. Базарда төрле милләт вәкилләре белән дә таныша аласыз. “Базарда сәясәткә урын юк. Без барыбыз зур гаилә, дуслар”, – диделәр. 
Кырым белән уртак тарихи урыныбыз – Бакчасарай шәһәрен дә игътибарсыз калдырырга ярамый. Шәһәрне бар яклап таулар урап алган. Бакчасарай Кырымның иң борынгы шәһәрләренең берсе.

Кырым ханнарының ничек яшәгәнен беләсегез килсә, Хан сараена рәхим итегез. Әмма әлегә анда бик зур төзекләндерү эшләре башкарыла. Шулай да экскурсияләр оештырыла. Бакчасарай – мәгарәләр шәһәре. Кайчандыр тауларның аулак урыннарында кешеләр яшәгән. Тарихка сәяхәт итәсегез килсә, Чуфут-Кале мәгарәләрен карагыз.

Куркытамы?
Сәяхәт вакытында Форос шәһәрендә төпләндек. Ялта, Алупка, Бакчасарай шәһәрләрендә булдык. Шәхсән минем күңелдә курку уянмады. Җирле халык та күңелен иркен тота. Алар артыгын уйламыйча, бары яхшыга ышана. Гомумән, диңгез янында яшәгәнгәме, кырымлылар һәр көннең тәмен беләләр төсле. Беркайда да ашыкмыйлар кебек. Салмак кына мотоциклга утырып, яшелчә, җиләк-җимеш ташыйлар. 
Кырымга бару яки бармау һәркемнең шәхси эше. Татарстан һәм башка якын тирә өлкәләрдә дә күз явын алырлык матур җирләр бар. Иң мөһиме – ял итәргә онытмагыз.

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading