1 апрельдән кабат пенсия артачак, дип хәбәр итә «Российская газета». Хөкүмәт әгъзалары киңәшмәсендә Россия Президенты Владимир Путин: «1 февральдән иминият пенсиясен 11, 4 процентка арттырган идек, 1 апрельдән исә социаль пенсияне 10, 3 процентка арттыру планлаштырыла», - дип хәбәр иткән.
Ш ул рәвешле, социаль пенсияләр апрельдән уртача 8311 сум булыр...
1 апрельдән кабат пенсия артачак, дип хәбәр итә «Российская газета». Хөкүмәт әгъзалары киңәшмәсендә Россия Президенты Владимир Путин: «1 февральдән иминият пенсиясен 11, 4 процентка арттырган идек, 1 апрельдән исә социаль пенсияне 10, 3 процентка арттыру планлаштырыла», - дип хәбәр иткән.
Ш ул рәвешле, социаль пенсияләр апрельдән уртача 8311 сум булыр дип көтелә.
Шулай ук инвалид балаларның пенсиясе дә артырга тиеш. Ул уртача 11 445 сумны тәшкил итәчәк.
Ана капиталы исә 453 026 сум итеп билгеләнде (узган ел 429 408 сум иде.) Сүз уңаеннан, Россия хөкүмәтенең кризиска каршы планы кысаларында, алга таба ана капиталының 20 меңен акчалата алу мөмкинлеге дә булачак. Моңа кадәр ана капиталының бары 12 меңен генә кулланырга була иде.
Фото: dev.vashgorod.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар