Татарстан Президенты тәкъдимендә Татарстанда колачлы үсеш институты оештырыла.
Казан яны бистәләре элек артык популяр булмады, андагы халыкка үз мәктәбе, медпункты, кибете җитте. Ләкин, соңгы елларда аларда халык саны, күченеп утыручылар хисабына, кискен арта башлады һәм социаль киеренкелек тудырды.
Мәктәп кирәк!
Гаиләләр күбәйгәч, балалар саны да арта. Көек авылында мәктәп кытлыгы хәл ителә башлады, шөкер. Казан янындагы Вишневка белән Привольный бистәләрендә яшәүче ата-аналар:”Мәктәп кирәк!” - дип чаң суга хәзер. Аларның авазы республика җитәкчелегенә дә барып иреште.
Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә Татарстанда колачлы үсеш институты (Институт пространственного развития) оештырыла.
— Мондый институт булдыру турында күптән уйланыла иде. Чөнки, ихтыяҗ бар. Институт киеренкелек нокталары күзәтелгән шәһәрләрдә, мәсәлән, Казанда һәм Чаллыда мәсьәләне өйрәнәчәк. Алга таба әлеге институт аналитика - бәяләмә белән генә шөгыльләнмичә, тәгаен территорияләрдә проблеманы чишү алымнарын да тәкъдим итәчәк, - дип яңалык белән таныштырды Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Проектка күзәтчелек Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинга йөкләнгән.
— Җир кишәрлекләре бүлеп бирүгә комплекслы карау зарур, - дип дәвам итте сүзен Лилия Галимова . - Булачак торак пунктта яки инде гамәлдәге торак пунктта кишәрлекләр бүлеп биргәндә, киләчәктәге халык санын күздә тотып, мәктәпләр, фельдшер-акушер пунктлары, балалар бакчалары, юллар төзелешләренә дә алдан ук җир мәйданнары билгеләп калдыру кирәк.
Институт кайсы муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең инфраструктура турында уйлап тормыйча гына җир кишәрлекләре таратканлыгын да ачыклаячак.
Президент әйткәч, булыр мәктәп
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр яны бистәләрендә мәктәпләр төзелешенә кагылышлы махсус киңәшмә үткәрде. Президент, беренчедән, бистәләрдәге мәктәпләргә балаларны йөртү инфраструктурасын, ягъни, юллар төзелешен тәэмин итү бурычы куйды. “Балалар иминлеген саклау беренчел әһәмиятле бурыч” , - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов, икенче максат итеп, шәһәр яны территорияләрендә мәктәпләр ихтыяҗын барлап чыгарга һәм проект эшләренә техник йөкләмәләрне әзерли башларга кушты.
Ата-аналар борчуга калган Вишневка һәм Привольный бистәләрендә дә яңа мәктәпләр төзү мәсьәләсе өйрәнелә.
Фото: http://kzn.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар