Җилгә очкан акча
– Өч бүлмәле фатирларда җылылык өчен түләү 10 мең сумнан артып китә, – ди йорт буенча өлкән кеше. – Чөнки фатирларда урнаштырылган терморегуляторлар температура түбәнәюгә тәэсир итә һәм батареялар бар куатенә җылыта. Әмма фатирларда суык, идәннәр һәм стеналар салкын, балалар еш авырый.
Диварларны һәм фасадларны гарантияле ремонтлау белән йорт төзегән “Казан” ПСО оешмасы һәм “Камгэсэнергострой” җәмгыяте шөгыльләнергә тиеш. Ләкин алар банкрот икән. Шулай булгач, торак фонды ремонт өчен хәзер чит оешмаларны эзли.
– 2018 елда күчендек. Фатирда үтәли җил өрә, түшәмдә – күгәрек. Проблеманы инде үз көчләребез белән җиңә алмадык, 2020 ел башында идарә итүче компаниягә һәм Дәүләт торак фондына зарлана башладым. Яз көне безгә комиссия килде, акт төзелде, җәй көне тыштан җөйне герметлаштырырга вәгъдә иттеләр. Ә фатирдагы күгәрек, имештер көн дә кер юганга барлыкка килә икән. Мондый башка сыймаслык сәбәпләр табулары кызык та, кызганыч та, – ди Талия Мамаева. – Нәтиҗәдә, мин Президентка шикаять бирдем, төрле инстанцияләргә бардым.
– Бу эшләрне башкарганда ачыктан-ачык алдашалар, – ди Алена Филиппова да. – Ярыкларны ачалар, күбек белән тутыралар, ә ике сәгатьтән соң, күбек катканны көтмичә, аны кисеп алалар да штукатурлый башлыйлар. Мин аларга үз фатирымда шулай итәргә ирек бирмәдем, ничек эшләгәннәрен үзем карап тордым.
– Без дә бирегә 2017 елда күчендек, – ди шул йортта яшәүче Алия. – Дүртенче подьездда өч бүлмәле фатирда яшибез. Ике кечкенә балам бар. Кыш буе йокы бүлмәсендә йоклый алмадык. Барыбыз бергә иң җылы бүлмә-коридорда йокладык. Шул йортны төзегән төзүчеләрне шундый шартларда яшәтеп карыйсы иде дә бит.
Җавап шундый
Әлеге дәгьвалар белән без Дәүләт торак фондына мөрәҗәгать иттек.
– Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека йортларының инвестор-төзүчесе булып тора, – дип ачыклык кертте фондның матбугат сәркатибе Гөлзада Кычакова. – Канун нигезендә, подрядчы оешма йортны Фонд балансына тапшырганнан соң биш ел дәвамында йортны эксплуатацияләү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә тиеш. Кешеләрнең һәр мөрәҗәгате теркәлә, һәр гариза буенча комиссия тикшерүе уздырыла, аның нигезендә подряд оешмасы ачыкланган кисәтүләрне бетерә. Дәүләт торак фонды вазгыятьне тикшереп тора: атна саен техник заказчы башкарылган эш һәм киләсе атнада эш графигы турында хисап тота. Шулай ук яңа йортлар төзегәндә мондый төр җитешсезлекләр турында кисәтүләрдән качарга мөмкинлек бирә торган башка технологияләр дә кулланыла. Төзелеш кисәтүләрен ачыклаганда Дәүләт торак фонды зыян күрүче як булып тора. Әгәр дә подряд оешмасы ниндидер сәбәпләр аркасында кисәтүләрне юкка чыгармаса, Фонд проблеманы хәл итү өчен чит оешманы яллый. Тансык урамындагы 7нче йорт турында сөйләсәк, анда йөздән артык фатир буенча җитешсезлекләр булды. Күбесендә төзелеш җитешсезлекләре бетерелде инде, бу шул исәптән торак милекчеләре тарафыннан имзаланган актлар белән раслана. Калган шикаятьләр тәрәзә һәм башка вак кимчелекләрне көйләүгә кагыла. Подъездлар арасында деформация җөйләрен герметизацияләү эше 2020 елның көзендә башкарылды. Ә килеп торган шикаятьләр буенча эшләүгә килгәндә, комиссия әгьзалары милекчеләрнең үзләре аркасында фатирларга үтә алмый. Кеше, әйтик, мәсәлән, ялга китә һәм бер айдан гына әйләнеп кайта.
...Тансык урамында яшәүчеләрнең моң-зарын өйрәнгәндә социаль ипотекага фатир алган башка йорт кешеләре белән дә аралашырга туры килде. Күпчелеге фатирларда җылы булуын әйтте. 7нче йорттагыларның төзүчеләр белән “көрәше” ничек төгәлләнәсен исә вакыт күрсәтер.
Анна АРАХАМИЯ фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар