1 декабрьдән үзмәшгульләргә матди ярдәм күрсәтү максатыннан, “Үзмәшгуль” продукты тәкъдим ителә. Аны алу өчен кимендә алты ай дәвамында үзмәшгуль булып теркәлгән булу шарт. Бурычка акчаны 6 процентлы ставка белән, 3-24 айга алырга мөмкин.
Скопировать ссылку
1 декабрьдән үзмәшгульләргә матди ярдәм күрсәтү максатыннан, “Үзмәшгуль” продукты тәкъдим ителә. Аны алу өчен кимендә алты ай дәвамында үзмәшгуль булып теркәлгән булу шарт. Бурычка акчаны 6 процентлы ставка белән, 3-24 айга алырга мөмкин.
Татарстанның эшмәкәрләрдә ярдәм фонды җитәкчесе Айдар Салихов билгеләп үткәнчә, үзмәшгульләр шундый шартларда 500 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлегенә ия.
– Бу продукт белән кызыксынучылар бик күп. Кайнар линиягә дә шалтыратулар шактый булды, үзмәшгульләр моның белән бик кызыксына, – ди Айдар әфәнде.
Апрель аеннан алып, 30 сентябрьгә кадәр эшмәкәрләргә 1 процентлы ставка белән бурычка акча алу мөмкинлеге тудырылган иде. Бу мөмкинлек пандемия вакытында иң зур зыян күрмәгән дип исәпләнгән өлкәләр өчен зур ярдәм булган.
Сүз уңаеннан, 2020 елда 998 млн сумга 574 займ бирелгән. Узган ел эшмәкәрләр 937 млн сумга 339 микрозайм алган булган.
– Алда әле бер айлап вакыт бар. Шул вакыт эчендә займнар суммасы 1 млрд сумнан артып китәр дип өметләнәм, – диде Айдар Салихов.
Акча әйбәт инде ул. Әмма бизнес өлкәсендә мәгълүмат та зур роль уйный. Эшмәкәрләргә бу юнәлештә ярдәм итү максатыннан Россиянең һәр төбәгендә “Минем бизнес” дип аталган үзәкләр эшли башлады. Алар бизнес алып бару, матди ярдәм, салым системасын сайлау кебек юнәлешләрдә консультация бирә. Быелның 11 аенда гына да үзәккә мөрәҗәгать иткәннәргә 20 меңнән артык төрле хезмәт күрсәтелгән.
Белем өстәү өлкәсендә дә эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтелгән. Шул рәвешле 65 меңнән артык эшмәкәр белем бирү чараларында катнаша алган.
Пандемия дибез. Эшләгән кешегә ул берничек тә комачау итми, ләбаса. Теләк кенә кирәк. Әнә, республиканың 56 эшмәкәре продукциясен чит илләрдә сата башлаган. Ел азагына кадәр тагын шундый 25 эшмәкәр чит ил базарына чыгарга планлаштыра. Чикләүләргә дә карамастан, алар чит илләрдәге сату мәйданчыкларына чыккан. Болай барса, алдагы елларда да интернет аша сату итү активлашачак кына. Димәк, онлайн сатулар тагын да популярлашыр һәм эшмәкәрләребезнең керемнәре тагын да артыр дип өметләнергә була.
– Бер таблетка бөтен дарулардан да дәва була алмый. Шуның өчен дә без табибка барабыз. Эшмәкәрләр белән дә шулай. Аларның берсенә бер төрле ярдәм туры килсә, икенчесенә икенче төрлесе кулай, – дип искәртте Айдар Салихов.
Комментарийлар