Агрессив фанатлар футбол абруена тап төшерә

Мисырның Порт-Сәет шәһәре стадионында футбол фанатлары арасында булган канлы бәрелеш бөтен гавамны аякка бастырды. Президент Хөсни Мөбарәк «гарәп язы» революциясе ташкыны белән хакимияттән төшерелгәннән соң, болай да инде елдан артык тынычлык күрмәгән ил әлеге канлы вакыйгадан соң яңа бер көч белән «кайный» башлады. Бәрелеш Порт-Сәет каласының «Әл-Манси» һәм Каһирәнең «Әл-Әһли»...
Моны «Әл-Әһли» җанатарларының мыскыллы транспаранты китереп чыгарган диләр. Бәрелеш уен тәмамлангач, трибуналарга гына сыешмый, стадионга да күчкән. Уенның хокук тәртибен саклаучылар белән тиешенчә тәэмин ителмәве бәрелешнең фаҗига белән тәмамлануына китергән. Бу фаҗига Мисыр футболының киләчәген шик астына куйды. Премьер-лига матчлары билгесез вакытка туктатылды, җирле футбол федерациясе таркатылды.
Футбол, спорт төрләре арасында дөньяда иң популяры булуы белән генә түгел, кызганыч, иң агрессив фанатлары белән дә аерылып тора. 70тән артык кешенең үлеменә китергән һәм меңләп кеше яраланган әлеге фанатлар сугышы футбол тарихына иң аяусыз бәрелешләрнең берсе булып кереп калды. Тарих битләренә күз салсаң, моннан да хәтәррәк бәрелешләр хакындагы хроникалар белән дә очрашабыз.
Эйзель фаҗигасе
1985 елның 29 маенда Брюссельдә булган Эйзель фаҗигасе Европа футболы тарихында иң канлы бәрелеш дип санала. Англиянең «Ливерпуль» командасы белән Италия «Ювентус»ы арасында «Эйзель» стадионында Европа чемпионнары кубогының финалы барганда була ул. Италия һәм Британия фанатлары арасында каршылыклар матчка кадәр үк башланган була. Монда матчны оештыручыларның да зур гаебе бар. Алар фанатлар төркемнәрен бер-берсеннән тиешенчә аерып утыртмыйлар. Нәтиҗәдә, «Ювентус» җанатарларының бер өлеше Британия фаннары утырган сектор янәшәсенә туры килә. Бәрелеш башлануга, итальяннар паникада йөгерә башлый, секторда этеш-төртеш башлана, «Эйзель»нең иске диварының бер өлеше моңа түзми җимерелеп төшә. Хәрабәләр астында калган 39 кеше үлә, 600гә якын кеше яралана. Шуңа да карамастан, оештыручылар финал матчын туктатмый, тиешенчә үткәрүне таләп итә. Бәрелешләрдә ике якның фанатлары катнашуга карамастан, бары Англия футболы гына җәзага тартыла. Англия клублары алдагы 5 елда Европа кубогы ярышларында катнашудан мәхрүм ителә. Бу бәрелешне кайсы як фанатлары беренче булып башлавын әлегә кадәр ачыклый алмаганнар: яклар бер-берсен гаепләүне дәвам итә.
Грециядәге фанатлар сугышы
1981 елның 8 февралендә «Олимпиакос» белән АЕК матчы вакытында ике якның фанатлар төркемнәре арасында чыккан бәрелеш исә 20дән артык кешенең үлеме һәм 96 кешенең имгәнүе белән тәмамлана. Аз санлы полиция кордоны агрессив «Олимпиакос» фанатлары юлында киртә була алмый.
Әлеге фаҗига бөтен Грецияне шок хәлендә калдыра. АЕК фанатлары бер атнадан «Олимпиакос» фанатларыннан үч алуга ирешә: лидерларының берсен үтереп, өстен АЕК флагы белән каплый. Әлеге фаҗига корбаннары истәлегенә Грециядә һәйкәл куелган.
Грециядә, гомумән, футбол фанатлары дөньядагы иң дуамал фанатлардан санала. «Олимпиакос», АЕК, ПАОК, «Панатинаикос» тарафдарлары арасында һәрдаим сугыш чыга. Фанатлар бара торган автобус яки электричкага ташлар, яна торган катнашмалар тутырылган шешәләр ыргыту - анда гадәти күренеш. 1981 елдагы бу инцидент ничә елларга сузылган шул сугышның бер эпизоды гына. Кайбер мәгълүматларга караганда, клублар бандит фанатларын ачыктан-ачык булмаса да яклый: аларга салынган штрафларны түләүне дә еш кына клуб үз өстенә ала икән.
10 ел эчендәге ике фаҗига
Көньяк Африка чемпионатында «Орландо Пайретс» белән «Кайзер Чифс» командалары очрашуы Африка кыйтгасындагы иң куркыныч футбол матчлары санала. Бу командаларның һәр очрашуы фанатлар бәрелеше белән тәмамлана. 1991 елда арбитр «Орландо» капкасына кертелгән бәхәсле тупны дөрес дип санаганнан соң, трибуналарда көчле тукмашу башлана. Нәтиҗәдә 42 кеше үлә, 50 дән артыгы яралана.
10 елдан соң тарих янә кабатлана. 2001 елның апрелендә бу командаларның Йоханнесбургта узган очрашуы вакытында трибуналарда кабат сугыш чыга. Монысында да корбаннар саны дүрт дистәдән артып китә.
Буэнос-Айрестагы бәрелеш
1968 елның 23 июнендә «Ривер Плейт» һәм «Бока Хуниорс» командаларының Аргентина башкаласында узган очрашуы җанатарларның кораллы бәрелеше белән тәмамлана. Бу канкойгыч бәрелеш 74 кешенең гомерен өзә, 200дән артык җанатар яралана.
1969 елгы футбол сугышы
Көньяк Американың күрше дәүләтләре Сальвадор белән Гондурасның футболдагы каршылыгы исә ике ил арасында авиация һәм бронетехника кулланган чын сугышка әверелә. Хәрби хәрәкәтләр вакытында, төрле чыганакларга караганда, 2 меңнән 6 меңгә кадәр кеше һәлак булган.
«Максимер»дагы үлем матчы
«Максимер» стадионында 1990 елның маенда хорват һәм серб фанатлары оештырган коточкыч канлы бәрелеш Хорватиядә сугыш башлануга этәргеч бирә. Нәтиҗәдә, 20 меңгә якын кеше үлә.
Күңелсез исемлекне 2001 елда Гана чемпионаты матчларының берсендә 127 кешенең үлеменә китергән фаҗига, 1964 елда Лима шәһәрендә Перу һәм Аргентина командалары очрашуы вакытында 318 кешенең һәлак булуы белән тәмамланган фанатлар сугышы дәвам итә...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитми Бездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.12001
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...109501
-
28 март 2023 - 14:55Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул 1931 елда гаиләдә олы бала булып дөньяга килгән малайга кечкенәдән әтисенең уң кулына әйләнеп, берсеннән-берсе кечкенә сеңелләренең терәге булырга туры килгән. Киң җилкәле, нык бәдәнле малай сугыш башлангач инде тәмам егет булып җитешкән, яу кырына киткән ирләрне, атларны алмаштырып, җир сөргән, чалгы белән арыш чапкан.11611
-
28 март 2023 - 14:25«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады Зур юлларда кемнәр белән генә танышмыйсың. Бервакыт шулай электричкада авылдан килгәндә, елый-елый шешенеп беткән бер кызга күзем төште. Аның йөз-кыяфәте ерактан ук ниндидер бик кайгылы вакыйга булганын аңлатып тора иде. Түзәр хәл калмагач, үзем ни булганын сорарга булдым.145411
-
28 март 2023 - 11:33“Казан егетләре” төркеменең элеккеге җырчылары яңадан бергә чыгыш ясый Артур Минһаҗев, Марат Галимов, Вәли Фазлыйәхмәтов – “Казан егетләре” төркеменең “алтын” составы 30 март көнне янәдән бер сәхнәдә җыелачак.48200
-
28 март 2023 - 10:30Диварларны бизәүче Эльмира Хаҗиева: «Бүлмәне әзрәк зурайтыр өчен ачык төсләр уңышлы» Кемдер чигүче, кемдер аш-су остасы, ә кемдер күз явын алырлык рәсемнәр ясый. Гади кәгазь битенә түгел, төрле биналарның диварларына.18200
-
28 март 2023 - 09:41"Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..." Шулай юктан да сәбәп табып, көн дә кыйнауга кереп китте. Ун яшьлек балаларның сәламен алган өчен дә кыйнады. Кайнана, үз күз алдында кыйнап үтермәсен тагын, дип куркып башка чыгарды. “Балаң инвалид туса иде”, – дип теләде ир заты.2855211
-
28 март 2023 - 06:06Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.150912
-
27 март 2023 - 15:01Сугыш ветераны өен су баскан Казанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.25101
-
27 март 2023 - 14:49Йөрсә йөрсен, тик үз балаларын үзе үстерсен Мин Лилиянең язмыш йомгагын тыңлап бетереп кайтып киткәндә, иңсәләремә тау кадәр таш бастырганнар идемени - машинага чыгып утыргач та, уйлар йомгагының очын таба алмый интектем...392208
-
27 март 2023 - 13:47Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана.52800
-
27 март 2023 - 13:40Үлсәм дә үкенмәм, кемгә кирәгем бар соң минем? Өйләнешүләренә әле бер ай узмаган, бите белән кулыннан кала тәненең күгәрмәгән җире калмаган. Кыз баланың ширбәт ае шундый булырга тиешме...523508
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.479117
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
28 март 2023 - 16:47Без имени😪😪😪😪😪😪«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады
-
28 март 2023 - 16:06Без имениМин дэ молодец дим."Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..."
-
28 март 2023 - 17:39Без имениОт имени родственников пишуНам очень приятно,что опубликовали родственника Татарина Минислама Валиева.Мы родственники никогда его не видели(всегда был при исполнении своей работы)Труженник из многодетной семьи .Моя мама бывала у него в гостях и гордилась своим племяником.Я с гордостью и всегда и везде говорю,а МОЖЕТ и хвалюсь ДОСТОЙНЫМ Родственником,который в трудные годы заслужил от Родины столько Наград.Я присоединяюсь к этой статье,и поздравляю Минислам А бы Валеева мне приходилось в деревне ВОЛЬНЫЙ стан в доме его отца ежегодно жить летом.Это было моим детством.Без слез конечно не обошлось.С большим Уважением!Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул
-
28 март 2023 - 13:17Без имениБашлыкнын уй- ниятлэре Аллаhынын " Эмин" дигэн сэгатьлэренэ туры килеп, чынга ашсын иде. Балык Бистэсе гадэти бер зур авыл дэрэжэсенэ тошеп бетте бит инде. Ин моhиме Эш урыннары булдыру кирэк, халыктан калмас, уяныр. Житэкчелектэн , анын оештыру сэлэтеннэн, команданын кочле булуыннан тора бар да.Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк"
-
28 март 2023 - 08:15Без имениНик аның энесе шартлатып арасын өзми соң?! Чүпрәк, мунчала!🙄Бу кыз Рәзинә, ник Зәлияне блокка тыкмый?!😡🤮Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады
-
27 март 2023 - 21:33Без имениЛәйсән, рәхмәт җаныем, Бүләк итеп биргән тәсбих өченТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 21:57Без имениМөмкин булса миндә алыр идемТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 20:36Без имениСоклана торган гаилә! Шундый язмышлар була Шул! Молодцы“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте
-
27 март 2023 - 13:44Без имениБик явыз киленнэр бар инде,хаман шулай яшь килеш торырбыз дилэрдер. Кайнанага ни курсэтэсен,узенэ шул кайтканны белмилэр эле алар. Эйбэт малай устергэнсен,рэхмэт диясе урынга.Аллахы тэгалэ барын да тигезли, энилэргэ генэ бик кыен,бик кызганам. Минем энием килен белэн 36 ел тату яшэделэр.Эни дэ бик сабыр иде,килен дэ. 84 яшендэ эниебез бакыйлыкка кучте. Бала караган кебек карады эниебезне. Узенен дэ киленнэре эни дип улеп торалар.Бар киленнэр дэ шулай булсыннар иде дэ бит...Туган көнгә бөтен гаиләсе җыела алмый. Бер улы килсә, икенчесе килми...
-
27 март 2023 - 09:55Без имениСабыр итегез,сабыр тобе сары алтын,дилэр... Бу очракта сабыр итэргэ кирэкмэгэндер бэлки..Авыл жирендэ кешедэн яхшы тугел дилэр,кара каннарын йота-йота яшилэр кайберлэре.Татар хатыны нилэр курми диясе генэ кала...“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 22:06Без имениБездэ киресенсэ эйтэлэр ,чит илдэ олтан булып яшэгэнче уз илендэ солтан булып яшисен дилэр.Себер чит ил тугел,чит жир.Мэсэлэн ,авылда туып усеп,чит жирлэргэ чыгып китеп топлэнде дилэр.Узе сине сагындым,синсез яши алмаем дигэн,узе яраткан кызынын укып беткэнен котмэгэн.Отпуск булгандыр бит,кайтып эти энисенэ кулын сорарга да бармаган.Эти эниседэ ,егет чакырганга укып бетмэгэн кызны жибэрэ алмый бит.Монда егет карар кылмаган,яраткан кызын югалтырга курыкмаган,хатларда сирэгэеп туктаган.Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.91305
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.213401
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.642701
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитмиБездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.12001
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...109501
-
22 март 2023 - 08:34Билбаулы көрәш буенча Россия Кубогы нәтиҗәләре. Татарстан - беренче! Узган ял көннәрендә Алабугада билбаулы көрәш буенча Россия Кубогына ярышлар узган. Татарстан командасы беренче урынны яулаган. Шәхси беренчелектә кемнәр җиңүгә ирешкән?154400
-
22 март 2023 - 09:15"Әлегә мая туплагыз": йолдызнамә (22-29 март) Алдыгызга көчегез җитәрдәй бурычлар гына куегыз. Бөтен эшне үз җилкәгезгә генә өймәгез. Эшне бераз бүтәннәргә дә “аударырга” өйрәнегез. Шул вакытта эшегезне дә тиз арада төгәлләрсез, ял итәргә дә вакытгыз калыр.171500
-
22 март 2023 - 09:19Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате Бүген, кояш баеганнан соң, Рамазан ае керә. Сезне ихластан сагынып көтеп алынган изге ай җитүе белән тәбриклим! Аллаһыга мең шөкер, безгә аны кабат каршы алу бәхетенә ирешергә насыйп булды!209103
-
22 март 2023 - 10:39Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска) Туганыбыз бик тә үтенеп кунакка чакыргач, хатыным белән шәһәргә кузгалдык. Үзебез белән күчтәнәчкә, эченә җимешләр, алмалар, лимоннар тутырып пешерелгән каз һәм бер чиләк күкәй алдык.119618
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика