16+

Арчада ярыш тәмам. Көчлеләр җиңде

Бүген республиканың күп кенә районнарында көрәш буенча район беренчелекләре уза. Шундыйларның берсе Арча районында да узды.

Арчада ярыш тәмам. Көчлеләр җиңде

Бүген республиканың күп кенә районнарында көрәш буенча район беренчелекләре уза. Шундыйларның берсе Арча районында да узды.

Арча районы башлыгы призларына узган ярышларда барлыгы 70тән артык көрәшче катнашкан. Ярышларны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев башлап җибәрде. "Хөрмәтле көрәшчеләр бик зур рәхмәт булганыгыз өчен, матур көрәш оештырганыгыз өчен," - дип, рәхмәт белдерде Илшат Нуриев. Бәйгене тамаша кылырга Казаннан да кунаклар кайткан иде. "Арск-информ" хәбәр иткәнчә, Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, халыкара категорияле судья Рәфкать Җәләев кунак буларак катнашканнар. Марсель Таһиров Казан арты Арчаның заманында көрәшчеләре белән дан тотканын сөйләде һәм өч көрәшчегә истәлекле бүләкләр тапшырды. Урта Сәрдәдән Гомәр Гәрәев, Арчадан Шәйдулла Сәләхов һәм Фәнис Зарипов әлеге бүләкләрне алу бәхетенә иреште.

Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, үз авырлыкларында түбәндәге көрәшчеләр җиңү яулаган:

60 кг
1. Ахметгалиев Салават (Кырлай)
2. Сафиуллин Ирек (Н.Кинерь)
3. Тазетдинов Динарис (АПК)

65 кг
1. Хасанов Рамиль (Иске Чүриле)
2. Муратов Ильнур (Игенче)
3. Маннанов Альфис (АПК)

70 кг
1. Зиннатуллин Даиль (АПК)
2. Абдуллин Денис (Кырлай)
3.Аглиуллин Рамиль (Игенче)

75 кг
1.Хакимзянов Рамиль (СШ «Арча»)
2. Гасимов Азат (Кырлай)
3. Нурисламов Раниф (Ак Барс)

80 кг
1. Фазылзянов Ильшат (Кырлай)
2. Маннанов Фангиз (Кырлай)
3. Галиев Раис (Игенче)

85 кг
1. Аглиуллин Дамир (Игенче)
2. Мубаракшин Инсаф (АПК)
3. Салахутдинов Ралиф (Кырлай)

90
1.Гарипов Анис (Кырлай)
2.Габидуллин Насим (Масра)
3. Ашрапов Раниль (АПК)

100 кг
1. Идиатов Ильшат (СШ «АРЧА»)
2. Шакиров Динар (Игенче)
3. Шамсутдинов Ранис (Игенче)

130 кг
1.Гайнутдинов Ильнар(Кырлай)
2.Хабибуллин Ильнар(Сарай Чекурча)
3.Галиуллин Ильмир (Игенче)

130 кг.нан авыррак.
1. Ситдиков Альберт (Кишет)
2. Зайнуллин Ильнур (Арча)
3. Рахимов Фаиль (Кырлай)

Командалар беренчелегендә: 1 урында - Агрофирма «Кырлай», 2 урында - "Игенче" (Наласа), 3 урында Арча педогогия көллияте командалары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading