16+

Мондый печән мүлчәләргә дә, ачытып сибәргә дә кулай

Безнең төбәктәге табигый климат шартлары азык-төлек җитештерүчеләр, шул исәптән, бакчачылар өчен елдан-ел тотрыксызлана бара.

Мондый печән мүлчәләргә дә, ачытып сибәргә дә кулай

Безнең төбәктәге табигый климат шартлары азык-төлек җитештерүчеләр, шул исәптән, бакчачылар өчен елдан-ел тотрыксызлана бара.

Көзе – яңгырларсыз, кышы – кышка охшамаган: җылы һәм карсыз. 

Узган елда апрель азагында көндезге һава температурасы җәй уртасындагы кебек кызу булды, май азагында гаять көчле кыраулар төшеп, слива, чия, алмагач, грушаларның чәчәкләре бозланып катып харап булды, чуклы җимешләре яралган карлыганнар каралып коелды. Июньдә түтәлләрдә мөлдерәп үсеп утырган яшелчә, басудагы бәрәңге сабаклары өшегән еллар булды. Икешәр ай бер тамчы яңгыр төшмәгән җәйләр хафага сала, ява башласа, өчәр атна туктый белмәгән көчле яңгырлар хәләл хезмәт җимешләребезнең шактый зур өлешен черетеп харап итә. Ничек кенә булмасын, җир кешесе өметен өзми,  максатыннан артка чигенми. Бакчачылар сукранмый, зарланмый, өметсезлеккә бирелеп, кул кушырып утырмый.

Кишәрлекләрендә мул уңыш үстереп алу өчен, кадерле вакытын, акыл һәм физик көчен кызганмыйча, җан тырмашып таңнан төнгәчә тырыш хезмәт куя. Ил табынын баетуга, ел әйләнәсе гаиләсенең тамагын туйдыруга юнәлдерергән изге максатларына ирешү өчен, нәрсәләр генә уйлап тапмыйлар! Кадерләп үстерелүче чәчәкләрен, декоратив үсемлекләрен, яшелчәләрен, җимеш бирүче агач-куакларын озакка сузылган корылыкның аянычлы нәтиҗәләреннән, әрсез чүп үләннәре басып алудан, туфракта кышлаучы ачтамаклы корткычлар һөҗүменнән коткару, туфрак эрозиясен булдырмау, температура кискен үзгәреп торганда, тамырларны пешүдән, өшүдән саклап калу максатыннан кулланылучы бик үтемле ысул – мүлчәләүне генә карап үтик. Җир өслеген материал белән каплау процедурасы дым саклау өчен дә кулай. Үзем яратып куллана торган материалларны санап үтәм: салам, көзге яфраклар, чабылган печән һәм чүп үләннәре – боларны кипшендереп  кулланам, мүк, торф, пычкы чүбе, йомычка, ылыс, агач кайрысы, черемә, компост, картон, мешковина, иске чүпрәкләр, полиэтилен пленка, төрле тыгызлыктагы тукылмаган материаллар. 

Боларның кайсын, кайчан, кайда куллануның үз тәртибе бар. Әйтик, түтәлләрне кышка каршы әзерләп калдырган вакытта, бакча  җиләклекләремнең өстенә калын итеп кипкән сары яфраклар  таратып чыгам,  кар эрүгә тырмалап алам. Җиләкләрем чәчәккә бөреләнгән мәлдә урманнан коелган ылыс җыеп кайтып, рәт араларына, куакчык асларына калын итеп түшибез. Ылыс фитонцидлары корткычларны куркытып качыра, гөмбәчекләргә үрчергә ирек бирми. Дым яхшы саклана, туфракка тиеп тормагач, җиләкләр череми. Лайлачлар, башка төрле корткычлар чәнечкеле ылыс белән мүлчәләнгән җиләклеккә керми. Кышка каршы чәчеп, утыртып  калдырылган яшелчә түтәлләрен черемә белән мүлчәләү отышлы. Язын бу мүлчә аша суган-сарымсакларым, кишерләрем бик җиңел тишелеп чыга, ашлама җәй буена үсемлекләрне тукландырып, череп-таркалып ята, дым саклый.

Кура җиләге, карлыган, крыжовник, боярышник,  кара миләш, балан, кумберленд, чия, слива кебек җимеш куакларының, алмагачларның, грушаларның тамырлары кышкы суыкларда туңмасын өчен, кара көздә  асларына шактый калын итеп ярым черегән тирес таратып чыгабыз. Аграр технология таләпләрен тиешенчә һәм дөрес итеп үтәсәк, яз көне без бу мүлчәне тырнап алып, яңасын таратырга тиешбез. Беркемне дә алдыйсым килми, иске мүлчәм күп чакта урынында ятып кала. Агач төпләрен язын җиңелчә йомшартканда, минераллар белән ашлаганда, мүлчә беркадәр  туфрак белән катнаштырыла. Җәй буе агач-куакларымны тукландырып, дым саклап тора.

Карлыган, кура җиләгене, чиянең корткычлары көздән туфракка йомырка салып калдыра. Язын куак төпләренә кат- кат картон җәеп куйсак, туфракта кышлаган корткычларның курчаклары өскә чыга алмыйча, һәлак булачак. Чүп үләннәренең орлыклары шытып чыкмаячак. Көздән туфракны әйләндереп казып калдырсак, корткычларның  шактые кышкы салкында  кырылачак, көпшәкләнгән җир язгы суларны әйбәтрәк сеңдерәчәк. Һәр елны бакчада кар тоту өчен, көздән киселгән эре ботаклар, пластик каплар, агач әрҗәләр таратып чыгам, иртә язда җыеп алам. Бушаган бер түтәлгә сидерат чәчә барам. Яңа утыртылган җиләк түтәлләренә шуларның орлыкларын  сибеп җибәрәм. Мин бу төрдәге “тере” мүлчәне көздән урып алмыйм, сидерат тамырлары җирне ашлый, зарарсызландыра, минералларга баета. Сабаклары кар тота. Кар эрегәч, тырмалап алу бик җиңел. 

Тәҗрибәм җитеп бетмәгән чагымда, кызу җәйге челләдә кырдан күп итеп печән алып кайтып, кыяр, кабакчык, кабак түтәлләренә, теплицаларымдагы томат, борыч, баклажан  араларына тараткан идем. Орлыклары коелып, дәррәү тишелеп чыгып,  өстәмә  зур мәшәкать ясадылар. Авыз бер пешкәч, өреп кабасың икән. Хәзер яшел үләннең орлыгы булмаганын гына чабып алабыз, орлыклы чүп үләннәрен компостка салып куеп, берничә ел черетәбез. Күксегән печәндә үсемлекләр сәламәтлеге өчен бик кирәкле махсус таякчыклар (сенные палочки) бар. Мондый печән мүлчәләргә дә, ачытып сибәргә дә кулай. Чәчәклеккә корыган агач кайрысы, озак ятып каралган пычкы чүбе сибү отышлы. Мозаика сыман кайрылы мүлчә аеруча матур булып күренә. Туфрак тыгыз балчыксыл яки комсу булса, аны торф белән мүлчәләү отышлы.

Дым саклана. Авыр туфрак һава һәм су үткәрүчәнгә әверелә, яңгырдан соң, җир өсте тораташ катып китми. Минераль ашламалар катнаштырылган торф белән мүлчәләгәч, комсу туфракның  структурасы яхшыра, җирнең уңдырыршлылыгы арта. Кара көздә бакчага салам таратып калдыру аеруча отышлы. Шәхсән үзем казылмаган түтәлгә орлык бәрәңгеләрне тезеп чыккач, өстен калын итеп салам белән мүлчәләп,  бер көздә әйбәт уңыш җыеп алганым булды. Яз көне яңа чәчелгән кишер, шалкан, редис, тәмләткеч үләннәр түтәлләрен, дым саклау нәни үсемлекләр тишелеп чыкканчы, тукылмаган материал белән каплап торам. Рассаданы ачык грунтка чыгарып утырткач, яки уңыш өлгереп җиткән мәлдә көчле кыраулар төшүе көтелсә, пленкалар, тукылмаган материаллар, мешковиналар, кирәксез чүпрәк- чапраклар, картон каплар  эшкә җигелә.  

ХәмидәГарипова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading