16+

Күренекле актриса Флера Хәмитова вафат

Татарстан АССРның атказанган артисты, педагог Флера Хәмитова вафат. Флера Харис кызына 89 яшь иде.

Татарстан АССРның атказанган артисты, педагог Флера Хәмитова вафат. Флера Харис кызына 89 яшь иде.

«Хәбәрне кызы Чулпан әйтте. Соңгы көннәрен бик авырды инде», диде Инсаф Абдулла «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Флера Хәмитова Мәскәүдә Щепкин училищесын тәмамлап 1961 елдан 1985 елга кадәр Камал театры артисты булган. Аннары Казан дәүләт мәдәният институты укытучысы.
«Зәңгәр шәл»дә Мәйсәрә, «Сүнгән йолдызлар»ла Сәрвәр рольләрен башкарган җырчы актриса.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading