16+

Чемпионатка күп калмады

24 июль-9 август көннәрендә узачак Спортның су төрләре буенча XVI ФИНА дөнья чемпионатында катнашучыларга дүрт төрле кухня тәкъдим ителәчәк. Европа кухнясы - 31, рус/милли (татар) кухня - 20, Азия кухнясы- 22, хәләл кухня- 9, вегетариан кухня 17,4 процентны тәшкил итә. У зган атнада Казанда ФИНА Халыкара йөзү феде­ра­ция­сенең генераль секретаре...

24 июль-9 август көннәрендә узачак Спортның су төрләре буенча XVI ФИНА дөнья чемпионатында катнашучыларга дүрт төрле кухня тәкъдим ителәчәк. Европа кухнясы - 31, рус/милли (татар) кухня - 20, Азия кухнясы- 22, хәләл кухня- 9, вегетариан кухня 17,4 процентны тәшкил итә.
У зган атнада Казанда ФИНА Халыкара йөзү феде­ра­ция­сенең генераль секретаре һәм башкарма директоры Корнель Маркулескуга, Суга сикерүләр буенча дөнья сериясе ярышларында катнашучы илләрнең милли спорт федерацияләре җитәкчеләренә дөнья чемпионаты спортчыларын тук­ландыру концепциясен тәкъдим иттеләр.
Ресторан тәүлек буе диярлек: иртәнге 5.30 сәгатьтән төн уртасына кадәр эшләр дип көтелә. Теге яки бу төр физик йөкләмәләр буенча билгеләнгән нормаларга ярашлы рәвештә, һәр спортчыга көнгә 4,5 килограмм ризык каралган.
- Без менюны соңгы елларда Казанда узган ярыш­лар тәҗрибәсеннән чыгып әзерләдек, Универсиадага әзерлек вакытында туплаган белемнәребезгә таяндык, - ди Туклану һәм урнаш­тыру эшләрен оештыру дирекция­се башлыгы урынбасары Тимур Солтанбәков.
Волонтерларны тук­ландыруга килгәндә, 2500 волонтер өчен 61 меңгә якын ланч-бокс әзерләнәчәк, бу ланч-боксларга ит, балык ризыклары, шулай ук вегетариан ашамлыклар кертеләчәк. Ярышлар узачак корылмаларда исә тамашачылар өчен ваклап сату нокталары билгеләнгән. Андагы ассортимент исемлегенә салкын һәм кайнар кабымлыклар, милли камыр ризыклары, снэклар һәм эчемлекләр керәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading