16+

Джиу-джитсу «хулиган» малайларны да тәртипкә утырта

Казанда көрәш бәйгесендә 1352 спортчы катнашты.

Джиу-джитсу «хулиган» малайларны да тәртипкә утырта

Казанда көрәш бәйгесендә 1352 спортчы катнашты.

Татарстан башкаласында 10–11 октябрьдә «Ак Барс» Көрәш сараенда джиу-джитсу буенча дөнья чемпионаты булды.

Бәйгедә Россия, Төркия, Әзербайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Алжир, Беларусь, Бразилия, Корея, Грузия, Испания, Абхазия һәм Армения спортчылары катнашты. Бразилия джиу-джитсуы буенча чемпионатның суперкөрәшләрендә Россиянең дүрт командасы чыгыш ясады.

Җәмгыятькә файдалы бул!

— Барлык спортчыларга һәм оештыручыларга рәхмәт! Көрәш бәйрәме яраткан тренерыбыз Айрат Кәлимуллин истәлегенә багышланды. Ул бу эшне башлап җибәрде, Татарстан Республикасында джиу-джитсу федерациясен оештырды.

Хәдисләрдә әйтелгәнчә, көчле мөэмин зәгыйфь мөэминнән яхшырак. Биредә сүз рухи ныклык турында гына түгел, физик яктан көчле булу турында да бара. Кешеләргә күбрәк файда китерүче кеше — сезнең арада иң яхшысы. Казанга кабат килүегезне көтәбез! — дип, «Ак Барс» Көрәш сараендагы спортчыларга һәм тамашачыларга мөрәҗәгать итте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

— Казан халыкара спорт чараларын югары дәрәҗәдә үткәрә. Дөньядагы сәяси вазгыять тынычлангач, Россиягә тагын да күбрәк спортчы килер әле, — диде джиу-джитсу буенча TWWBJJ Россия лигасы президенты Тамраз Бахышов.

Спорт. фото автора

Аллаһы Тәгаләнең фатихасыдыр

— Ирем Айрат Кәлимуллин истәлегенә шундый матур спорт бәйрәме үткәрелгәне өчен, беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт! Бу — Аллаһы Тәгаләнең фатихасыдыр. Әлбәттә, Татарстан Диния нәзарәтенә, Россиянең джиу-джитсу лигасына да рәхмәт!

Айрат джиу-джитсу белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә шөгыльләнергә өйрәнеп кайтты. Казанның Отрадная урамындагы спорт мәктәбендә түгәрәк алып барды. Урамда тәртипсезләнеп йөргән малайларны да күреп алып, джиу-джитсу түгәрәгенә чакыра иде. Шактый үсмерне туры юлга бастырды ул. Ирем Айратның «Тәртипле яшәргә кирәк!» дигән сүзләрен мин дә кабатлап әйтәм. Яшьләр спорт белән шөгыльләнсен, — диде мөслимә Диләрә Кәлимуллина.

Саубуллашканда Диләрә Кәлимуллина:

— Моңа кадәр миннән бер журналистның да әңгәмә алганы булмады, сез — беренче. «Шәһри Казан» газетасын укып барам, — диде.

Спорт. фото автора

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading