16+

Казанда исерек 15 яшьлек яшүсмер машина белән хатын-кызны бәрдереп үтергән

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң яшүсмер авария урыныннан киткән. Алкотектор аның организмында алкоголь булуын күрсәткән.

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң яшүсмер авария урыныннан киткән. Алкотектор аның организмында алкоголь булуын күрсәткән.

Казанда 15 яшьлек мәктәп укучысы идарә иткән автомобиль 35 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Җәяүле алган җәрәхәтләреннән ашыгыч ярдәм килгәнче үк вафат булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Фаҗига 11 октябрьдә кичке сәгать 9лар тирәсендә Карагандинская урамында булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, «ВАЗ-2114» автомобилен йөртүче тиешле тизлекне арттырган һәм юл кырыеннан үзе белән бер юнәлештә барган хатын-кызны бәрдергән.

Һәлакәттән соң яшүсмер машинаны ташлап киткән. Соңрак ул әти-әнисе белән авария урынына кире кайткан.

Алкотектор 0,430 мг/л күрсәткән

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, яшүсмерне законлы вәкилләре катнашында «Алкотектор» приборы белән тикшергәннәр. Нәтиҗә 0,430 мг/л тәшкил иткән.

Яшүсмер автомобиль белән үзе идарә итүен таныган. Аның машина йөртү таныклыгы булмаган.

Балигъ булмаган балага карата транспорт чарасын идарә итү хокукыннан башка йөртү һәм юл-транспорт һәлакәте урынын калдыру белән бәйле административ эшләр кузгатылган. Шулай ук җинаять эше ачылган.

Чыганак: Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading