4. Кайсы судья бер матчта 2 гол кертә?
Шундый да вакыйгалар була бит! Беренче очракта аның аягына тиеп капка эченә кереп утыра, ә икенчесендә башына тия. Арбитрның бәхете бар икән, ул ике командага да гол кертә, шуңа күрә аны әллә ни ачуланмыйлар. Әле җитмәсә, уенда «дуслык җиңә».
5. Футбол тарихында иң озакка сузылган уен - 36 сәгать дәвам иткән.
Бу матч 2009 елның 11-12 апрельләрендә Англиядә узган. Монда «Лидс Беджерс» һәм Бристольск футбол академиясенең җыелма командалары катнашкан.
6. Нинди матчта 540 гол кертелгән?
Бишенче бүлектә язылган футбол матчында 540 гол керткәннәр! Ә матч үзе 255-285 исәбе белән бетә.
7. Кем бер матч вакытында 75 гол кертә алган?
Шул ук уен вакытында Адам Макфи, Лидс Беджерс өчен уйный торган футболчы 75 гол кертә.
8. Кем бер матч вакытында үзенең капкасына 3 гол керткән?
Белгия футболчысы Стэн ван ден Байс 1995-96 сезонының «Жерминаль Экерен» һәм «Андерлехт» матчында үз-үзенә 3 гол кертә. Бу рекордны беркем дә уза алмады әле. «Андерлехт» 3:2 исәбе белән мөстәкыйль рәвештә бер гол да кертә алмыйча җиңә.
Комментарийлар