16+

Футбол клублары лотереядан да керем алачак

Футбол системасына лотерея кире әйләнеп кайта. «Бөтенроссия футбол лотереясы» проекты Россия премьер-лигасындагы клублар казналарын билгеле бер күләмдә тулыландыруга хезмәт итәчәк. Инде клублар җыелышларында хупланган бу проектка ноябрь аенда старт биреләчәк. Үзәк басмаларның берсенә биргән интервьюларында бу хакта Россия футболы премьер-лигасы башлыгы Сергей Прядкин белән Россия букмекерлары милли ассоциациясе президенты Олег...

Футбол системасына лотерея кире әйләнеп кайта. «Бөтенроссия футбол лотереясы» проекты Россия премьер-лигасындагы клублар казналарын билгеле бер күләмдә тулыландыруга хезмәт итәчәк. Инде клублар җыелышларында хупланган бу проектка ноябрь аенда старт биреләчәк. Үзәк басмаларның берсенә биргән интервьюларында бу хакта Россия футболы премьер-лигасы башлыгы Сергей Прядкин белән Россия букмекерлары милли ассоциациясе президенты Олег Журавский хәбәр итте. Шул әңгәмәнең кыскартылган вариантын «ШК» укучылары игътибарына тәкъдим итәбез.
- Якын көннәрдә клублар белән тагын бер тапкыр очрашып, алар арасында лотереядан алыначак керемне бүлү схемасын караячакбыз. Аларга лотерея билетларын сатудан алынган керемнең 10 проценты җибәреләчәк. Бу акчаларны алар балалар-үсмерләр футболын үстерүгә тотар дип уйлыйбыз. Акчаларның «очраклы» гына башка максатларга сарыф ителүенә юл куймас өчен, тулы контроль урнаштырылачак.
- Лотерея билетларын сатудан алынган керем клублар арасында тигез бүленәчәкме?
- Әле бу хакта фикер алышулар дәвам итә. Барлык якларны да канәгатьләндерерлек схема булдырырга тырышабыз.
- «Бөтенроссия футбол лотереясы» проекты вакытлар үтү белән премьер-лига клублары өчен яхшы гына өстәмә акча эшләү юлына әйләнеп китә алачакмы?
РФ кануннары стадионнарда күчмә букмекерлык нокталарын файдалануны тыйганнан соң, бу бушлыкны ничек тутырырга соң, дип баш ваттык. Җанатарларның күбесе бик азартлы кешеләр бит. Нәтиҗәдә, лотерея уздырачак яңа компания оештырырга булдык. Якындагы 5 ел дәвамында без Россия футбол премьер-лигасы аша клубларга 160 млн сум юнәлдерергә ниятлибез. Бу - гарантияләнгән минималь сумма. Аның күләме зуррак булыр дип уйлыйбыз. Лотереяның популярлыгы совет чорында танылган «Спринт»тан ким булмаска тиеш. Бер билетның бәясе 20 сумнан 100 сумга кадәр булачак. Билетлар «Бөтенроссия футбол лотереясы», «Суперкубок», «Алтын счет», «Сезон Кубогы», «Алтын туп» дигән категорияләргә бүленәчәк һәм һәркайсының үз бәясе булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading