16+

Хосеп Гвардиола: «Дүрт ел вакыт тренер өчен мәңгелеккә тиң»

Гвардиола һәм «Барселона». Бербөтен брендны тәшкил иткән бу ике исемне бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел иде. Тик бер нәрсә дә мәңгелек түгел шул. Пеп «Барса»дан китә. Берничә көн элек бу хакта рәсми рәвештә хәбәр ителде. Клуб һәм тренерның уртак карары нигезендә, Гвардиола белән яңа килешү төзелмәячәк. Ул үзе моннан баш...

Хосеп Гвардиола: «Дүрт ел вакыт тренер өчен мәңгелеккә тиң»

Гвардиола һәм «Барселона». Бербөтен брендны тәшкил иткән бу ике исемне бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел иде. Тик бер нәрсә дә мәңгелек түгел шул. Пеп «Барса»дан китә. Берничә көн элек бу хакта рәсми рәвештә хәбәр ителде. Клуб һәм тренерның уртак карары нигезендә, Гвардиола белән яңа килешү төзелмәячәк. Ул үзе моннан баш...

Гвардиола һәм «Барселона». Бербөтен брендны тәшкил иткән бу ике исемне бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел иде. Тик бер нәрсә дә мәңгелек түгел шул. Пеп «Барса»дан китә. Берничә көн элек бу хакта рәсми рәвештә хәбәр ителде. Клуб һәм тренерның уртак карары нигезендә, Гвардиола белән яңа килешү төзелмәячәк. Ул үзе моннан баш тарткан. Заманыбызның иң уңышлы һәм талантлы тренерларының берсе булган Гвардиоланың бу сезон тәмамлангач Каталония клубыннан китәчәге турында сүзләр берничә ай элегрәк тә йөргән иде. Ник дигәндә, җәен аның гамәлдәге бер еллык контракты төгәлләнә. Гвардиола Англия чемпионаты клубларының берсен җитәкләячәк дигән фаразлар да булды. Тик күңел барыбер ышанып җитмәгән иде...
«Барселона» Хосеп Гвардиола өчен уенчы буларак та, тренер буларак та зур тәҗрибә мәктәбе булды. Аның уенчы һәм тренерлык карьерасындагы зур уңышлары нәкъ менә Каталония клубы белән бәйле.
Туган клубыннан китү карарына килү аңа җиңел бирелмәгән. Гвардиола рәсми белдерү ясаганда: «Мине аңлауларын телим: бу минем өчен җиңел карар булмады. «Барселона»дан гел югары нәтиҗәләр таләп итәләр, шуңа һәрвакыт кыска вакытлы - берәр еллык килешүләр төзергә омтылдым. Дүрт ел вакыт - тренер өчен мәңгелеккә тиң. Декабрь башында ук клуб президентына «Барселона»лы чорым ахырына якынлашуын җиткергән идем. Шушы дүрт ел эчендә мин нык арыдым. Мин биредә инде үз бурычымны үтәдем дип саныйм. Яңа тренер командага хәзер мин булдыра алмаган әйберләрне бирергә сәләтле», - дип ассызыклады. Гвардиола үз урынында лаеклы алмаш калдыра. «Барселона»ның яңа баш остазы Гвардиоланың хәзерге ярдәмчесе, үзе дә кайчандыр Каталония клубы ярымсакчысы булган Тито Виланова булачак. Пепны Англия, Италия клубларына «кодалауларына» карамастан, ул әлегә беркадәр вакыт футболдан ял итәргә карар кылган. Бөтен үрләргә берьюлы ирешкәннән соң, күрәсең, аңа күңелендәге эмоциональ бушлыкны тутыру өчен вакыт кирәктер.
41 яшьлек белгеч киләчәктә башка клубларда тренерлык итә калганда да, ул «Барса» уенчылары, җитәкчеләре, җанатарлары өчен генә түгел, барлык футбол сөючеләр күңеленә «Барселона»ның алтын чорын тәэмин иткән тренер булып кереп калачак. Ул клуб тарихында иң уңышлы тренер гына түгел, уникаль, югары дәрәҗәдәге стильле команда туплый алган белгеч тә. Каталония футбол мәктәбендә тәрбияләнгән, үз вакытында «Барселона»ның капитаны булган Гвардиола туган клубына тренер буларак 2008 елда әйләнеп кайткан иде. Шушы дүрт ел эчендә ул Каталония клубы белән төрле дәрәҗәдәге 13 титул яулады. Өч тапкыр Испания чемпионы булды, бер тапкыр Испания кубогын һәм ике тапкыр Испания Суперкубогын, Континентара кубок яулады, Европа футболындагы иң дәрәҗәле турнир - Чемпионнар лигасын ике тапкыр отты, ике тапкыр УЕФАның Суперкубогын яулады һәм футбол клублары арасында узган дөнья беренчелегендә чемпион булды. Шушы фонда бу сезонның «Барса» өчен бик үк уңышлы булмавы ачык күренә. Ул Чемпионнар лигасы ярышларының ярымфинал этабыннан уза алмады, ил чемпионатында икенче урын белән генә канәгатьләнер, мөгаен. Шулай да Гвардиоланың «Барса»дагы ахыргы сезонын 14 нче титул белән тәмамларга шанслары бар әле. Моның өчен аларга Испания кубогын отарга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading