4 үлчәү авырлыгында үткән бәйгедә Татарстан егетләренең барысы да финалга чыкты. Дөрес, ике көрәшчебезгә генә чемпион калырга насыйп булды. Россия җыелмасы составында чыгыш ясаган Алексей Абрамов белән Радик Сәлахов матур алымнар белән көндәшләрен җиңеп беренче урынны яуласалар, Динар Кәримуллин белән Азат Габдрәшитовка тулы бәхет өчен аз гына җитмәде. Алар икенче урында. Котлыйбыз!
Әлегә Күчмә халыклар уеннарында Россия җыелма командасында чыгыш ясаучы Татарстан спортчыларының барлык спорт төрләре буенча 4 алтын, 4 көмеш, 9 бронза медаль бар.
Комментарийлар