16+

“Илфат түгел, “трактор”! Рәттән “ура” иде”

«Рәттән җиңеп йөрде бит. Тартып кына китерә иде дә, күтәреп тә ата иде», диләр дуслары мәрхүм Илфат абый Әнвәров турында.

“Илфат түгел, “трактор”! Рәттән “ура” иде”

«Рәттән җиңеп йөрде бит. Тартып кына китерә иде дә, күтәреп тә ата иде», диләр дуслары мәрхүм Илфат абый Әнвәров турында.

Актаныштан Әнвәровлар оештырасы турнир турында хәбәр алгач, яңгыр, салкын, Казаннан ерак дип тормадым, ике дә уйламыйча, юлга кузгалдым. Ярыш узды, үзем бүген дә шундагы көрәшне, көрәшчеләрне, матур мизгелләрне уйлап йөрим әле. Чын көрәш бәйрәме булды ул: кызык, ихлас, истәлекле! Бер көндә 750 чакрымга якын ара узу сизелмәде кебек. Җырлап кына үттем, диярлек булды ул Казан-Актаныш-Казан юллары. 

“Без әткәйнең биш баласы булдык”
Турнир 15 ноябрьдә Актанышның күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, герой-шагыйрь Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Зәки улы Әнвәров истәлегенә оештырылды. “Батыр” спорткомплексында 186 бала катнашты.  
— Быел турнир XI тапкыр уздырыла. Географиясе үсә. Катнашучы балалар да саны да, килгән районнар да арта бара. Без моның өчен бик шатланабыз, — дип белдерде Тәүфыйк Әнвәров ачылыш тантанасында. Чынлап та, күршедәге Башкортстанның Илеш, хәтта 300 чакрым ераклыкта урнашкан Миякә районнарыннан хәтле команда килгән иде. 

Көрәш бәйрәме сәбәпчесе — мәрхүм Илфат абый гомер буе колхозда эшләгән: тракторчы булган, техниканың ниндиенә утыртсалар, шунысын йөгәрләгән. Тормыш иптәше Вәфия апа белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр: 4 малай һәм бер кыз. Вәфия апага 75 яшь. Иске Әлемдә гомер итә. Балалары туган йортка гел килеп йөри, кайгыртып торалар үзен. Әнвәровларны туган якларының патриоты, дияргә дә була. Биш баладан өчесе (Илфир, Айнур, Шәфкать) гаиләләре белән Актанышта гомер итә. Тәүфыйк һәм Айгөлләре дә ерак китмәгән, Әлмәттә яшиләр. Биш бала әти-әниләрен 14 оныклы иткән. Алтысы — малай. Һәм шушы алты малай оныкның бүген дүртесе — көрәшче (Муса, Рамазан, Гадел һәм Салих) ! Аларны рәсми ярышларда еш күрәбез. Илфат абый, кызганыч, 63 яшендә бакыйлыкка китеп бара... 18 ноябрьдә 75 яше тулыр иде. Искә алуыбыз дога булып барып ирешсен. Арадан киткәненә 11 ел булган. Шул чордан балалары, әтиләренең якты истәлегенә дип, шушы турнирны оештыра. Башта ул район күләмендә генә уздырыла. Хәзер, үзегез күрәсез, дәрәҗәсе дә, масштабы да үсә, киңәя бара. Ачык турнир. Үлчәү категорияләренә дә балалар саны чикле түгел, 10 җыела икән — 10, 15 бала була икән — 15е дә көрәшә. Медаль, грамота, кубок, акчалата бүләкләр алып сөенеп кайтып китте балалар. Өстәмә бүләкләүләр дә булдырылды. “Иң яшь көрәшче”, “Иң матур алым” һәм “Җиңүгә омтылыш” номинацияләре буенча да җиңүчеләр билгеләнде. 11 чемпион арасында җирәбә дә уйнаттылар, акчалата бүләк куйдылар. Үз тырышлыклары белән оештыручыларга барысын да оештырып, ерып чыгарга да кирәк бит әле... Килгән тренерлар да, тамашачылар да рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
— Азнакайдан балалар белән өч машинага төялешеп килдек. Бик матур турнир! Быел дә шундый яхшы узды. Зур рәхмәт Әнвәровларга! — ди тренер, хөкемдар Айрат абый Миңнегалиев.            

— Әнвәровларга рәхмәттән башка сүз юк! Көрәш дип янып яши алар. Ел саен шундый матур көрәш бәйгесе уздыралар. Балаларны бик теләп алып киләбез. Җиңмәсәләр җиңмәсләр, килсеннәр, көрәшсеннәр, тәҗрибә җыйсыннар, башка команда көрәшчеләре белән күрешсеннәр, аралашсыннар, дибез. Алар шундый ярышларны көтеп кенә тора, канатланып кайталар. Спортзалда бикләнеп ятып кына балаларның көрәшкә күңелен әллә ни үстереп булмый, — дип белдерде Минзәлә районының көрәш буенча тренеры Рәмзил абый Бәдриев.

“Илфатка ачу килә иде...”
Көрәш бәйрәменә Илфат абыйның яшьлек дуслары да килгән иде. Сагынып искә алдылар. 
— Илфат белән танышканда, мин VII сыйныфны тәмамлаган идем. Ә аның армиядән кайткан вакыты, — дип сүз башлады Иске Байсарда туып үскән, бүгенге көндә Чаллыда гомер итүче Мирзасалих абый Ханипов. — Авырлыгым — 74 кг, буем 1,76 м булганга, мине бала-чагалар, үсмерләр янына көрәшергә кертмиләр иде. Гел олылар арасына керттеләр. Беренче тапкыр Илфат белән күрше Башкортстанның Илеш районына кергән Исәмәт авылында Сабантуйда көрәштек. Безгә Иске Байсарга 12 чакрым гына ул. Ел саен Илфат белән эләгә идем. Гел шулай туры килде.

— Ачу килә идеме, Мирзасалих абый?
— Ничек килмәсен инде (көлешәбез). Ул көчле, өстәвенә армиядән дә чыныгып кайткан. Рәттән җиңеп йөрде бит. Тартып кына китерә иде дә, күтәреп тә ата иде. 1982, 1983 елларда, ике ел рәттән “Минсельхоз” турнирын, ул чакта “Уңыш” дип йөртелә иде әле ул, отып, Россиягә чыкты, анысында да җиңде. Аңа ничек “трактор” димәсеннәр инде. Бу үзе тракторчы булып эшләгәненнән түгел, ә көчле булганга, рәттән “урып” барганына күрә шулай тагылды. 1971 елда танышкан чагыбызда “трактор” түгел иде әле ул. 1983 елдан соң ярышларга йөргәнен мин хәтерләмим. 

— Илфат абый ниндирәк кеше иде?
— Гадел, туры сүзле, аралашучан, шул ук вакытта юморга бай. Дөреслекне яратты. Бер вакыйга истә калган. Сабантуйда ота алмыйлар бит инде үзен. Кормаштан берәү: “Илфат, әгәр бу Сабантуйда мин җиңәм, дип теләк теләсәм, синең фикер нинди булыр?” — дип сорый икән. Бу инде, бирел миңа, сөйләшик, дигәннең матуррак яңгырашы гына. Бер тапкыр эндәшмәгәч: “Ничек уйлыйсың?” — дип кабат сорый бу. 

— Илфат абый нәрсә диде соң?
— “Соң, әйбәт фикер, әйбәт. Әмма көрәшергә туры килер барыбер”, — диде. Шушы кыска бер җөмләсеннән барысы да аңлашылды. Көрәштеләр. Билгеле инде, Илфат Әнвәров отып чыкты. Менә шундый кеше иде ул. Иртә китте... Әмма үзеннән соң зур эз калдырды. Балалары, оныклары мәйдан тота! Көрәш үсешенә керткән өлешләре санап бетергесез. Соңгы өч елда ярышларга әллә ни йөргәнем юк. Бу турнирга бик теләп, сагынып киләм. Менә кагыйдәләр буенча гына кайчак аңлашылып бетми. Без көрәшкәндә болай түгел иде. Әллә ниләр үзгәртеп бетергәннәр, — дип уртаклашты Мирзасалих абый. 

“300 чакрым килүебез юкка түгел!”
Турнирда, алда язылганча, Актаныш, Азнакай, Әлмәт, Зәй, Минзәлә, Мөслим һәм Башкортстанның Илеш, Миякә районнарыннан балалар катнашты. Бик матур көрәштеләр. Балаларның барысы да тырыш, берсен икенчесеннән аерып куясы килми. Шулай да, Башкортстанның Миякә командасын кыскача да булса да аерым телгә алып узыйм әле. Ике машина белән 300 чакрым ераклыктан килгәннәр. Команда балалары барысы да бертөрле футболкадан, әллә кайдан аерылып торалар. Аеруча кечкенә Имран Зәйнетдинов тамашачы күңелендә калды. Ул 25 кгда чыгыш ясады. Буе белән дә көндәшләреннән кечкенә генә иде. Шундый нык каршы торды. Үзен келәмдә стажлы, профессиональ спортчылар кебек тота. Җиңгәч, матур итеп сөлгесен тапшырып, хөкемдарлар белән кабат күрешеп,  матур итеп сальто да ясады. Бөтен зал белән алкышладык аны. Көрәш бәйрәменә Имранның шушы мизгелләре аеруча ямь өстәде. I сыйныфта укый икән, 7 яшь. Моңа хәтле ирекле көрәш буенча да кубок алган булган. Актаныштан да кубок белән кайтып китте.   
— Бигрәк матур чыгыш ясадың, Имран! Күз тимәсен! Көндәшең зуррак та иде. Җиңәм дип ышандыңмы?
— Юк, апа, ышанмадым.    

— Сальтоны күптән ясыйсыңмы?
— Ике ел элек өйрәндем.

— Кем өйрәтте?     
— Атай (башкортча шулай матур итеп әйтә. — Л.Й.). Ул тренерым да.

— Кем әле ул?
— Айгиз абый, — дип кушылды Имран янындагы башка балалар. — Без барыбыз да сальто ясый беләбез. Тренерыбыз Айгиз абый өйрәтте. 

Шунда аңладым мин дә: Имран, Ислам Зәйнетдиновлар көрәшче, тренер, барыбызга да яхшы таныш Айгиз Зәйнетдиновның уллары икән бит! Чемпионнан чемпион туа. Айгиз команда балаларын җомга көнне Актанышка китереп, үлчәтеп, урнаштырып, ышанычлы кулларга калдырып, үзе Чаллыда узган  Татарстан мөфтияте кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча мөселман яшьләренең XVI Россиякүләм турнирына киткән. “Күңелем — балалар янында, үзем Чаллыда булдым. Хаҗга юллама отасы килә дә бит... Балаларымны уйлап, кайгыртып, көрәшем артык бармады. Аларга бик тә терәк буласым килде, — ди Айгиз. Ул Чаллыда үз авырлыгында чемпион булды. Миякәдә Айгиз түгәрәкләр алып бара, көрәш үссен өчен зур хезмәт куя. Аларның эшчәнлеге белән аерым таныштырырмын әле. Чемпионнарын, аеруча Имранны мактап әйткәч, күңеле тулды Айгизның. 22 кг авырлыгы белән 33 кг.лы көндәшләрен дә җиңгәне бар икән Имранның.  
— Оештыручы Әнвәровлар гаиләсенә шундый матур турнир белән балаларыбызны сөендерүләре, җылы каршы алулары өчен чын күңелдән рәхмәт! Ара ерак дип тормадык. Татарстанда узган ярышларга, кайда көчле көндәшләр, шунда балаларны алып килергә тырышабыз. Бу юлы да матур нәтиҗәләр белән кайтабыз. Шундый балалар тәрбияләп үстергәнебезгә шатланам, Аллаһка шөкер! — ди Айгиз. “300 км ара да арытмады. Килүебез юкка түгел. Это “стоило того”! — дип өстәде Фарух Ямалиев. Ул 70+ та чемпион булды. Башка ярышларда да күргәнем бар иде Фарухны. Бик көчле, өметле көрәшче!

Яшь, яңа көрәшчеләр белән танышуларга да, хис-тойгыларга да бай булды турнир. 
— Терәк булган, ярдәм кулы сузган барлык якыннарга, матур көрәш күрсәткән балаларга, аларны алып килгән тренерларына, әти-әниләренә, тамашачыга... — һәркемгә зур рәхмәт! Исән-имин булып, турнирны киләсе елларда да оештырырга язсын, шундый җылы очрашулар алда да насыйп булсын, — дип белдерде бертуган Әнвәровлар.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading